Логотип Магариф уку
Цитата:

М.Шәймиев: «Мәгарифнең матди-техник базасын ныгытабыз»

Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев беренче полилингваль белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру концепциясен эшләп...

Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев беренче полилингваль белем бирү комплекслары проектын гамәлгә ашыру концепциясен эшләп бетерү һәм аның барышы буенча киңәшмә уздырды. Бу хакта  Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Концепция турында фикер алышуга Казан һәм Чаллы шәһәрләре, Арча, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама муниципаль районнары мәгариф идарәләре башлыклары һәм җитәкчеләре, республиканың полилингваль белем бирү комплекслары ачарга планлаштырылган урта мәктәпләре, лицей һәм гимназияләренең тәҗрибәле директорлары катнашты.
Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, бу проект уңышсыз була алмый. “Чөнки, беренчедән, бу мәктәпләр берничә телне белгән конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияли. Икенчедән, без бу проект аша алга таба да мәгарифнең матди-техник базасын ныгытабыз. Гомумән, башлангычы  өметләндерерлек”,- диде ул.
Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан Республикасында полилингваль белем бирү комплекслары концепциясен хупладылар.
Фото: tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ