Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелеше бәясе 17,73 млрд сум тәшкил иткән

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектлар төзү» темасына матбугат конференциясе булып узды. Биредә сүз мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл клублары төзел...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектлар төзү» темасына матбугат конференциясе булып узды. Биредә сүз мәктәпләр, балалар бакчалары, авыл клублары төзелеше, җирлек Советлары (башкарма комитетлары) биналары, универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше турында барды.
Соңгы 8 ел дәвамында «Бәләкәч», «Юл картасы», «Торак» программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук программадан тыш чаралар аша гомуми егәрлеге 31 490 урынга исәпләнгән 210 балалар бакчасы (төзелеш кысаларында) төзелгән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелеше бәясе 17,73 млрд сум тәшкил иткән. 2018 елда төзелеше 672,9 млн. сумлык җиде балалар бакчасы (785 урын) булдырылган.
- 2019 елга 28 объект төзү планлаштырылган. Бу –Казан шәһәренең «Светлая долина» торак комплексында 340 урынлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм 27 балалар бакчасы, – дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гимаев.

Гомуми белем бирү оешмалары төзелешенә килгәндә: 2018 елда 4,65 млрд.сумга 10 мәктәп (95497 урын) төзелгән. Агымдагы елның 12 июленә карата мәгълүмат буенча 15 объектны төзү эшләре алып барыла.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ