Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә яшь укытучылар җитми

Россия мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның 23 %  пенсия яшенә җиткән. Ә педагогик уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең нибары 30 % гына мәктәпне сайлый. Бу саннар бүген Белгород шәһәрендә узучы Р...

Россия мәктәпләрендә эшләүче укытучыларның 23 %  пенсия яшенә җиткән. Ә педагогик уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең нибары 30 % гына мәктәпне сайлый. Бу саннар бүген Белгород шәһәрендә узучы Россиякүләм авыл укытучыларының съезды барышында игълан ителде. 
«Укытучылар коллективының өчтән бере лаеклы яшьтәге кешеләр. Бездә бүген 23 процент укытучы пенсия чиген узган һәм 19 проценты пенсия яшенә җитүчеләр, 5,9 проценты - 29 яшькә кадәрге укытучылар», - диде РФ Мәгариф министры Ольга Васильева.
Университетларда педагогик кадрлар әзерләү өчен шактый бюджет урыннар каралган. Кызганычка каршы, студентларның нибары яртысы гына соңгы курска кадәр укый. Мондыйларның  да өчтән ике өлеше язмышын укытучы һөнәре белән бәйләми.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ