«Мәгариф. Татар теле»н бушлай укыгыз

“Мәгариф. Татар теле” электрон журналының бу саны Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, Рәсимә ШӘМСЕТДИНОВА ның “Укытучыга йөз белән борылып” дигән язмасы белән ачыла. Автор, укытучы һөнәре даими рәвештә белемнәрне яңартып торуны, заманча нәтиҗәле технологияләрне һәм ысулларны файдалануны таләп итүен, моңа бары тик өзлексез укыганда, квалификацияне күтәрү юнәлешендә эшләгәндә генә ирешергә мөмкин булуга басым ясый. “Татар телен туган тел буларак укыту лингвистик компетенция формалаштыруга юнәлдерелгән булырга, уку материалы мөмкин булган күләмдә гадиләштереп, үзләштерерлек, лингвистик материалны укучылар сөйләмнәрендә кулланырлык күләмдә бирү максатыннан чыгып укытылырга тиеш. Әлеге максатка ирешү өчен укучыларның аралашу күнекмәләрен формалаштыру, функциональ грамоталыкка өйрәтүгә юнәлеш тоту, татар телен туган тел буларак укытуга предметара якын килү, компьютер технологияләреннән урынлы һәм грамоталы файдалану, татар теленең татар мәдәнияте һәм тарихы өлкәсендә белем бирә торган башка гуманитар дисциплиналар белән бәйләнешенә игътибарны көчәйтү таләп ителә. Укучыларга татар телен өйрәткәндә, мәгълүмати-аралашу технологияләреннән, дидактик материаллар, электрон сүзлекләр, уен-тренажерлардан, театр эшчәнлегенең төрле формаларыннан файдалануны көчәйтергә һәм киңәйтергә кирәк.”,- ди ул. Язмада туган телне укытуда камиллеккә ирешү юлында барланган тәҗрибә белән беррәттән тәкъдимнәр дә шактый.

Филология фәннәре кандидаты Илһам ФӘТТАХОВ ның татар орфографиясе мәсьәләләре турындагы мәкаләсе дә укытучылар өчен әзер кулланма булачак. Үзенең дәлилле мисалларыннан соң, “Бездә әле милләт тәрәккыяте (прогрессы) өчен тирән уйланылган тел сәясәте юк. Татар әдәби теленә бүген реформа кирәк – телебез чистартуны, ревизияне көтә”,- ди автор.

Ландыш НӘСЫЙХОВА ның «Ана теле» чит илдәгеләрне дә татарчага өйрәтә” язмасы исә, «Ана теле» онлайн-мәктәбенең киләчәккә планнары, чит илләрдә туган телебезне өйрәнүче башка милләт вәкилләренең уңышлары турында. Әйтик, Испаниянең Валенсия шәһәрендә яшәүче Бернард Монот гомер буе Франциянең тышкы эшләр министрлыгында эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, тагын бер төрки тел өйрәнергә булган. Моңа кадәр төрек телен үзләштергән Бернард көннәрдән бер көнне интернет челтәрендә татар телен өйрәтә торган әлеге онлайн-мәктәпкә тап булган. Берничә елда туплаган белемнәрен эшкә җигеп, ике төрки телне чагыштырып, бераздан ул хәтта сүзлекчәләр дә төзи башлаган. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучыларына татар телендә хатлар язып тора икән. Бу хакта проект җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова белән булган әңгәмәне укып танышырсыз.

Соңгы елларда телебез яңа коммуникация чаралары өлкәсенә караган, базар мөнәсәбәтләренә, сәясәткә, мәдәнияткә кагылышлы бик күп алынма сүзләр белән чуарланды. Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Рәзинә МӨХИЯРОВА ның “Соңгы чор матбугатында яңа рус-европа алынмаларын куллану үзенчәлекләре…” язмасы да шул хакта. Авторның күзәтүләре вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан язмалардагы мисаллар белән ныгытыла бара.

Шул ук вакытта журналда дәрес эшкәртмәләренә дә шактый зур урын бирелде. Биредә һәркем үзенә кирәкле, файдалы мәгълуматны табар дип ышанабыз.

«МӘГАРИФ. ТАТАР ТЕЛЕ» ЖУРНАЛЫНЫҢ СЕНТЯБРЬ САНЫН УКЫГЫЗ

Расиха ФАИЗОВА

Добавить комментарий