Логотип Магариф уку
Цитата:

Лауреатлар 26 нчы апрельдә мәгълүм була

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең 2020 елгы лауреатларын игълан итү көне якынайган саен, аның белән кызыксынучылар арта бара. Җавап табарга теләп, без дә әлеге сорауга якын тор...

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең 2020 елгы лауреатларын игълан итү көне якынайган саен, аның белән кызыксынучылар арта бара. Җавап табарга теләп, без дә әлеге сорауга якын торган кайбер оешмаларга мөрәҗәгать итеп карасак та, максатка ирешә алмадык. Балтасы суга төшкән бәндә хәлендә калмас өчен, олуг шагыйребез исемендәге дәүләт бүләген яулаячак быелгы кандидатларының берсенә шылтыратып карарга булдык.
-Үзебез дә сезнең хәлдә идек, - дип үзенең “келәтендәге” сере белән уртаклашты булачак лауреат(шулай дип юрыйк). - Менә бүген генә дәүләт оешмаларының бер җаваплы хезмәткәре лауреатларның 26нчы апрельдә генә мәгълүм булачагын, барлык кандидатларга шушы көнне, ягъни бөек Тукай туган көндә, аның Ирек мәйданындагы һәйкәле янына сәгать 11гә килергә кушып, телефон аша хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге дәүләт комиссиясе узган ел да лауреатларны шигырь бәйрәме көне килеп җитәрәк ачыклаган иде. Димәк, быел да ул тантаналы минутларның якынлашуын зарыгып көтәргә кала. Бәхетле мизгелләрне сагынып көтеп алу һәрвакыт йөрәккә май булып ята, диләр, көтәек!

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ