Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф бүлеге җитәкчесе истәлегенә китап чыккан

Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы Шамил Зиннуровка багышлап “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!” дип исемләнгән китап нәшер ителгән. Бу хакта  аның улы, т...

Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы Шамил Зиннуровка багышлап “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!” дип исемләнгән китап нәшер ителгән. Бу хакта  аның улы, танылган шоумен, «Башваткыч» тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуров сөйләде, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
«Саба районы Сатыш авылы урта мәктәбе әти исемен йөртә, аңа багышланган музей бар. Барлык материалларны сеңлем Алия туплады. Китапта әти белән бергә эшләгән хезмәттәшләрнең, Казан мәгариф системасында эшләгән танылган шәхесләрнең язмалары урын алды. Китап аның тормышы һәм иҗат юлына багышланды», - диде ул.
Зөлфәт Зиннуров сүзләренчә, Шамил Зиннуров Саба районы мәгариф бүлеген 21 ел җитәкләгән. «Әтинең якты истәлегенә багышлап язылган китапта гаиләбез зур хезмәт куйды. Анда безнең хатирәләр, истәлекле фотографияләр дә бар», - диде ул.
Китапның һәр бите төсле, калын тышлы материалдан эшләнгән. Соңгы фикерне укучы әйтер. Тиражы – 1500 данә. Китапны Сабада һәм Казанда алып була. Алырга теләге булганнар миңа мөрәҗәгать итә ала» - диде Зөлфәт Зиннуров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ