Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең сентябрь саны

«Мәгариф» журналы редакциясендә ел башы сентябрь аеннан исәпләнә башлый. Чөнки нәкъ менә шул айны журналның абунәчеләре – мөгаллимнәр җиң сызганып эшкә тотына, яңа уку елы башлана. Быел пандемиягә бәй...



«Мәгариф» журналы редакциясендә ел башы сентябрь аеннан исәпләнә башлый. Чөнки нәкъ менә шул айны журналның абунәчеләре – мөгаллимнәр җиң сызганып эшкә тотына, яңа уку елы башлана. Быел пандемиягә бәйле вазгыять булу сәбәпле, көне килеп җиткәнче уку елы онлайн башланырмы, офлайнмы дигән төрле фикерләр ишетелсә дә, 1 нче сентябрьдә битлекләр, перчаткалар киеп булса да, мәктәпләр укучылар, укытучылар өчен үз ишекләрен ачты.

«Шәймиев» мәктәпләре дигәч, хәзер инде күпләр яңа полилингваль мәктәпләр турында сүз барганын аңлый. «Мәгариф» журналының яңа сентябрь саны ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиевнең Алабугада укытучыларның республика киңәшмәсе вакытында ачылган полилингваль мәктәптә ясаган чыгышы белән башланып китә. Әлеге киңәшмәдән бу санда тагын ике язма урын алган. “Адымнар-Алабуга” полилингваль комплекс директоры Сергей Ежов белән әңгәмә һәм Казан шәһәрендәге Советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116 нчы лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Габдинова чыгышы.
«Генерал Имамов»: от школьной парты до премии им.Г. Тукая» – менә шундый баш астында язучы, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән әңгәмә урын алган.
Бу санда шулай ук «Авыл укытучысы – 2020» бәйгесенең II этабына йомгак ясала. Киләсе этапка үткән 10 мөгаллимнең дәрес һәм дәрестән тыш чара эшкәртмәләре басылган.
«Мәгариф» проектларының тагын берсе булган «ФДБСС буенча иң яхшы дәрес» конкурсына да нәкъ менә бу санда йомгак ясала.
ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән мөгаллиме Илсөя Сәгъдиева Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында заман таләпләрен, бүгенге
укучының кызыксынуларын һәм ихтыяҗларын күздә тоткан, укучыларда дөньяга һәм үзеңнең эшчәнлегеңә шәхси караш формалаштыруга юнәлтелгән яңа буын дәреслекләре турында фикерләрен җиткерә.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА







коронация (13)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ