Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәктәп ул - озак вакытлы инвестиция»

Балтач районына «Мәгариф» hәм «Гаилә hәм мәктәп» хезмәткәрләре айга бер тапкыр барып торалар. Алар безнең журналларга күпләп альтернатив язылучылар рәтендә, шунлыктан журналистларыбызның район мәктәпл...

Балтач районына «Мәгариф» hәм «Гаилә hәм мәктәп» хезмәткәрләре айга бер тапкыр барып торалар. Алар безнең журналларга күпләп альтернатив язылучылар рәтендә, шунлыктан журналистларыбызның район мәктәпләрендәге яңалыкларны даими күз уңында тотулары гаҗәп түгел. Бервакыт Нөнәгәр мәктәбе каршында бик шәп машиналар торуына игътибар иткәннәр. Сораштырып алгач белдек: ата-аналар балаларны шушы мәктәптә түләп укыту өчен ераклардан йөртәләр икән.
 
Авылда түләүле мәктәп булырга мөмкинме дип сорарсыз. Балтачта  була. Гомумән, монда килеп чыксагыз, башка җирләрдә булмаган бик күп заманча нәрсәләрне күреп һәм ишетеп, үзегез дә шаккатырсыз.
Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Алия Юныс кызы Шагаева белән озак кына әңгәмәләшеп утырганда, моңа мин үзем тулысынча ышандым.

БУ ГАДИ КЫЯР ТҮГЕЛ


– Бер яктан – Мари Республикасы, икенче яктан Киров өлкәсенә ызандаш Балтач көчле аграр район гына түгел, татар мохите бөтен колориты белән сакланган төбәкләрнең берсе санала. Биредә заманага ярашлы яңа төр аграр оешмалар барлыкка килү белән бергә, күмәк хуҗалыклар да күпләп сакланып калган. Алия Юнысовна, мондый үзенчәлекнең мәгарифкә тәэсире бармы?
– Әүвәл шуны әйтим: яшьли Балтач районын җитәкләгәннән соң озак еллар республиканың авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән Марат Готович Әхмәтовның алдан күрүчәнлеге һәм хакимияткә йогынтысы белән бәйлиләр. Мин моңа тагын халкыбызның хезмәт сөючәнлеген һәм җиргә нык береккән булуын да өстәр идем. Балтач кешесенә шулай ук яңалыкка омтылу, заманга яраклашу, һөнәрле булу һәм хәтта ак көнчелек тә хас. Мәктәпләрдә уку-һөнәргә юнәлтү эшен үзгәртеп корганда, без боларның барысын да исәпкә алдык. Балтач, нигездә, авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, яшь буынны шушы юнәлешкә әзерләвебез табигый, билгеле.
Сез бу хәл күпчелек авыл районнары өчен хас дип әйтерсез. Ләкин бездә аның аермасы бар. Тугыз мәктәптә оешкан аграр укытуда, һәрбер авылның үзенчәлегеннән чыгып, технология, механика, ветеринария, умартачылык, ландшафт дизайны юнәлешләренә өстенлек бирелә. Менә, мәсәлән, Нөнәгәр мәктәбендә апрель аенда ук кыяр ашый башлыйлар. Ләкин бу гади кыяр түгел. Аны аграр класс укучылары үстерә. Ә моның өчен алар башта туфракка экспертиза үткәрәләр. Ул составы буенча мул кыяр уңышы алырга яраклымы? Анысын билгеләгәч, укытучылары белән бергәләп кирәкле минераль һәм органик ашламаларны ачыклыйлар. Авыруларны булдырмау серләрен өйрәнәләр. Шуннан соң гына орлыклары безнең шартлар өчен яраклаштырылган кыяр кәлшәсе үстерелеп, кырга чыгарыла. Җәен, кыяр үстерүче хуҗалыкларда эшләп, укучыларыбыз аграр сыйныфта алган белемнәрен гамәлдә кулланалар. Мәктәптән бушаган арада кырда ике-өч сәгать эшләп алу– алар өчен практика гына түгел, акча эшләү форсаты да.
– Бүгенге буынның акча тәмен белүе сер түгел. Тик күпләр аны ничек эшләргә кирәклеген белми. Элеккечә чит илләрдән алып кайтылган сагыз һәм башка төр тәм-томнарны сатып кына кесәлек акча табу хәзер мөмкин түгел.
– Акчаны эшләп кенә табып булганын төшендерү өчен дә безнең проектлар бик шәп алым булып чыкты. Кайбер мәктәпләрдә икътисади сыйныф формалашты. Аларда үзебезнең район эшмәкәрләре белән бергә укучыларны экономика законнарына, кече бизнес ачу hәм алып бару серләренә, бизнес-план төзергә өйрәтәбез. Төп кураторларыбыз – Казан аграр университет белгечләре. Бу юнәлешне без райпо җитәкчесе, районның эшмәкәрләр советы рәисе Рәиф Нәкыйфович Гафиуллин белән оештырып җибәрдек.
Быел Норма мәктәбе укучылары экономика законнарын алдан язган бизнес-план буенча теплицада яшелчә үстерергә өйрәнделәр. Берничә ай эчендә иртә кыяр уңышы алып, аны уңышлы сатуның югары табыш китерүен балалар үз күзләре белән күреп ышандылар. Бер үк вакытта әлеге проект аларга биология, экология, авыл хуҗалыгы фәннәреннән алган белемнәрен тирәнәйтүгә дә ярдәм итте. Кыяр үстерү – ул балалар өчен якын һәм кызыктыргыч проект. Балтач районында күп кенә гаиләләр иртә кыяр үстерү белән шөгыльләнгәнлектән, балаларының бу мәшгульлек серләренә мәктәп партасыннан өйрәнеп чыгулары – нур өстенә нур гына.
– Бал яратучы буларак, сорамый булдыра алмыйм: бу юнәлештәге аграр сыйныфларның эше ничек оештырылган? Бал кортының чага торган гадәте бар бит.
– Яшь райондашларын динле итү генә түгел, һөнәрле итү өчен дә янып-көеп йөрүче якташыбыз бар. Беләсезме ул кем? Дөрес әйтәсез, Балтач районының имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Менә ул, балалар ата-бабайдан килгән бу төшемле һөнәрне дә үзләштерсеннәр дип, Германиядән чакмый торган бал кортлары кайтартты. Укучылар беренче тапкыр үзләре бал аерттылар. Алар умарталарны карарга гына түгел, чын балны танырга да өйрәнәләр. Хәзер балалар укытучылары белән бергә аны базарга чыгарып, сатып карарга телиләр. Бу проектны хәрәкәткә китерү өчен һәр мәктәптән берәр укытучыны алты ай дәвамында аграр университетта укытып кайтардык. Ә укучылар умартачылык гыйлемен шул ук вуз укытучыларыннан үз мәктәпләрендә алдылар.
Аграр сыйныфларда укучы яшьләрдә зур кызыксыну тудыра торган тагын бер юнәлеш бар, ул – ландшафт дизайны hәм бакча архитектурасы. Безнең балалар, ландшафт үзенчәлекләреннән чыгып, йорт-җирләрен матурларга, скверларны һәм паркларны бизәргә өйрәнәләр. 
– Уңыш югары булсын өчен әйбәт орлык һәм үсентеләр кирәк. Аларын кайдан аласыз?
– Менә анысы белән Балтач гимназиясендәге һәм районның кайбер мәктәпләрендә оешкан кооперация сыйныфлары шөгыльләнә. Ул мәктәпләрнең бишәр гектар җире бар. Без шуннан унар сутый җирне кооперация классларына тапшырдык. Бу язда «Татпотребсоюз» оешмасы һәм Казан кооперация институты кәбестә кәлшәләре, суган орлыклары бирделәр. Аларны мәктәпләргә бүлеп чыктык. Укучылар шуларны утырттылар. Мәктәп яны кишәрлекләрендә һәм теплицалардагы эш, Роспотребнадзор таләпләреннән чыгып, укучыларның үз теләкләре белән оештырыла. Әлбәттә, моның өчен мотивация булырга тиеш. Балаларны кызыксындыру өчен, сатылган уңыштан кергән акчаның бер өлеше аларга түләнә. Шунлыктан алар 14 практика көне урынына җәй буе эшлиләр.
«Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы», – ди халык, шаярып. Менә шул чутлауга игътибар итмәсәң, бер эштә дә уңышка ирешеп булмый. Хәтта яшелчә үстерүдә дә. Без әлеге проектны башлап җибәрер алдыннан мәктәп кооперативлары төзедек. Аларның эшчәнлеген җайга салуда Казан кооперация институты белгечләре булышты. Күп кенә җирдә шундый проблема килеп чыга: эшне гыйльми нигезләмәгәндә, аның актык максатына ирешеп булмый. Бу очракта сыйфатлы продукцияне үстереп, сертификат алсаң да, аның сатып алу бәясе түбән булырга мөмкин. Шуңа күрә без, бөтен мәктәпләрдән продукцияне җыеп, бер урында сату оештырабыз. Планда – мәктәп каршында әзерләүләр конторасы булдыру. Аграр классларда җитештерергә өйрәтсәк, кооперация сыйныфларында өстәмә укыту күбрәк сату  реализация белән бәйле.

ЗАКОН - БЕЗМЕ, ӘЛЛӘ ИЛӘК КЕНӘМЕ?


– Балалар уку елы дәвамында үзләре үстергән җиләк-җимешне мәктәптә ашый яки сата алсалар да, кайбер әти-әниләр җәен аларны мәктәп яны бакчаларына эшкә җибәрүгә каршы. Сездә бу мәсьәлә ничек куелган?
– Чыннан да, прокуратура тарафыннан балаларны мәҗбүри эшләтергә ярамый дип әйтелгән фикер кайбер кешеләрнең башына сеңгән. Ләкин кагыйдә – без түгел, ул иләк кенә. Бу очракта да ул хезмәтне катгый тыймый, чөнки ата-аналарның рөхсәте алынган очракта аңа каршылык юк. 14 яшьлек үсмерне, рәсми рәвештә эшкә алып, дүрт сәгать эшләтергә ярый. 17 яше тулган укучы 7 сәгатькә хәтле эшли ала. Бу шартлар укудан буш вакытка карый, ә мәктәптә укыганда, бала бер яки ике сәгать кенә эшли ала. Без законның каршылыклы тоелуына аптырап калмадык. Ризалыкны мәгариф идарәсе каршында оешкан ата-аналар советыннан алабыз. Ләкин һәр проектны башлап җибәргәнче, совет белән киңәшләшеп алу мөһим. Алар белән сөйләшкәндә, үзем яратып кабатлый торган бер фикерне җиткерәм: мәктәп укучысы тормышының өчтән бер өлеше мәгариф системасы белән бәйле. Димәк, аларны эшкә өйрәтү – ата-аналар белән мәктәпнең уртак бурычы. Бу беренче дәлил булса, икенчесе – эшләгәннәре мәктәп өчен булса, өйрәнгәннәре үзләре һәм гаилә өчен, дим. Картлык көнендә бала сиңа ярдәмче булсын дисәң, аны яшьтән үк эшкә, һөнәргә өйрәтергә кирәк. Монысы – исбатлауны таләп итми торган аксиома.
Мин Балтач районы мәгариф бүлегенә ТР Мәгарифне үстерү институтында заманча белем технологияләре кафедрасы мөдире булып эшләгәннән соң, 2014 елда кайттым. Ул чакта ата-аналар арасыннан хәтта балама парта сөртергә кушканнар дип шикаять белән килүчеләр дә бар иде. Шулай ачуланышып йөргән ата-аналарның берсе әле күптән түгел генә рәхмәт әйтеп чыкты. Укытучыларга да, ата-аналарга да киңәшем шул: законны дөрес итеп укырга кирәк. Законда баланы эшләтергә ярамый дигән сүзләр юк. Анда бары тик «с соблюдением определенных мер» дип язылган. Хәзерге җәмгыятьтә яшәүче балалар һәм ата-аналар үз хокукларын яхшы белә, тик үзләренең бурычлары турында оныталар. Укытучыны хурларга яки куркытырга берничек тә ярамый. Һәр кешене, бигрәк тә баланы, әйләнә-тирәдәге мохит һәм гаиләдәге мәнфәгать тәрбияли. Әгәр өендә укытучыларны гаепләп сөйлиләр икән, балада педагогка карата хөрмәтне үтерәләр һәм аның фәне белән кызыксынуны бетерәләр дигән сүз.
Укытучы һөнәре даими рәвештә белемне күтәреп торуны таләп итә. Заман укытучысы, үз предметы белән беррәттән, икътисад, юриспруденция өлкәсендә дә тирән белемле булырга тиеш. Безнең укытучылар, мәктәп җитәкчеләренең күпчелеге – шундый күпкырлы шәхесләр. Киләчәктә икътисади сыйныфларга җыеп, укучыларга гына түгел, барлык теләгән кешеләргә – укытучыларның үзләренә, эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә икътисад белеме бирү турында уйлыйбыз. Заманнан калышырга теләмәгән кеше үзен һәрьяклап үстерергә омтыла. Менә без мәгариф идарәсе каршында инглиз теленә өйрәнү курслары оештырган идек. Халык бик теләп йөри. Шуны да әйтим: күп проектларыбызны грантлар хисабына алып барабыз. Ә аграр сыйныфлар оештыру идеябез Марат Готович Әхмәтовның ярдәме белән шулай колачлы итеп тормышка ашырылды. Районның хәзерге җитәкчелеге дә, мәгариф өлкәсендә ул башлаган юнәлешне дәвам итеп, аны заманга яраклы итү юлыннан бара.

ДИСТАНТТА ЧЫНЫГУ


– Мондый зур эшне башкарып чыгу өчен, педагогларның да бик әзерлекле булуы кирәк. Ни дисәң дә, ул бит төп мәктәп предметларына өстәмә буларак оештырыла.
– Бу яктан шикләнмәскә була. Безнең педагогик коллективларда көчле укытучылар тупланган. Онлайн укыту тәҗрибәсе шуны тулысынча раслады. Хәзер җәмәгатьчелектә башка вузга укырга керә алмаганнар педагогика институтын сайлый дигән көфер фикер урнашты. Бәхәсләшмим, андыйлар да бардыр. Ләкин миңа – нәселебездәге 56 нчы педагогка моны ишетү бик авыр. Яшерен-батырын түгел: түләүле укытуга күчү аркасында хәзер педагогика юнәлешендә генә түгел, күп кенә башка белгечлекләр буенча да төпле белем эләкми. Ләкин һәр оешма, шул исәптән район мәгариф идарәсе да яшь белгечләрне кабул иткәндә, иләп, көрпәсен өстә-читтә калдыра ала бит. Үзем, мәсәлән, нәкъ шулай эшлим. Башлап, дипломны карап, төп фәннәрдән куелган билгеләргә күз төшерәм. Укытучы һөнәрен сайлауның сәбәпләрен сораштырам. Мәктәп ул – озак вакытлы инвестиция. Бер ел эшләп кенә уңышка ирешеп булмый. Хәтерлисезме, кешесез утрауга эләккән Робинзон Крузо беренче уңышын 7 елдан соң гына ала. Укытучының хезмәте дә нәкъ шундый. Исәпләп карасаң, V сыйныфтан алып нәтиҗә күренерлек XI сыйныфка кадәр җиде ел уза бит. Баланы орлык белән чагыштырырга була. Орлыкны уңдырышлы җиргә утыртасың, селекция үткәрәсең, тукландырасың, су сибәсең. Шуннан соң гына уңыш җыясың. Безнең шундый бер директор бар: мәктәбенә укытучы итеп бары тик көллият, вуз тәмамлаган үз укучыларын гына кайтара.
– Узган уку елының үзенчәлекләре хәтта иң уңышлы эшләгән мәгариф системаларын да дер селкетте. Сез дистант чорын ничек кичердегез?
– Дөресен әйтсәм, классик укытудан онлайн белем бирүгә күчү балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә, укытучылар өчен дә шактый авыр вакыт булды. Ярый әле, без алдан беркадәр әзерлек алып барырга өлгергән идек. Интернет мөмкинлеген тикшереп, барлык мәктәпләрне ике төркемгә бүлдек, кайбер кечкенә мәктәпләрдә укуны икенче сменага билгеләдек. Дистанцион укыту алдыннан укытучылар берничә курс укыдылар. Аны безгә ТР Мәгарифне үстерү институты hәм Мәгариф hәм фән министрлыгы тәкъдим итте. Аларның берсе «Безопасность в сети интернет» («Интернетта иминлек») дип аталды. Бу бик мөһим иде, чөнки балаларга, сәламәтлек турында онытып, көне-төне Интернетта утыру җае чыкты бит. Икенче курс дистанцион укытуның мөмкинлекләренә багышланды.
Конференцияләр үткәрү өчен Learning apps hәм Google Meet платформалары сайланды. Укучыларга, укытучыга hәм директорга, анда кереп, дәресләрне тыңлау бик уңайлы булды. Район мәгариф идарәсе мөдире hәм методистлар – барыбыз да, онлайн укытуның нечкәлекләрен өйрәнеп, каникул вакытында укытучылар белән уртаклаштык. Укытуны иртән сигезенче яртыда физкультура дәресеннән башлап җибәрә идек, ул үзенә күрә флешмоб кебек килеп чыкты. Дистанцион укыту вакытында балага яңа тема аңлату бик кыен, барлык балалар да фәннәрне компьютер аша үзләштерә алмый. Шунлыктан һәр укытучыга уртача 18 – 20 сәгать эшләргә туры килде. Алар платформага керергә өлгермәгән балаларга, эштән соң калып, өр-яңадан бөтенесен аңлатырга тиеш иде. Һәр уку елы башында ата-аналар җыелышы үткәрәбез. Шунда аларга Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча бала нинди күнекмәләр hәм компетенцияләр күрсәтергә тиешлеген аңлатабыз. «5»ле яки «4»ле алыр өчен укучыларның җаваплары нинди таләпләргә туры килергә тиеш – монысын да шунда ачыклыйбыз. Ата-аналар hәм укытучылар арасында конфликт булмасын өчен, документка кул куйдырып алабыз. Бездә укытучыларның балаларга бәяне объектив бирү-бирмәвен ачыклау өчен эчке мониторинг эшли.
Бу очракта ата-аналарга аңлашылмаган сораулар калмый. Безнең төп бурыч – сыйфатлы, объектив белем бирү. Бөтен әти-әни үзенең баласын белемле, акыллы, зур кеше итеп күрергә тели, шуңа да карамастан гаиләдә бала культы ясарга ярамый. Кайбер бала математиканы яки физиканы аңламый. Бу очракта мәктәпнең төп бурычы – баланың бөтен мөмкинлеген өйрәнеп, аңа тормыш юлын күрсәтү.
Икенче проблема – бала әти-әни теләге буенча укып чыга, ләкин аннары сайлаган юнәлеше буенча эшләми. Алтын медальгә мәктәпне тамамлап, югары белемле кибетче булып эшләүчеләр бар. Бу – бик аяныч хәл. Мондый очракта без икенче юнәлеш буенча белем алырга киңәш итәбез. 18 яшьтә барлык бала да үзенең максатын ачыклый алмый. Моның өчен психологлар алар белән берлектә профориентация эше алып бара. Белгечләр «Эфектон студио» дигән программа буенча эшли. Ул балаларның булган потенциалын ачарга булыша. IX, XI сыйныф тамамлаучыларга профессиональ киңәшләр бирелә. Бу – бик зур ярдәм, аеруча БДИ сайлаганда. Шактый гомер Казанда яшәгәнлектән, безнең үз балаларыбыз укуларын шунда дәвам итеп, кызыбыз – 4 нче кызлар гимназиясен, улыбыз   7 нче лицейны тәмамладылар. Интернатта яшәделәр. Үзем педагог булсам да, имтихан бирү өчен мин күздә тотканны гына түгел, укытучылары тәкъдим иткән фәннәрне сайладылар. Алар хәзер Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ике профильле белем алып, педагог булырга әзерләнәләр. Мин моның өчен бик рәхмәтле, чөнки ничә еллар баламны якыннан белгән педагоглар аларга дөрес киңәш бирде.
Баласы зирәклеге буенча технарь булган бөтен ата-ананың да аны Казанда укыту мөмкинлеге юк, шуңа күрә үзебездә Казанның «Инженерлык үзәге» лицее директоры Венера Кәшиевна Хәйретдинова белән берлектә Балтач гимназиясендә инженер класслары ачтык. Быел анда өч сыйныф җыйдык, IV сыйныфка балалар кабул итәбез. Анда балалар төрле авыллардан килә. Әти-әниләр өчен укыту түләүле. I сыйныфта аена – 5 мең, V сыйныфта 7 мең сум түләү каралган. Норма мәктәбендә төрле яшьтәге төркемнәр оешты. Алар төшке аштан соң максатчан укыйлар.
Бу сыйныфларда чын инглизләр өстәмә техник инглиз теле укыталар. Ул татар теле нигезендә алып барыла. Укучылар scretch, ardwin winter – программалаштыру, графика, дизайн фәннәрен дә өйрәнәләр. Бу юнәлешне укыту өчен Казаннан махсус белгечләр алып киләбез. Укытучыларга вакытлыча мәгариф идарәсе бинасында яшәү урыннары булдырдык. Мондый тырышлыкта иң мөһиме – балалар, яшьтән кубарылып, Казанга китмиләр, холыклары ныгыганчы гаиләдә, ата-ана янында яшәп белем алалар.
                                                                                      Сөмбел ТАИШЕВА

 

P.S.  “Мәгариф” журналының баш мөхәррире, “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева Балтачка буш кул белән килмәде. Ул  район мәктәпләренә һәм тарих укытучыларына 66 данә,  “Татмедиа” АҖнең “Мәгариф” филиалы һәм “Татнефть” Хәйриячелек фондының “Рухият” проекты вәкилләре грант бүләге булган  китапларын да тапшырды. 
-“Волжская Булгария и Великая Степь”  китабының дөньяга килү тарихы кызыклы. Нефтьчеләр акчасына “Рухият” нәшриятында 2002 елда ук чыккан беренче томны бүләк итеп алган Санкт–Петербург эшмәкәре, әтисе – Казан татары, әнисе Кырым татары булган Шәрифҗан Сухов икенче томны әзерләүгә үз теләге белән финанс ярдәме күрсәткән. Бу китап республика мәктәпләренә дә нәкъ шул – иганәчелек юлы белән килеп ирешә. “Татнефть”нең Хәйриячелек фонды Республика юбилее уңаеннан грантлар игълан иткән иде. Аны отканнар арасына уку йортларына таратылырга тиешле әлеге басма да эләккән. Иманым камил, бу китаплар тарих укытучыларының өстәл китабы булачак. Дәрес бирәме алар, яки укучыларын олимпиадаларга, БДИга әзерлиләрме – әлеге китапларның ярдәме бик зур булачак, – диде Сөмбел Нурислам кызы бүләкләрне   тапшырганда. 
 Мондый бүләк  бу көннәрдә Арча  педагогларына да барып иреште.  
 
 
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ