Кунырда «репетитор» сүзе кулланылышта түгел

Җирле транспорт

Соңгы 30 елда дөньяда (Һиндстан белән Кытайны исәпкә алмаганда) велосипедлар саны ике тапкыр кимеде дигән булалар тагын. Тикшерү уздыручылар Балтач районы Куныр авылына гына килгән булсалар да, үз күзләре белән күргәч, фикерләре азмы-күпме үзгәрер иде, чөнки велосипедны һич арттырусыз кунырларның җирле транспорты дияргә була. Биредә әби-бабайлардан алып бәбиләргә кадәр тимер ат иярли. Почта хезмәткәрләре дә, сыер савучылар да – барысы велосипедта. Мәктәп балаларын әйтеп тә торасы юк. Элеккеге замандагы кебек 240 – 250 ләп бала укыса, мәктәп ишегалдындагы спорт тренажерларына сөяп-сөяп куйган велосипедларның саны күпмегә җиткән булыр иде икән дип уйлап куясың хәтта. Бүгенге көндә мәктәптә 106 бала укуы да аз түгел. Шодадан, Доргадан килеп укучы балаларны мәктәп автобусы йөрткәндә, кунырлар исә, җилдән җитез булып, велосипедта элдерә. Йөрмәс җиреңнән йөрерсең. Беренчедән, тау астында Нократка коючы Кугуборка елгасы буйлап утырган авылның бер башыннан икенче башына кадәр биш чакырым диләр. Ары-бире килә башласаң, унга тула дигән сүз. Икенчедән, кызыгып йөрмәле: авыл урамнарына бер дигән итеп асфальт түшәлгән. 37 ел буе хуҗалыкны җитәкләп, аны миллионер колхоз дәрәҗәсенә җиткергән Хәмит Гәрәй улы Гәрәевкә бүген дә барысы өчен рәхмәтле авыл халкы. Авылдагы төзелешләр: мәдәният йорты, ашханә, кибет, пекарня, амбулатория, идарә бинасы, балалар бакчасы, гараж, фермалар һәм башкалар – барысы да хуҗалык исәбенә, колхозчылар көче белән җиткерелгән. Авыл уртасындагы ике катлы мәктәп тә нәкъ менә шул елларда салынган.

Ике көтүле авыл

Мәктәптә безне 40 елга якын гомерен балалар укытуга багышлаган  Вагыйз Галимулла улы Галиев каршылады. Ул, КДПИның физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Олы Мәтәскә мәктәбендә ике еллап чирканчык алуга, бирегә килгән. Башта 13 ел дәвамында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булган. Соңгы 21 елда – директор вазифасында. Нигә генә тотынса да, булсын дип янып-көеп йөрүчеләр кавеменнән Вагыйз Галиев. Мәктәбе тел-теш тидерерлек түгел. Салынуына 30 елдан артып киткән мәктәпләр исемлегенә кереп, моннан дүрт ел элек кенә дәүләт программасы нигезендә капиталь ремонт ясатканнар.

Мәктәп директоры Вагызь Галиев

– 14.5 миллионга төште ремонт. Җылылык челтәрен, тәрәзәләрне алыштырдык. Мәктәп бинасын металл сайдинг белән тышладык, – дип санап китә директор.

Тагын бер елдан, район җитәкчелегенең бусагасын таптый торгач, мәктәп ишегалдында спорт мәйданчыгы да барлыкка килгән. Анысы тулы бер комплексны хәтерләтә. Шуңа күрә дә «Аягың белән эзләп алсаң бар да була», – дигән фикердә әңгәмәдәшем.

Тумышы белән Чутай авылыннан икәнен белгәч, Кунырда төпләнеп калуының сәбәбен төпченәм Вагыйз  Галиевтән.

– Мәктәп коллективы, авыл халкы, табигате бик ошады. Шушында гаилә кордым. Эшкә килгән укытучы кызларны да авыл егетләре бер дә читкә җибәрми: кияүгә чыгып калалар. Бик тырыш халык яши бит монда, – ди ул.

Чыннан да, тормыштан тәм табып яши белүләрен авыл урамнарыннан үткәндә дә күрәсең. Берсеннән-берсе төзек йортлар, каралты-кура, ул капка, коймалар… Бар да җитү. Җәй көне килгән булсак, халыкның булдыклылыгын авылга кергәнче үк тә шәйләргә булыр иде әле. Һәркайсында 200 – 300 ләп баш сыер утлап йөргән икешәр көтүе булган авыл ул Куныр. Районда шәхси хуҗалыкларда иң күп мал-туар асраучылар да алар өлешенә тия икән.

Мирхәйдәр Фәйзи әсәрләренә кергән вакыйгалар

Элек-электән эш белән яшәгән биредә халык: игенен дә иккән, терлеген дә асраган, чыптасын да суккан, умартасын да тоткан. Мәктәп музеендагы мәгълүматларга караганда, борынгы заманнарда авылда хәтта ки алтмышлап агач сука булуы да мәгълүм.

Музейда авыл мәктәбе тарихына кагылышлы мәгълүматлар да шактый. Беренче мәктәп 1919 елда оешкан диелә анда. Пукшинер авылының Нурислам атлы кешесе, дин сабагы укытуны туктатып, Садыйк бай йортында дөньяви фәннәр укыта башлаган. Хатын-кызларны исә Муллагали исемле кешенең өендә укытканнар. 1963 елның ноябрендә башлангыч мәктәп дүрт класслы яңа бинага күчә. Авылда башлангыч мәктәп кенә булганлыктан, югары класс балалары укуны Шода җидееллык мәктәбендә дәвам иткән. Анда Пыжмара, Сәрдек, Югары Сәрдек, Пукшинер, Дорга, Зирекле, Куныр авылларыннан килгән балалар мәктәп интернатында яшәп укыган. 1980 елда Кунырда 320 урынга исәпләнгән ике катлы типовой урта мәктәп бинасы салынгач, Шода сигезьеллык мәктәбе һәм Куныр башлангыч мәктәбе балалары шушы бинада укый башлый.

Шода дигәннән, бу ике авылның хәзер дустанә яшәвенә сөенергә генә кала. Ә бит 1877 – 1878 елларда Куныр белән Шода арасындагы дошманлык бер дә юньлегә илтмәгән. Ике авыл арасындагы урман өчен чыккан сугыш, канкоеш аркасында сөргенгә җибәрелүчеләр дә булган.  Кунырлар Шода кешеләрен Чепья базарына үткәрмәгән. Шодалар исә, Куныр сәүдәгәрләрен рус авылларына уздырмас өчен, төнлә урамнарны киртәләгәннәр, күсәкләр белән саклап тора торган булганнар. Шуннан соң шодалар Чепьяга Арбор аркылы йөрергә мәҗбүр булган. Бара торгач, кунырлар Кугуборка елгасына күпер сала һәм Шода урманын даулый башлыйлар. Шодада күп тапкырлар бертуган абыйсы Сәетгәрәй муллада кунак булган мәшһүр драматург Мирхәйдәр Фәйзи истәлекләрендә әлеге шомлы вакыйгаларның кайтавазын очратырга була.

«Бездә репетитор дигән төшенчә юк»

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, тагын мәктәпкә әйләнеп кайтыйк. Бүгенге көндә анда 22 укытучы һәм бер тәрбияче эшли. Укытучылар барысы да югары белемле.

– Безнең бервакытта да укытучыларга кытлык кичергән булмады. Переподготовка дигән әйбер дә юк бездә. Укытучылар һәркайсы үз фәнен укыта, – дип сүзгә кушыла укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Габделбәр кызы Закирова. – Коллективта бердәмлек, аңлап эшләү хөкем сөрә. Иң мөһиме: берсе өстеннән берсе сүз йөртү юк. Ни булса да, уртага салып сөйләшәбез.

«Гөлшат ханымны бу эшкә куеп, һай уңдык та соң», – дип юкка гына әйтми инде директор. Төптән уйлап карасаң, умарта күчен җыеп тоткан ана корттан бер дә ким түгел бит аның вазифасы.

Әлбәттә инде, татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскару сәбәпле, укытучыларга эшсез калу куркынычы янамадымы икән дигән шомлы уй да юк түгел иде күңелдә. Шөкер, эшсез калучы булмаган. Әти-әниләр X – XI сыйныфта милли компонент хисабына татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып баруны үтенгән булып чыкты.

Гөлшат Габделбәр кызы үзе дә – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Завуч эшен аңа егерме елдан артык башлангычларны укытканнан соң тәкъдим иткәннәр. Инде бу вазифасында да 13 нче ел эшләве икән.

Һәм, әлбәттә инде, сүз үзеннән-үзе укучыларның өлгереше, БДИ нәтиҗәләренә барып тоташа. БДИ нәтиҗәләре һәрвакыт яхшы булган Куныр мәктәбе моңа ничек ирешә? Шәһәр балалары уку елы башыннан репетитордан репетиторга йөргән бер мәлдә авыл баласы нишли?

– Быел мәктәпне алты бала тәмамлый. 9 нчы сыйныфка кадәр 13 бала иделәр. Яшерен-батырын түгел, арада: «Миңа югары белем кирәкми», – диючеләре дә була. Егетләр күбрәк техникага тартыла. СПТУны тәмамлап, юк дисәң дә, авылга эшкә кайтып, техникага утыручылар да бар. Репетиторга килгәндә, безнең мәктәп балалары өчен ул бөтенләй ят нәрсә. Балалар үзләре дә репетитор эзләү турында уйлап та карамыйлар шикелле. Һәр укытучы үз укучысының фәнне ничек үзләштерүен, кай яктан аксаганын белә. Шуңа күрә дә ел башыннан аерым график нигезендә шөгыльләнә башлыйбыз. Укытучыларыбыз вакыт белән исәпләшмичә, нәтиҗәгә ирешкәнче тырыша, – ди Гөлшат Закирова, уңыш серенең ачкычы кем кулында булуына басым ясап һәм тын да алмыйча берәм-берәм санап та китә. – Елның-елында район һәм республика олимпиадаларына призерлар, җиңүчеләр әзерләүче югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Саттарова, I категорияле химия укытучысы Гөлнара Әшрәфҗанова, БДИ ны 85,90 нан югары баллга бирүче укучылары булган рус теле укытучыларыбыз Резида Закирова, Альфера Хәйретдинова, биология укытучысы Кадрия Мөбарәкшина, инглиз теле укытучысы Рәмзия Сәгыйтҗанова – коллективыбызның горурлыгы. «Ел укытучысы – 2010» район бәйгесендә гран-при иясе, «Ел укытучысы – 2017» конкурсында 1 нче урынны яулаган югары категорияле информатика укытучысы Рамил Нәҗипов –
төп таянычыбыз. Укучылары шулай ук район һәм республикакүләм бәйгеләрдә призлы урыннар алып килә. Белемнең нигезе башлангыч сыйныфларда салына. Раушания Гайсина, Гөлйөзем Хафизова, Гөлүсә Әсхәдуллина, Лилия Гафиуллина – шулай ук үз эшләренең осталары.

Эшнең тәме – ахырында

Билгеле инде: авыл баласының юкны бушка аударып йөрергә вакыты юк. Өйдәге белән генә дә чикләнми әле ул – әбисе-бабасы бар. Аларга да булышырга кирәк. 50 сутый бәрәңге бакчасы, ике теплицасы булган мәктәптә дә эш бетеп тормый. Балалар мәктәп ашханәсендә, нигездә, үзләре җитештергән ризык белән туклана. Кишере, чөгендере, кыяры, помидоры, кәбестәсе – һәммәсе үзләренеке.

– Иртә яздан – марттан ук утырта башлыйбыз. Гадәттә бакчада ни генә утыртсак та, өмә ясап эшлибез. Билгеле, йөкнең авыр башы технология укытучысы Гүзәлия Василова, техник эшче Рәмзия Корбанова, хуҗалык бүлеге мөдире Раилә Закировалар җилкәсенә төшә. Заманында элеккеге биология укытучысы Гөлфия Фәйзрахманова, кәбестә үстереп, хәтта ки ВДНХ медальләренә лаек булган, – дип, биләмәләре – мәктәп хуҗалыгы белән таныштыра Вагыйз Галиев.

Эшлим дигән кешегә эш бетәме соң? Әле бер акция, әле икенчесе дигәндәй. Әйтик, менә 1970 елдан башлап тау битләренә, чокыр-чакырларга, ташландык җирләргә укучылар, укытучылар көче белән 560 гектарда агач утыртылган. Үзе бер урман!

Информатика укытучысы Рамил Нәҗипов

– Елның-елында укучы балалар гына түгел, бөтен авыл халкы көтеп ала торган чараларыбыз бар. Мөгаен, Яңа ел бәйрәме кемдә дә бар инде ул диярсез, әмма бездә ул бөтенләй башкача уза. Өч сменада (башлангычлар, урта һәм югары класслар) узуы да, бәлкем, яңалык булмас, әмма бәйрәм барышында өчәр-дүртәр битлек алыштыручылар да табыла. Кемнәр булып кына киенмиләр! Кемнең кем икәнен белә алмый аптырыйбыз. Менә шунда балаларның моңа кадәр яшеренеп яткан сәләтләре ачыла да инде. Концертта чыгыш ясарга батырчылык итмәскә дә мөмкин әле ул. Ә монда рәхәтләнәләр генә. Тагын бер матур традиция – авыл халкы алдында елга бер мәртәбә зур концерт кую. Анысының көнен алдан белешү өчен: «Кайчан куясыз инде?» – дип мәктәпкә килүчеләр була, – диләр укытучылар.

Спорт белән шөгыльләним дигән кешегә мәктәптә Рәдиф Сөләйманов җитәкчелегендәге – волейбол, Ленар Саттаров кул астында – көрәш, кул көрәше секцияләренә йөрергә була. Узган уку елында укучылар спартакиадасында волейбол буенча республикада 3 нче урынны (!) яулаганнар икән, кунырларны спорт белән дус түгел дип булмый инде. Хәер, иманым камил, ниятенә керсәләр, велоспортта да берәүгә дә ал бирмәс иде алар.

…Үзенең Кугуборка, Алашай елгалары, Сарай тавы, Бикчәнтәй, Каратау һәм Кызылъяр чишмәләренең кушылдыгы булган Ташлы чишмәләре белән горурланып яшәүче Куныр авылыннан без аның тынгы белмәс кешеләре белән аралашудан разый булып киттек.

Расиха ФАИЗОВА
Автор фотолары

 

Добавить комментарий