Логотип Магариф уку
Цитата:

Кышкы каникулларга өй эше булырмы?

Россия мәгариф министры Ольга Васильева укытучыларга файдалы киңәш бирде. Министр Яңа ел каникуллары вакытына укучыларны өй эшеннән азат итүне өстен күрә. Балаларның каникул көннәрен өй эше хәзерләп ү...

Россия мәгариф министры Ольга Васильева укытучыларга файдалы киңәш бирде. Министр Яңа ел каникуллары вакытына укучыларны өй эшеннән азат итүне өстен күрә. 
Балаларның каникул көннәрен өй эше хәзерләп үткәрүләре дөресме? Әлеге сорау белән министрга өч оныгы булган бабай мөрәҗәгать иткән. Ир-ат сүзләренчә, урамда уйныйсы, ялларны әти-әнисе, туганнары белән аралашып үткәрәсе урынга балалар рефератлар язалар, проектлар әзерлиләр. Ольга Васильева каникулларга өй эше бирүне бик үк дөрес дип тапмавын әйтте.
«Ялларга өй эше бирергә кирәк түгел. Бу хакта мин узган елны да әйткән идем, хәзер дә шул ук фикердә калам. Ни өчен без өй эшен бөтен гаилә белән эзерләргә тиеш? Нигә бала төнге бергә кадәр дәрес хәзерли? Ата-аналар мондый сораулар белән миңа бик еш мөрәҗәгать итә», - дип сөйләгән министр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ