Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кыш бабай остаханәсе»

Теләче урта мәктәбендә  шундый матур гадәт бар – башлангыч сыйныф укучылары Яңа ел бәйрәменә бер-ике атна кала кулдан эшләнмәләр конкурсы үткәрәләр. Конкурс «Кыш бабай остаханәнәсе» дип атала. Анда ба...

Теләче урта мәктәбендә  шундый матур гадәт бар – башлангыч сыйныф укучылары Яңа ел бәйрәменә бер-ике атна кала кулдан эшләнмәләр конкурсы үткәрәләр. Конкурс «Кыш бабай остаханәнәсе» дип атала. Анда балалар белән бергә ата-аналар да, укытучылар да бик теләп катнаша. Эшләнмәләрдә Яңа ел бәйрәменә кагылышлы һәр атрибутика чагылыш таба.


Конкурста катнашучылар чыршының, Кыш бабайның, Кар кызының, Яңа ел уенчыкларының ниндиен генә ясамыйлар. Монда кәгазь дә, чүпрәк тә, чыршы ботаклары да – бар да кулланыла. Соңыннан конкурска ясалган эшләнмәләрдән мәктәп фойесында зур күргәзмә оештырыла. Башка сыйныф укучылары, укытучылар, килгән кунаклар берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле экспонатлар белән хозурланалар.
Алсу ҖИҺАНШИНА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ