Логотип Магариф уку
Цитата:

Комсомолда тәрбияләнгәнгә шундый шул ул!

Комсомол һәм «Мәгариф» журналы – яшьтәшләр алар. Икесе дә – 1918 елгылар. Юк-юк, ялгыш шәрехләвем түгел. Алты орденлы Ленин комсомолы дәһшәтле 1918 елның 29 октябрендә оешкан булса, күренекле язучы һә...

Комсомол һәм «Мәгариф» журналы – яшьтәшләр алар. Икесе дә – 1918 елгылар. Юк-юк, ялгыш шәрехләвем түгел. Алты орденлы Ленин комсомолы дәһшәтле 1918 елның 29 октябрендә оешкан булса, күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов наширлегендә журналыбызның «Мәгариф» исеме белән чыга башлавы илдә комсомол төзелеп бер атна вакыт үткәч – 1918 елның 7 ноябреннән башлана.Ю.Гагаин исемендэге класс комсомол оешмасы походта


Замана җилләре ничек кенә үзгәрмәсен, тарих тарих булып кала. Чын тарих булган очракта, әлбәттә. «Мәгариф»ебезнең дәвамчысы булган «Совет мәктәбе» журналының моннан нәкъ илле ел элек булган – 1968 елгы төпләмәсе белән танышып утырам. Анда комсомолның һәм журналыбызның ярты гасырлык юбилейлары бик тә калку яктырту тапкан. Әйтик, аның сентябрь санында Алабугадан укытучы Д.Каюмованың тирән эчтәлекле «Дан сиңа, дан, комсомол!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль монтажы урын алган. Ә октябрь саны тышлыгының беренче бите үк бер төркем совет рәссамнарының «В.И.Ленин комсомолның III съездында чыгыш ясый» дигән бик тә мәгълүм картинасыннан фрагмент белән ачыла. Журналның бу санында урын алган «Ленин комсомолына 50 ел» дигән баш мәкаләдә комсомолның данлы үткән юлы ышандырырлык мисаллар белән бәян ителгән.


Шәт, чамалагансыздыр инде: «Совет мәктәбе»нең чираттагы ноябрь саны тулысы белән журналның 50 еллыгына багышланган. Ул котлаулар дисеңме, журналның үсеш баскычларын яктырткан язмалар, истәлекләр, актив авторлары белән таныштырулар дисезме!..Ю.Гагарин исемендэге комсомол оешмасы, 8 класс


Авторлар... Журналыбызның иң зур байлыгы, ныклы терәге алар. Моннан илле ел элек тә шулай булган, хәзер дә. «Мәгариф»ебезнең һәр санында 35 – 40 авторның язмасы – дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чара үрнәкләре урын ала. Актив авторларыбыз гына да ничаклы!  Шул бер гасыр эчендә  «Мәгариф» журналы да, ВЛКСМ да күпме кешегә тормыш мәктәбе, иҗат итү мәйданы булды шул! Бу язмам шундый авторларыбызның берсе – Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, мәктәп һәм студент еллары, яшьлеге Ленин комсомолы сафларында үткән Лидия Семен кызы Константинова-Пасыева хакында. Тумышы белән үк чын мәгънәсендә педагог, тәрбияче ул. Андыйлар хакында, яратып, ут борчагы, диләр. Алтынчы дистәсен вакласа да, сабыйлар күңеле, аларның уй-фикерләре, куаныч- шатлыклары белән яшәүдән тәм табучы изге җанлы зат инде ул! Педагогик стажы гына да өч дистә ел. Киңкырлы шәхес. Кирәк икән җырлый да, биергә дә өйрәтә, бәйрәмгә дип киемнәрен дә тегә, районның йөзек кашы саналган мәктәп театр түгәрәгендә дә укучылары белән мәш килә... (Шулай булмыйча?! Ул бит заманында комсомол мәктәбендә чыныгу алган кыз бит!) Укучылары алышына тора. Тик Лидия апалары һәркайсының иң яраткан укытучысы, икенче әниләре булып кала. Җырларда: «Эштә уңган, сүзгә булган комсомолка Гөлсара», – дип җырланса да, җитмеш җиде төрле һөнәргә ия булып, шул үзе белгән һөнәр нечкәлекләренең барысын да укучыларына өйрәтеп калдырудан ләззәт алып яшәсә дә, ай-һай үзе турында шапырынып, юкны бар итеп мактанып йөрү түгел, хәтта булган кадәрен дә сөйләргә яратмый шул. Артык тыйнак ханым ул Лидия Семен кызы. Үзен түгел, сыйныфтагы укучыларын үсендереп, хезмәттәшләрен канатландырып, авылдашларына изге гамәлләрен кылып яшәү – Лидиябезнең тормыш принцибы. Шуңа да комсомол мәктәбен узган язмабыз герое хакында аны белгән, аның белән аралашканнар сөйләсә, яхшырак булыр.


Марина МАРТЫНОВА, «Туганайлар» газетасы мөхәррире:


– «Туганайлар»ның быелгы һәм узган еллардагы төпләмәләрен актарам. Сан саен диярлек Лидия Константинова язмалары. Инде таныш булсалар да, укымыйча китеп булмый – яңадан йотлыгып укый башлыйсың...


Менә ул укыткан балаларның редакциягә юллаган язмалары. Ыру-тамырларын өйрәнгәннәре дә, туган төбәкләренә багышланганнары да, бабаларының Бөек Җиңүне якынайтуга керткән өлешләре хакындагылары да бар. Монда да Лидия биргән юнәлеш, фикер зирәклеге күренеп тора. Ничек боларның барысына да өлгерә икән ул?! Укытучының дәрес планы төзеп, дәфтәрләр тикшереп, әллә никадәр кәгазь тутырып утырганнан соң, үз-үзен карарга да вакыты калмый, югыйсә. Ә Лидия әнә иҗат итәргә дә өлгерә. Интернеттагы битенә берсеннән-берсе кызыклырак хәбәрләр, саллы-саллы фикерләр теркәп куя. Шунда ук гаҗәеп матур пейзаж күренешләрен сурәтләп, алар белән бәйле шигъри тәлгәшләр дә урнаштыра. Гаҗәп инде менә! Ходай аңа туганда ук шундый киңкырлы сәләт биргәнме, әллә күп нәрсәгә үз тырышлыгы белән ирешкәнме?


Марина ханым фикерләренә өстәп, шуны гына әйтәсем килә: Лидия ханым – чыннан да, коеп куйган журналист. «Туганай» газетасының гына түгел, Мамадышта чыга торган «Нократ» газетасының да һәм, әлбәттә, безнең «Мәгариф» журналының да каләм көчен яхшы тоемлый белгән, башкалар күңеленә үтеп керердәй актуаль язмалары белән иң еш сөендереп торучы авторыбыз. Тарих укытучысы буларак, көн кадагына суга торган темаларга алынып, үтемле тел белән язган ул аларның һәркайсын. Язмаларының исемнәре генә дә ни тора! Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне уңаеннан «Җир йөзендә сугыш булмасын!» (№2, 2009 ел), «Мәгариф» журналы оештырган «Бөек Җиңү кайтавазы» конкурсында I урынга лаек дип табылган «Сугыш язган язмышлар» дигән язмасы (№5, 2009 ел), Россиядә халык санын исәпкә алу кампаниясе уздырылуга нисбәтле «Без – бер милләт балалары» (№9, 2010 ел), Татарстанда Тукай елы уңаеннан «Яшьләр җыелган җирдә» (№3, 2011 ел), мәктәп театрларына ярдәм йөзеннән «Күңелле әкият» дигән пьеса (№10, 2011 ел), 1812 елгы Ватан сугышының 200 еллыгына багышлап, «Буыннардан-буыннарга күчә батырларның гомере җыр булып» дигән әдәби-музыкаль монтаж, «Мәгариф» журналының 100 еллыгы уңаеннан «Мең яшә, «Мәгариф» журналы!» дигән кичә үрнәге (№3, 2013 ел), Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең 55 еллыгы уңаеннан игълан ителгән иҗади конкурс өчен «Һөнәрленең кулы алтын» дигән тәрбия сәгате эшкәртмәсе (№9, 2013 ел), «Мәгарифебез тарихы» рубрикасы белән «Керәшеннәрнең мәртәбәле мәктәбе» язмасы ( №12, 2013 ел), Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Бөек Җиңү кайтавазы» дигән кичә үрнәге (№5, 2015), үзе туплаган патриотик тәрбия бирү тәҗрибәсен уртаклашу ниятеннән «Туган илемнең патриоты мин» язмасы (№11, 2015 ел)... Әле болары иң-иңнәре! Боларга өстәп, «Мәгариф» сайтына, «Мәгариф.РФ» электрон журналына куелганнары ничаклы! Һәркайсына – фикер тирәнлеге, фактларның төгәллеге, үтемле тел белән укучыга җиткерелүе хас.


Роза ПАСЫЕВА, Лидиянең әнисе, кырык еллык педагогик стажы булган мәгариф ветераны:


– Лидиям кечкенәдән үк сеңлесе һәм энесенә чын мәгънәсендә тәрбияче һәм укытучы булды ул. Курчаклары, куяннары, аюлары янына апайларын да утыртып, тулы класска дәрес бирә иде ул. Һәр укучысы өчен диктант язып, үзе үк шуларны тикшерә, хаталар өстендә дә эш уздыра. Читтән карап торсаң, исең китмәле иде. Менә шулай бик кечкенәдән башланды кызыымның педагогик эшчәнлеге. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Югары уку йортларының теләсә-кайсына керә алган булыр иде. Кая ди ул, укытучылыктан башка һөнәрне ишетергә дә теләмәде. Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлады. Гомере буе мөгаллимлек эшен фанатларча яратты һәм әле дә ярата. Хәтерлим әле, мәктәптә укыганда я стена газетасы чыгарып, я сценарий язып, я ниндидер чарага әзерләнеп, өйгә кайтырга «бөтенләй оныта»: төнге сәгать 11ләр тулып китә. Мәктәптән эзләп табып, алып кайта идек. Гомере буе шулай булып калды. Әле дә берәр конкурска әзерләнгәндә, ашавын онытып, көн-төн шуның әстендә утыра. Шуңа да аның кулы тигән бер генә чара да тел-теш тидерерлек булмый, чөнки кызым комсомол мәктәбен үткән шул ул!


Чыннан да, Роза Григорьевнаның, ана буларак, кызы белән горурланырлыгы бар шул! Республикабызда иҗади эшләүче укытучылар, заманында комсомол мәктәбендә тормыш әлифбасын үзләштергәннәр бихисап. Лидия Семеновна – шулардан иң-иңнәренең берсе. Әйткәнебезчә, институтта алган белгечлеге буенча ул – филолог. Рус теле сәгатьләре җитмәү аркасында ул моннан 13 ел элек тарих дәресләрен укытырга алына. Инде әнә республикабызның иң көчле тарих укытучылары сафында. Гел иҗади эзләнүдә үзе, Әле бу көннәрдә дә Лидия ханым Чаллыда тарих укытучыларының белемен күтәрү буенча бер атналык курсларда. Әнә шулай тормыш арбасы аны рус теле һәм әдәбияты укытучысыннан чын тарихчы ясады да куйды. Һәм, гомумән, Лидия Семен кызы тормышның андый борылышларына һәрчак әзер: миннән булмый, булдыра алмаячакмын, димәс ул. Бер генә мисал. Безнең «Мәгариф» журналы ун елга якын инде Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә «Яшь кулибинчылар» бәйгесен уздырып килә. Башка районнарда балаларда техник иҗатка кызыксынуны гадәттә физика, технология укытучылары уятса, Мамадыш районында исә бу эш Лидия Константинова, Ринат Хәйруллин кебек тарих укытучылары җилкәсендә. Әле укучылары да яшь уйлап табучылар конкурсында катнашып кына калмый, физика укытучылары кул астында осталыкка өйрәнгәннәрнең дә борыннарына чиртеп, ел да призлы урынга чыкмый калмыйлар.


Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты:


– Лидия белән якыннан танышуым ул Үсәли мәктәбендә тарих фәненнән укыта башлагач булды. Үзем озак еллар тарих һәм җәмгыять белеменнән укыткач, аралаша, кайбер мәсьәләләрне уртага салып сөйләшә. Киңәшләшә башладык.


Лидия укытучы һөнәрен сайламыйча, журналист булып китсә дә, зур уңышларга ирешкән булыр иде. «Мәгариф» журналы. «Туганайлар», «Нократ», «Татарстан яшьләре» газеталары битләрендә дөнья күргән язмалары моңа дәлил түгелмени?!


Лидиядән менә дигән мәдәният хезмәткәре дә чыккан булыр иде. Авылдашлары мәдәният йортында зур чаралар оештырасы булса, аңа мөрәҗәгать итәләр. Үсәлидән чыкан күренекле нәкыш остасы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккашның юбилей кичәсен, Бөек Җиңүебез юбилеена багышланган зур концерт программасы оештыруын, авыл сәхнәсендә үзләренең гаиләләре – Пасыевлар концертын әле күпләр һаман да яратып, сокланып искә алып сөйли. Лидия аларның сценарийларын да үзе язган, үзе алып барган. Матур, сәнгатьле сөйләме белән тамашачы мәхәббәтен яулый белә шул ул. Лидия оештырган кичәләр, ничектер, тантаналы, күркәм килеп чыга.


IMG_3359Тик шулай да Лидия Константинова – иң беренче нәүбәттә, Укытучы! Аның укучылары район олимпиадаларында елның-елында алдынгылыкны бирми. Тарих һәм җәмгыять белеменнән бердәм дәүләт имтиханнарында да югары балл җыеп, үзләре сайлаган вузларга укырга керәләр. Республикакүләм конкурсларда катнашалар икән, призлы урыннар – Лидия Семеновна шәкертләренеке. «Шәҗәрә төзи беләсезме?», «Әфганстан – безнең йөрәкләрдә», «Ризаэддин Фәхреддин – мәгърифәтче, тарихчы, педагог» конкурсларында аның укучылары – лауреатлар.


Безнең «Мәгариф» журналы оештырган «Бөек Җиңү кайтавазы» конкурсын йомгаклауга багышлап Казан Кремлендәге «Бөек Ватан сугышы» музеенда уздырылган тантанада «Сугыш язган язмышлар» дигән язмасы белән I урынга лаек булган Лидиябез, республикабыз укытучыларына Җиңү бәйрәменә багышланган сценариен күрсәтеп, бик күпләрне сокланырга, гаҗәпләнергә, елатырга һәм елмайтырга мәҗбүр итте. Гомерләрен музыка сәнгатенә багышлаган әти-әнисе – Роза һәм Семен Пасыевлар, җыр-моңга гашыйк кызлары – Алинә һәм Галиналар тетрәндергеч чыгышлары белән сокландырды.IMG_3367


Лидия ханым мәктәптә укучыларны эзләнү-тикшеренү эшләренә дә тарта белә. Шәкертләре белән Үсәли төбәгенең тарихы, топонимикасы турында бай материал туплаганнар. Нәсел шәҗәрәләрен өйрәнү буенча да тәҗрибәләре зур аларның. Чөнки остазлары – комсомол мәктәбендә чыныгу алган Лидия апалары.


Үсәли мәктәбенең Мамадыш районында дан-шөһрәт казанган театр түгәрәген дә Лидия Семеновна җитәкли. Сценарийларын да үзе яза, укучыларын театр сәнгатенә дә алып керә, сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен дә төшендерә, актерлык осталыгына да өйрәтә.


Лидиябезнең иҗатында керәшеннәр темасы аерым урын алып тора. Туган авылы – Владимирның топонимикасын өйрәнеп язган хезмәте бар. Әфган сугышында батырларча һәлак булган авылдашы Иван Даниловның тормыш юлына бавгышланган сыйныфтан тыш чара үрнәге «Мәгариф»тә дөнья күрде. Үз нәселе. әби-бабалары, туганнары, аларның язмышлары турында да күп эзләнә, матбугатта бу хактагы язмалары әледән-әле дөнья күреп тора.


Кызлары Алинә белән Галина да – әниләре кебек тәрле яктан килгәннәр. Җыр-биюгә дә, рәсем сәнгатенә дә сәләтлеләр. Юкка гына икесе дә әнисе һөнәрен сайламады шул, Икесе дә «Керәшен чибәре» конкурсы җиңүчеләре булды.


Күргәнегезчә, хезмәттәшем Лидия Семеновна – иҗади шәхес. Юкка гына аның методик проблемасы да «Тарих дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү юллары» дип аталмый шул. «Тарихчы – гади тикшерүче генә түгел, ә язучы да». Аның тарих кабинеты түренә язып эленгән В.Тихомирновның әлеге канатлы сүзләре заманында комсомол мәктәбендә чыныгу узып, тормыш тәҗрибәсе туплаган замандашым Лидия Семен кызы Константинованың мөгаллимлек эшчәнлеге хакында да ачык сөйли кебек. Тормыш тәҗрибәсе дигәннән, язучы Мөхәммәт Мәһдиев язгандай, бик ачы булды ул Лидиябез өчен. Бик яшьли тол калып, тормыш арбасына ныклап җигелде: ике кызын да КЕШЕ итте. Комсомолда чакта алган тәрбия, җаваплылык, тугрылык, өмет, түзем булу, каршылыклар алдында сыгылып төшмәү, коллективизм сыйфатлары аңа тормышында көч, энергия биргәндер дә.


Хәзер инде Лидия ханымның үзе белән комсомолда узган яшьлек хатирәләрен яңартып алыйк.


– Лидия ханым, Сезнең өчен комсомол нәрсә ул? Комсомолга кергән көнегезне хәтерлисезме?


– Комсомол… Кемнең ничектер, ләкин минем өчен бу сүз югары сыйныфларда укыган чактагы хатирәләремне яңарта. VII сыйныфта укыганда комсомолга кердек. Заманы да нинди иде бит әле: 1980 елның язы. Мәскәүдә җәйге Олимпиада узарга тиеш. Пролетариат юлбашчысы В.И.Ленинның тууына 110 ел, совет халкының фашистлар Германиясен җиңүенә – 35, республикабыз халкының Татарстан АССР төзелүгә 60 ел тулуны лаеклы каршылау өчен зур әзерлек алып барган көннәре...


Белгәнегезчә, комсомолга керергә әзерлек үзе бер зур этапны үз эченә ала. И аңа әзерләнү! Бер общий дәфтәр башладык. Комсомол активистлары кереп аңлатып, шунда кирәкле мәгълүматларны яздырып чыгып китәләр. Дәфтәрдә Уставтан өзекләр, комсомолга алучылар бирергә мөмкин булган сорауларга җаваплар, герой-пионерлар, герой-комсомоллар, Зоя Космодемьянская, Иван Кожедуб, Николай Гастелло, Дмитрий Карбышев, Михаил Девятаев, Александр Матросов һәм башкалар кебек Советлар Союзы Геройларын, районыбызның Бөек Ватан сугышы батырларын белми кара! «Корыч ничек чыныкты?», «Полк улы», «Чын кеше турында повесть», «Яшь гвардия», «Газинур» романнарының эчтәлеген, Муса Җәлилнең патриотик шигырьләрен яттан белмәсәң, комсомолга алучы комиссия янына якын килмәвең хәерле. Ә якын килмичә ярамый, район вәкиле катнашындагы комиссия бер генә көн эшли. «Комсомолга кабул итмәгәннәр», – дигән оят сүзне кемнең ишетәсе килсен. Комсомолга керү әзерлегебез шулай үтте. Комиссия җыелган көнне куркыта, каушата, нинди сорау бирерләр икән, дигән уй баштан чыкмый. ...Ишек төбендә «имтихан»нан чыкканнарны көтеп торабыз. «Нинди сораулар бирәләр, кәефләре ничек, авыр сораулар эләктеме?» – мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге шундый. Бүгенгедәй хәтерлим: миңа авыр сораулар эләкмәде. Бер общий дәфтәр тутырып язып әзерләнгәч, нинди авыр сорау калсын инде анда. Мәктәп пионер дружинасында тәрбияләнгән балаларын пионервожатый Мөнирә апа Яруллинаның елмаеп, «поддерживать» итеп утырганы истә.


– Ә менә комсомолда булган елларыгыз нәрсәсе белән истә калды?


– Без, комсомол комитеты әгъзалары, бик актив һәм дус идек. Шунысын да әйтим: VIII IX  сыйныфларда укыганда мин класс комсоргы идем, ә унынчыда чакта инде мәктәп комсомол оешмасы секретаре урынбасары идем. Үзидарә эше яхшы куелган булгандыр инде, комсомол оешмасы газетасын килеп чыгара идек, «Яшен» газетасын чыгарырга җыела идек. Монысы – әзрәк “чеметеп” ала торган газета. Карикатура, дусларча шаярулы шигырьләр белән чыга торганы. Пионервожатый, дәрестән тыш тәрбия эшләрен оештыручы апаларны да кисәтмибез, киләбез дә эшкә тотынабыз. Ә алар кич белән барыбер мәктәптә була, киңәшләрен биргәннәрдер-бирүен, ләкин инициативага аяк чалмыйлар.бу мэктэп вакыты, формадан тугел шул


Кич белән мәктәп – үзе бер дөнья. Һәр атнаның җомгасы – кичә көне. Беренче атнада “пионер вечеры” дип йөри торганы булса, икенче атнасында –“комсомол вечеры”. Ел буе шулай. Шуңа да безнең мәктәптә татарча бии, вальс әйләнә белми торган егет тә юк иде. Кызлар турында бөтенләй сүз бармый.


Авыл клубында балалар өчен еш кына кино күрсәтәләр. Керү бәясе- 5 тиен. Балалар өчен матур-матур тәрбияви кинофильмнар иде ул. Комсомол оешмасы комитеты членнары чират буенча клубта дежур тора, тәртип саклый. Клубта нинди чара бар, тәрбия эше өчен җаваплы укытучы да шунда.


Әйткәнемчә, комсомол эше буенча истәлекләрем мәктәп еллары белән бәйле. Ә югары уку йортында укыганда комсомол оешмасы эшчәнлеген артык тоймадым. Ләкин «Пионерское дело» дигән фән безне бик күп нәрсәләргә өйрәтте.


– Бүгенге яшьләрне комсомоллар итеп күз алдыгызга китерә алыр идегезме?


– Хәзер күпләр яшьләрдә патриотик хисләр аз, дип зарлана. Килешәм. Ләкин монда бүгенге чор балаларының гаебе юк. Укытучыларны да гаепләп бетермәс идем. Тузга язмаган, бернәрсәгә кирәкмәс өстәмә эшләр өяләр безгә. Тарих укытучысы буларак, җаным тагын шуңа әрни: «Бөек Ватан сугышы» темасына программада сәгатьләр аз бирелә. Анда аерым геройларның батырлыгы турында сөйләргә мөмкинлек калмый. Без укыганда бу темага күпме сәгать бирелгәндер, әйтә алмыйм, ләкин комсомолга кергәндәге алдан сөйләнелгән «имтихан» патриотик хисләр тәрбияләүдә зур роль уйнаган. Кызганычка, хәзер бу бушлыкны тутыру өстендә бик азлар эшли.IMG_3407


– Лидия ханым, тагын бер айдан, ягъни 29 октябрьдә ВЛКСМ төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Заманында үзегез комсомол мәктәбен үткән кеше һәм үткән тарихыбызны яшь буынга җиткерергә тиешле тарих укытучысы буларак бу юбилей шәхсән Сезнең үзегез өчен дә, мәктәп коллективыгыз өчен дә үзгә вакыйгадыр...


– Бик дөрес әйтәсез. Ленин комсомолы инде үзе булмаса да, ул тәрбияләгән кешеләр арабызда: бүгенге укучыларыбызның әти-әниләре, әб-бабайлары, туганнары. Аларның комсомолда булган чакта кылган изге эш-гамәлләре авылдашларыбыз хәтерендә, китапларда.


Юбилей көне җиткәнен көтмичә үк, инде  күптәннән бу чарага әзерлек башладык. Әйтик, Мәктәбебезнең өлкән сыйныф укучылары катнашында комсомолның 100 еллыгына багышланган кичә үткәрдек. Яшьләр оешмасының тарихы, уставы, атрибутикасы, ВЛКСМның алты ордены турында мәгълүматлар бирелде. Мәктәбебез директоры Дания Шәрифулла кызы Газизова заманында колхоз комсомол оешмасын җитәкләгән. Ул кызык итеп комсомол оешмасы уздырган чаралар турында сөйләде. Армия сафларында хезмәт итүче комсомолларга багышлап, «Солдат хатларында авылга сәлам» дип аталган кичәне искә алды. Ничек итеп комсомол туйлары уздырылуын кызыксынып тыңладык. Рус теле укытучысы Резедә Фәтхрахман кызы Фазылова укучы вакытта Үсәли урта мәктәбенең башлангыч комсомол оешмасы секретаре булып эшләгән, вуз тәмамлап кайткач, укытучылар коллективының комсомол оешмасын җитәкләгән. Николай Гастелло исемендәге оешманың эшчәнлеге турында сөйләде ул. Ул вакытта яшьләр яратып җырлый торган җырларны башкарып күрсәтте. Шулай ук рус теле укытучысы Әнисә Равил кызы Исмәгыйлева хәтта комсомолга керергә әзерләнгән дәфтәрен саклаган. Комсомолга керүнең җавплылыгын, аңа ничек әзерләнгәннәрен искә төшерде.


Югары сыйныф укучылары өлкән укучыларны кызыксынып, игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Комсомолда тәрбияләнгән буын... Бу гади сүз тезмә генә түгел. Комсомол мәктәбен узган егет һәм кызларның тормышка карашы да, хезмәткә мөнәсәбәте дә бүтәнчә, башкача. Алар бүгенге көнгә кадәр, кайда гына хезмәт куйсалар да, бу сыйфатларын югалтмыйча комсомолсыз үскән буынга үрнәк булып торалар. Лидия Семеновнаның да хезмәтенә җаваплы каравында, тырышлыгында комсомолда тәрбияләнүенең йогынтысы һичшиксез көчле булган.1991 нче елдан 29 октябрь Комсомол туган көн буларак билгеләп үтелми. Ләкин кайчандыр комсомол булган бүгенге өлкәнәя баручы буын аны хаманда үзенчә билгеләп үтәргә тырыша. Без Лидия белән дә бу көнне үзебезне бәйрәм белән котлашабыз, ул көнне мәктәпкә комсомол, пионер значокларыбызны тагып барабыз. Кызыксынган укучыларга значокларның символик мәгънәсен аңлатабыз. Автор: Ринат Хайруллин

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик зур кызыксыну белән укып чыктым. Авылдашыбыз Лидия белән чын күңелдән горурланабыз! Аның кебек укытучылар күбрәк булса иде! Автор: Ольга

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ