Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучылары, студентлар өчен яңа бәйге!

«Идел» журналы яшь авторларны барлау максатында, ТАССР оешуның йөз еллыгы уңаеннан, өр-яңа иҗади бәйге игълан итә.Әгәр дә сез мәктәптә югары сыйныфта укыйсыз яки югары уку йорты студенты икәнсез һәм д...

«Идел» журналы яшь авторларны барлау максатында, ТАССР оешуның йөз еллыгы уңаеннан, өр-яңа иҗади бәйге игълан итә.
Әгәр дә сез мәктәптә югары сыйныфта укыйсыз яки югары уку йорты студенты икәнсез һәм дә данлы тарихыбызны, аны тудырган шәхесләребезне, әдәбиятыбызны яхшы беләсез икән, рәхим итегез!
Иҗат эшләре ике жанрда (эссе, очерк) кабул ителә һәм алар 2019 елның 31 ноябренә кадәр idel-kazan@mail.ru адресына юлланырга тиеш.
Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата (өченче урын – биш мең (ике урын), икенче урын – ун мең, беренче урын – унбиш мең сум) бүләкләр көтә!
Катнашыгыз, отыгыз, әдәби мирасыбызга үз өлешегезне кертегез!
Бәйгенең тулы нигезләмәсе: idel-tat.ru сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ