Логотип Магариф уку
Цитата:

Комсомолда үтте яшьлегем

Ленин комсомолының бер гасырлык бай тарихы бар. Бу елларда аның сафында күп миллионланган совет яшьләре тәрбияләнде. Комсомол күп еллар буе үзе тирәсенә яшьләрне берләштерде. Авыл хужалыгы алдынгылары...

Ленин комсомолының бер гасырлык бай тарихы бар. Бу елларда аның сафында күп миллионланган совет яшьләре тәрбияләнде. Комсомол күп еллар буе үзе тирәсенә яшьләрне берләштерде.


Авыл хужалыгы алдынгылары белэн очрашуга багышланган комсомол жыелышында Авыл хужалыгы алдынгылары белэн очрашуга багышланган комсомол жыелышында

Мәктәптә комсомолга керү мәҗбүри саналды. 14 яше тулган укучылар комсомолга керү өчен язмача гариза язалар. Район комсомол комитетында Уставка, илебезнен сэяси тормышына кагылган сорауларга уңышлы җавап биргәннән соң комсомол билеты тапшырыла. Комсомолга керү үзе бер горурлык иде. Тәртибе начар булып, милициядә учетта торганнарны комсомолга алмыйлар яки комсомолдан чыгаралар иде. Мәктәп комсомол оешмасының югары органы булып комсомол җыелышы саналды. Безнең мәктәп комсомол оешмасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып уку, культура-масса, хезмәт, спорт, интернациональ һәм шефлык юнәлешләре торды.


1977 – 1978 елларда миңа зур җаваплылык белән мәктәп комсомол оешмасы секретаре вазифасын башкарырга туры килде.


Иң актив укучылардан комсомол комитеты сайланып куела иде. Мәктәптә безгә аерым бүлмә бирелде. Анда байрак, быргы, барабан һ.б. саклана иде. Айга бер тапкыр комсомол комитеты утырышларын үткәрдек. Утырышларда уку-тәртип турында, мәктәп күләмендә чаралар планы, бәйрәмнәргә хәзерләнү һ.б. мәсьәләләр карала иде. Мәктәптә «Комсомол прожекторы» дигән стенд булдырдык. Анда мәктәп тормышыннан яңалыклар, комсомол комитеты әгъзалары чыгарган газеталар һ.б. куелып барылды. Комсомол комитеты эшенә ярдәм итүче укытучы билгеләнә. Ул гадәттә яшьрәк укытучылар арасыннан сайлап куела иде.


Комсомолларның уку-тәрбия эшен тагын да активлаштыру һәм контрольләү өчен Ленин зачётлары оештырыла иде. Һәр комсомолның шәхси планы төзелә. Ул анда укуда, хезмәт, Ленин эшләрен өйрәнү һ.б. йөкләмәләр ала. Комсомол комитеты әгъзалары һәм укытучылардан торган комиссиядә


һәр комсомолның эше карала иде. Бу чаралар һәр укучыда җаваплылык тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булып торды.


Мәктәбебез комсомоллары илдә, республикабызхда барган сәяси үзгәрешләрдән читтә калмады. Шуңа к.рә мәктәптә дәрес алдыннан политинформацияләр, ВЛКСМ, КПСС съездлары, пленумнары материаллары белән танышу була иде. Мәктәптә «Зарница», спорт ярышлары, торле КВНнар үткәрү, макулатура, тимер-томыр җыйнау, әйләнә-тирәне тәртипкә китерү буенча өмәләр мәктәп комсомол комитеты җитәкчелегендә үтә һәм нәтиҗә ясала иде.


Ул чорларда уку белән бергә җитештерүчән хезмәтне бергә алып бару да комсомолларның беренче бурычы булды. Мәктәбебездә укучыларның производство бригадалары оешты. Алар, кырларда хэм фермаларда эшләп, үзебезнең «Игенче» колхозына зур ярдәм күрсәтте.


Шулай ук үзешчән сәнгатькә дә зур игътибар бирелде. Авыл халкы алдында смотр концертлары, спектакльләр белән мәктәбебез комсомоллары еш чыгыш ясады.


Кыскасы, комсомол укучы яшьләрне берләштерде, тәрбияләде һәм тормышка хәзерләде. Һәм шул мәктәп комсомол оешмасының вожагы булып торуым белән үземне бик тә бәхетле саныйм.


Хәмит ХӘКИМҖАНОВ,


Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ