Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» җиңүче укытучыларны бүләкләде

«Мәгариф» журналы редакциясе «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» һәм «Яшел бишек» бәйгеләренә йомгак ясады. Җиңүче укытучылар һәм тәрбиячеләр бүген Казанның «Татмедиа» АҖ брифинглар залына чакырылды.  Очрашу...

«Мәгариф» журналы редакциясе «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» һәм «Яшел бишек» бәйгеләренә йомгак ясады. Җиңүче укытучылар һәм тәрбиячеләр бүген Казанның «Татмедиа» АҖ брифинглар залына чакырылды.  Очрашу мөгаллимнәр өчен дә, редакциябез хезмәткәрләре өчен дә зур бәйрәм булды. Иң мөһиме - укытучылар бәйгеләрнең мәртәбәле жюри әгъзалары белән якыннан аралашты. Килеп ирешкән дәресләрне  КФУ каршындагы IT-лицееның югары квалификация категорияле химия укытучысы, А.М.Бутлеров исемендәге химия институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты Фидалия Дамир кызы Халикова, Мәгарифне үстерү институтының математик һәм табигать гыйлеме кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Гөлсөя Хәбри кызы Әхмәтшина, КФУның география һәм экологик белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Илгизәр Тимергали улы Гайсин, Россиянең табигать белеме академиясе мөхбир әгъзасы, педагогика фәннәре докторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган укытучысы Габделбәр Хаҗи улы Хаҗиевның, КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы Марат Ринат улы Вәлиев карадылар.
«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча иң яхшы дәрес-2019» конкурсы җиңүчеләре:
«Биология» номинациясендә – Әтнә районы Олы Мәңгәр төп мәктәбенең биология укытучысы Гөлия Наил кызы МӨХӘММӘТШИНА «Яшәү өчен көрәш һәм табигый сайланыш» язмасы өчен.
«Физика» номинациясендә – Буадагы лицей-интернатның физика укытучысы Лилия Әнсар кызы ГАНИЕВА «Равновесие тела. Момент силы» язмасы өчен.
В номинации «Математика» – учитель начальных классов средней школы №36 г. Нижнекамска Елена Николаевна БОЛЬШАКОВА за статью «Площадь прямоугольного треугольника».
«Химия» номинациясендә – Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең химия укытучысы Наилә Әсгать кызы ФӘСХЕТДИНОВА «Дисаридлар. Сахароза» язмасы өчен.
«Информатика» номинациясендә – Казандагы 15 нче татар гимназиясенең информатика укытучысы Элнар Таһир улы НУРИҖАНОВ «Формирование сложных запросов к готовой базе данных» язмасы өчен.
«Робототехника» номинациясендә – Әлмәттәге Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта мәктәп укытучысы Резеда Бәшир кызы ШӘРИПОВА «Знакомьтесь, микробы!» язмасы өчен.
«Икътисад» номинациясендә – Казандагы 114 нче урта мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Кадрия Илдар кызы НИГЪМӘТУЛЛИНА «Можно ли уменьшить затраты на электроэнергию в школе» язмасы өчен.
«Яшел бишек» бәйгесе җиңүчеләре түбәндәгеләр. 
«Экология» номинациясе буенча:
I урын – Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел ГЫЙБАДУЛЛИНА. «Экология природы – экология души» язмасы өчен.
II урын – Сарман районы Зур Нөркәй урта мәктәбе филиалы – Юлтимер төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучылары Әлфирә ИБРАҺИМОВА, Гөлнара ХӘБИБУЛЛИНА. «Кызыл китап ни сөйли?» язмасы өчен.
III урын – Әлмәттәге Татарстан нефетенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле педагог-китапхәнәчесе Гөлнара НИЗАМОВА, башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия КАШАПОВА. «Знай и люби свой край» язмасы өчен.
«Биология» номинациясе буенча:
I урын – Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зимфира ШАКИРҖАНОВА. «Гөмбәләр – безнең дуслар» язмасы өчен.
II урын – Сарман районы Ләке төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия МИХАЙЛОВА. «Кычыткан безгә дусмы, дошманмы?» язмасы өчен.
III урын – Арча районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы Гөлнар МИФТАХОВА, башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана НӘБИУЛЛИНА. «Сазлыкларны сакларга кирәкме?» язмасы өчен.
I урын – Казандагы 182 нче политехник лицейның I квалификация категорияле география укытучысы Алия ХИСАМБИЕВА. «Водные ресурсы России» язмасы өчен.
II урын – Лениногорскидагы 2 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе ХӘСӘНОВА. «Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе» язмасы өчен.
III урын – Казандагы 47 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма УСМАНОВА. «Кладовая родного края» язмасы өчен.
«Табигать белеме» номинациясе буенча:
I урын – Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе Ләйсән ХӘБИБУЛЛИНА. «Туган як табигате белгечләре»дигән язмасы өчен.
II урын – Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының югары квалификациякатегорияле өлкән тәрбиячесе, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия МИРХАЗОВА. «Сабыйлар гөлбакча белән таныша» дигән язмасы өчен
III урын – Зәйдәге «Кояшкай» балалар бачасының I квалификация категорияле тәрбиячесе Гөлшат ӘГЪЗАМОВА. «Туган ягым – гүзәл җирем, горурлыгым син, Зәем!» язмасы өчен.
«Әйләнә-тирә дөнья» номинациясе буенча:
I урын – Арча районының Д.Г.Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбе филиалы – Мөндеш башлангыч мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Илмира ГЫЙБАДУЛЛИНА. «Челтерәгез, чишмәләр» язмасы өчен.
II урын – Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Миләүшә ХӘСӘНОВА. «Серле салават күпере төсләре» язмасы өчен.
III урын – Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең I квалификация категогрияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Римма БОРҺАНОВА. «Җисемнәр, матдәләр, кисәкчекләр» язмасы өчен
Җиңүчеләрнең конкурс эшләре «Мәгариф» журналында басылып чыкты.
Котлыйбыз! 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ