«Мәдәният» илкүләм проекты буенча яңа китапханәләр һәм мәдәният йортлары ачылды

2019 елда “Мәдәни мохит” төбәк проекты һәм “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 52 объект файдалануга тапшырылды, ә ел азагына кадәр тагын 9 объектта төзелеш һәм ремонт эшләре төгәлләнергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлмәт, Алексеевск һәм Минзәлә районнарында өч мәдәният йорты төзелеше төгәлләнеп килә. Проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә кино карау шартлары да яхшыра, мәсәлән, Алабуга һәм Яңа Чишмәдәге 2 кинозалда, шулай ук Осиново бистәсендәге 4 шәхси залда яңа җиһазлар урнаштырылды.

Моннан тыш, Татарстанда ике модель китапханә пәйда булды, алар Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында ачылды. Андый яңа буын китапханәләрдә абунә һәм уку залы гына түгел, ә балалар зонасы, фикер алышулар мәйданчыгы, китаплар алмашу – буккроссинг зонасы да бар. Модель китапханәләрдә тыныч кына аулакта китап уку урыннары булдырылган, заманча мәгълүмати технологияләр файдаланыла.

Добавить комментарий