Лагерь – 2020: үзгәрешләр

Быел җәйге лагерьлар, үз эшен бер айга кичектереп, 1 июльдән башлап җибәрде. Мәктәп яны лагерьлары балаларны август аеннан кабул итә башлар дип көтәбез. Вожатыйлар әзерме? Куркынычсызлык чаралары күрелгәнме? Җәйге ял вакытында әти-әниләргә нәрсәне истә тотарга кирәк? Лагерьда һәм шәһәрдән читтә ял үзенчәлекләре хакында сөйләшик.

Кесә тулы – кәнфит

Теләче районының Алан мәктәбендә 15 ел оештыручы педагог булып эшләүче Алсу Габбас кызы Фәттахованың диңгез буендагы лагерьда вожатый булып китүе очраклы гына килеп чыга. 2016 елда танышы шундый мөмкинлек турында сөйләгәч, Алсу ханым ике дә уйлап тормый, ризалаша. Яз көне Казанда «Черноморец» яшьләр үзәгендә вожатыйларның өч көнлек курсларында укый ул. «Иртәдән кичкә кадәр шулкадәр тулы, сыйфатлы материал бирелде ки, мәктәптә 20 ел буе укыту дәверендә әле беркайда да балалар белән эшләү өчен андый әзерлек узганым булмады. Монда алган белем эшемдә көн саен кирәк, – ди Алсу ханым. – Кемнәр белән генә аралашмадык: республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, табиблар, психологлар һ.б. Гамәли уеннар бик күп иде. Төрле ситауциядә үзеңне ничек тотарга, балага нинди ярдәм күрсәтергә – тикшереп, уйнап карамаган очрак калмагандыр да инде. Булачак вожатыйларга иң беренче көннән үк балалар белән эшләүнең ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеге сеңдерелә. Өч көн буе үзеңне тикшерәсең, кураторлар да сыный. Азактан, имтихан, тестлар тапшырып, лаеклылар сертификат ала».

Вожатый булып тәүге тапкыр эшкә тотынганда, Татарстаннан җыелган күп балалы һәм уллыкка алынган гаиләләрдәге 200 баланы Кырымга алып баралар. Алар тулаем бушлай барып, барлык чыгымнарны дәүләт күтәрә. Бер гаиләдән өчәр, сигезәр бала килү очраклары да була икән.

– Мин 11-12 яшьлекләр белән эшләргә яратам. Алар әле балалыктан чыгып бетмәгән, шарт куеп та, килешеп тә була. Туры мәгънәсендә хәтта кәнфиткә дә алданалар. Балаларга баллы ризык бирелми бит, шуңа күрә үзем белән алдан ук кәнфит алып бардым. Кем булыша, шуңа – бонус. Юк кына эштә ярдәм итү өчен хәтта малайлар да чират тора иде, – дип серен чишә әңгәмәдәшем.

Эшли-эшли, үз методлары барлыкка килә мөгаллимәнең. Бер елны төрле яшьтәге гиперактив балалар җыелган отряд туры килгән аңа. Диңгездә коену яисә ашханәгә бару өчен дә тезеп булмый, чыр-чу киләләр, шаярышалар. Кычкырсаң да, ишетмиләр. «Туктале, тамак үзенекен итәр, ашыйсылары килер. Миннән башка ашханәгә барыбер кертмиләр бит», – дип, кабат хәйләгә керешә Алсу ханым. «Тезелеп беткәч, әйтерсез», – дип, тыныч кына көтеп утыра. Шулай итеп, балалар үзләре тәртипкә өйрәнә башлый. Мөстәкыйльлек бирелгән шундый мизгелләрдә лидерлар барлыкка килә. Барысын үз кулына алып, отрядны тезеп тә куялар.
«Ә бер елны отрядта 5 яшьлек сабый да, 16-17 яшьлек үсмерләр дә туры килде, – ди мөгаллим. – Нишләрмен дип курыккан идем, өлкәннәренең җаваплылыгына шаккаттым. Шәһәргә чыкканда, зуррак балалар кечкенәләренә күз-колак булып, җитәкләп йөрделәр, югыйсә, аларга ул эшне йөкләгән кеше юк бит».

Ник елыйлар?

Тәҗрибә шуны күрсәтә: лагерь тормышына күнегү чоры 3-4 көн дәвам итә. Гаиләсеннән аерылып беркая да бармаган «өй балалары» күбрәк елый. Монда ике якны да көйләргә кирәк. Әниләрнең балалары өчен үзәге өзелеп торганын белгән, кайберләре үзләре дә әти-әни булган вожатыйлар өйдәгеләрне: «Сагынгандыр гына, трубканы куюга елаудан туктый, уйный башлый ул», – дип юата. Алсу апаларының телефонында да күбрәк әтиләрнең номерлары язылган. Бала көйләгән саен көйләтә бит ул. Ә әтиләр бер генә әйтә. Кайткач, тегендә барырбыз, моны алырбыз дип ирләрчә вәгъдә бирүнең дә нәтиҗәсе бар. Беренче көннәрдән үк бала сүзе белән аны лагерьдән алып кайтып китү дөрес түгел дип киңәш итә күпне күргән вожатыйлар. Ят мохит бераз куркыта, ләкин ияләшеп китүгә, хәтта өйләренә шалтыратырга оныта башлыйлар. Азактан алар, аерылышкан вакытта, лагерьдан кайтмыйм дип елый. Вотсапта, социаль челтәрләрдә төркемнәр ачып, аралашулар ел әйләнәсе дәвам итә. Казанда яшәүчеләр даими рәвештә очрашып торалар. Вожатыйлар да шулай ук. Студент булгач, үсмер чакта ял иткән лагерьларга вожатый булып килүчеләр бар. Алай гына да түгел, үз укучыларыннан төркем булдырып, вожатый вазифасында 10 ел буе диңгез буена йөрткән сыйныф җитәкчеләре дә юк түгел.

Аналарның бәгыре өзелми

Балалар өчен кайда куркынычсызрак соң: авылда җан атып торучы әби-бабай кочагындагы иркенлектәме, әллә инде лагерьлардамы? Әлеге сорау белән ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Олег Ринат улы Нуруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Статистикага күз салсак, янгыннарның 70 проценты торак йортларда килеп чыга. Соңгы ун ел эчендә лагерьларда янгын чык-
канын яисә балаларның куркыныч җәрәхәт алу очрак-
ларын бөтенләй хәтерләмим. Укучыларның җәйге ялын барлык куркынычсызлык чаралары күрелгән һәм күңел ачу-тәрбия программасы төзелгән лагерьларда уздыруны хуплыйм. Хәтта ял да оештырылган булырга тиеш. Биредә баланың мәшгульлек мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Аларны әби-бабайлар җаваплылыгына тапшырганда, өлкән яшьтәге кешеләр үзләре дә яклауга мохтаҗ икәнлекне истән чыгармыйк. Мисал өчен, узган елның февраль аенда Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында газ җайланмасының дөрес кулланылмавы сәбәпле килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә 3 һәм 6 яшьлек сабыйлар вафат була. Әти-әнисе эш буенча Кукмарага китеп барганда, балаларын 1938 елгы әбиләренә калдырып торалар. Янгынны күреп алган әби сабыйларга булыша алмый, ярдәм сорап, күршеләренә йөгерә. Шулай сабыйларны коткарырга соңаралар…

Бу хәвефләрнең сәбәпләре турында сөйләшкәндә, электр чыбыкларының төзексезлеге, сабыйларның шуклыгы хакында гына сүз алып бару дөрес түгел. Балаларның бәлагә юлыгу статистикасын төгәл белгән, янгын булган урыннарга чыгып, күмерле хәсрәтне үз күзе белән күргән коткаручы проблеманың күпкә тирәндәрәк ятуын җиткерде. «Хәзерге замана әти-
әниләренең яшәешне, әйләнә-тирәне кабул итүе, тормыштагы кыйммәтләре бик нык үзгәрде. Балага нәсел дәвамчысы, бик кадерле кеше итеп карау бетте, – ди Олег Нуруллин. – Ана белән бала арасында бәйләнеш өзелә бара. Хәзерге аналар баланы табалар да аны тизрәк бакчага бирү яисә кемгәдер карарга калдыру җаен эзли башлыйлар. Күбесенең сабыена вакыты да, тәрбияләп утырырга теләге дә юк».

Юктан гына мондый фикергә килми ул. Күп еллык тәҗрибәсендә мисаллар тулып ята. Берничә очракны безгә дә сөйләп үтте.

2019 елның 1 февралендә Апас районының Шәмәк авылында йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә бер бала вафат була. 3 яшьлек сабыен өйдә ялгызын бикләп калдырып, әнисе мунчага кер юарга китә. Эштән кайтып җиткән әтисе өйдән куе төтен чыгуын күрә. Йөгереп керүгә, ишек төбендә аңсыз яткан балага тап була. Табиблар килгәнче, үзләре беренче ярдәм күрсәтергә омтылып, никадәр генә өзгәләнсәләр дә, бала башка күзләрен ачмый, әти-әнисенә елмаеп карамый инде… «Өч яшьлек сабыйга шырпы белән уйнама дип өйрәтү-өйрәтмәүдә түгел бит хикмәт! Ата-аналарны тәрбияләргә кирәк: балаларыгызны ялгыз калдырмагыз дип күпме кисәтәбез бит. Ана инстинкты хатын-кызның табигатендә булырга тиеш югыйсә, – ди ул фаҗигане хәзергедәй итеп кабат хәтерендә яңарткан коткаручы. – Иң куркынычы – баласын югалтканга үкенеп, үрсәләнүче хатыннар кими бара. Совет чорында нәрсә яхшы һәм нәрсә яман икәнлеге көн кебек ачык иде. Хәзер бу чикне аңлау бетте: яхшылыктан кер табарга, начарлыкны акларга мөмкин».

Әйтик, күкрәк баласы телевизор карарга комачаулаганга кыш көне кичтән аны балконга чыгарып куеп, иртә белән генә исенә төшергән әни турында ни дияргә? Яисә төнге клубка дуслары белән күңел ачарга чыгып китеп, 5 яшьлек йөрәк парәсен ризыксыз, сусыз өч көнгә фатирда ялгызын бикләп калдырган ана хакында нәрсә уйларга? Хәбәрләшә алмавына борчылган әбисе фатирга килеп, уенчыклар арасында ярымүле оныгын табып алмаса, кызчыкның язмышы ни белән тәмамланасын күз алдына да китерергә куркыныч. Бер тәгам ризыкка, суга тилмергән сабый, аптырагач, унитаздан су эчкән, ашарга эзләп, бар өйне туздырып бетергән. Хәтта тук булса да, өч көнгә ялгызы калуны сабыйның йөрәге ничек кичерсен? Тотлыгып түгел, телсез дә калырсың. Хокук саклау органнары әнисен эзләп таба, тик ул борчылуны урынлы дип тапмый. «Ник ач булсын?! Мин суыткычта сосискалар калдырдым бит», – ди ул. Чынлап та, буп-буш суыткычта бер төргәк сосиска табыла табылуын. Суыткыч ишегенә буе да җитмәгән сабый, газ плитәсен кабызып, аны үзе пешереп ашарга тиеш булгандыр, күрәмсең…

Балага – чыра, үзеңә – бензин?

Балага саклык чараларын, янгын булган очракта котылу ысулларын һәр ата-ана сеңдерергә тиеш. Бу алтын кагыйдә, тик тагын бер мөһим момент бар. Үзебез бер төрле сөйлибез, ә икенче төрле эшлибез икән – моннан ни мәгънә? Эшебез гамәлебезгә үрелеп барырга тиеш. Гомер-гомергә иң яхшы тәрбия чарасы булып шәхси үрнәк кала бирә. Бу уңайдан тагын бер мисал. Агымдагы елның 28 май көнендә Әлмәт районының Ирекле авылында килеп чыккан вакыйга нәтиҗәсендә 11 яшьлек бала бүген дә хастаханәдә ята. Әти-әнисе бакчада эшләгән арада мунча ягарга җыенган бала мичкә бензин сибеп җибәрә. Нәтиҗәдә ут аның үзенә чәчри һәм тәненең 85 процент өлеше пешә. Ул мунча миченә шулай ягып җибәрүне гаиләсендә күреп үскән, ягулыгы да кул астында гына булган, димәк.

– Москит (чебен-черкине үткәрми торган) сеткалар турында кисәтеп арыдык инде. Менә хәзер җәй башланды, кабат куркып торабыз. Узган ел шундый челтәр-сеткаларга сөялеп аска мәтәлүче сабыйлар аеруча күп булды, – ди коткаручылар һәм, электр приборларының рекламадагы мөмкинлекләренә ышанып, йорт-җирне, якыннарыгызны югалтмагыз дип киңәш бирә. Берничә сәгатьтән пешерә башлаучы мультиваркалар, өйгә кайтышлый телефон аша кабызып җибәрелә торган чәйнекләр, розеткага тыгып калдырылган телефон зарядниклары – ни генә юк. Өйдән чыгып киткәндә, бары тик суыткыч кына эшләп калырга тиеш! Приборларның челтәргә тоташуы яшен вакытында да куркыныч. Май аеның соңгы өч атнасында гына да республика буенча яшен сугу сәбәпле чыккан 6 янгын очрагы теркәлгән.

Тавыш коткарган гомерләр

2016 елның гыйнвар төнендә Лениногорск районының Иске Куак авылында электр приборларының төзек булмавы сәбәпле чыккан янгынны сүндереп, өйне тикшерергә кергән коткаручылар үзәк өзгеч күренешкә тап була: караваты да булмаган иске өйнең идәнендә рәттән тезелеп йоклаган 27 яшьлек ана белән аның берсеннән-берсе яшь биш баласы янып үлгән… Әбисе янына кунарга киткән 11 яшьлек улы очраклылык белән генә исән калган.

Бу хәлдән соң, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре ТР Президентына аерым социаль төркемгә караган гаиләләргә автоном янгын детекторын бушлай куйдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә, һәм бу эш, уңай чишелеш алып, шул ук елны тормышка ашырыла да башлый. Социаль ярдәм органнарында исәптә торган инвалидлар, балигъ булмаган балалары белән социаль яктан авыр хәлдә яшәүче гаиләләр, күпбалалы гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларына бүгенге көнгә 153 мең җайланма урнаштырылган.

Бу эшнең нәтиҗәсе күренә, ди коткаручылар. Дүрт ел эчендә әлеге җайланмалар куелган йортларда башланган 31 янгын вакытында хуҗалар, тавышка уянып, өйдән чыгып котыла алган. Ә бу – 78 кешенең, шул исәптән 35 баланың гомере дигән сүз бит. Мисал өчен, Питрәч районының Көлкәмәр авылында күпбалалы гаилә яшәгән йортта чыккан янгында бар әйбер янып бетсә дә, 6 кешелек гаилә әгъзалары исән кала.

Фото журнал архивыннан

Кызганыч, еш кына куркынычны булдырмау чаралары фаҗига булганнан соң гына күрелә. Узган ел 22 июньдә Хабаровскидагы «Холдоми» комплексы территориясендә килеп чыккан бәхетсезлек палаткалы лагерьларда янгын куркынычсызлыгы буенча таләпләрне гамәлгә кертүгә сәбәпче була. Шул рәвешле, быелның апрель-май айларында ул кагыйдәләр үз көченә керде.

Быелгы «Лагерь – 2020» кампаниясендәге үзгәрешләр түбәндәгедән гыйбарәт:

җәйге савыктыру кампаниясе санитар күзәтү оешмаларының яңа коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле күрсәтмәләре һәм профилактик чаралар комплексы нигезендә оештырылачак: әти-әниләр көне тыелу, барлык балаларның берьюлы килеп урнашуы, персоналның тест узуы, санитар эшкәртүләр режимы көчәю, социаль дистанция саклау һ.б.;

авыр тормышта калган гаиләләрдәге балаларны максималь рәвештә кабул итү чаралары күреләчәк;

җәйге кампания вакытында медицина хезмәткәрләре балалары да авыр тормыш хәлендәге балалар категориясенә кертеләчәк;

ТР сменаларында башка регион һәм чит илдән килгән балаларның катнашуы тыела.

Ләйсән Низамова

Добавить комментарий