Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш мәктәбендә – “Чемодандагы музей”

Туган ил, туган җир, олы һәм кече ватаным. ... Кече ватаныңны ярату өчен аны яхшы итеп белергә кирәк. Өскә ыжгырып килүче глобальләшү шартларында ничек итеп телне, гореф-гадәтләрне, тарихыбызны саклап...

Туган ил, туган җир, олы һәм кече ватаным. ... Кече ватаныңны ярату өчен аны яхшы итеп белергә кирәк. Өскә ыжгырып килүче глобальләшү шартларында ничек итеп телне, гореф-гадәтләрне, тарихыбызны саклап калырга соң? Балаларда ничек итеп үз кече ватаныңа мәхәббәт тәрбияләргә? Бу сорауларга җавап эзләү мәктәбебездә “Туган төбәкне өйрәнү” музее булдыру уена китерде. Музей булдыру түбәндәге максатны күздә тотты: өзелеп баручы буыннар бәйләнешен ныгыту, югалып баручы туган җиргә мәхәббәтне кире кайтару.

 
Музеебыз белән күбрәк кешене таныштыру максатыннан без узган уку елында “Чемодандагы музей” проекты булдырган идек. Әлеге проект төрле сәбәпләр аркасында мәктәп музеена килә алмаучыларга экскурсия уздыру өчен бик уңайлы. Һәм без бу үзенчәлекле музейны бүгенгедәй коровирус зәхмәте аркасында килеп туган үзгә вазгыять шартларында.
“Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләре мөстәкыйль рәвештә төрле тематика буенча “Чемодандагы музей” проекты буенча экскурсияләр оештырылар. Үзләре экспонатлар сайлап алалар, сөйләү формасын уйлыйлар. Сөйләмнәренә тыңлаучылар белән кире элемтә элементлары (сорау-җавап рәвешендә) кертәләр.
Фотоларда тәкъдим ителгән экскурсия «Үткән сугыш каһарманнары» дип атала һәм авылдашыбыз, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, сугышта отделение командиры булган, сугышлардан исән-сау кайтып, калган гөмерен үз авылы балаларын укытуга багышлаган Хуҗи Әүхәди улы Шәяхмәтовка багышланган.
Туган төбәккә мәхәббәт үзең туган урыннан башлана. Кайвакытта чемодан алып, аңа никадәр яхшы хатирәләр тутырасы килә. Кешенең эчке дөньясы да аның тарафыннан тутырыла торган чемоданны хәтерләтә. Күпме чемоданнар, күпме кабатланмас язмышлар. ... Әлеге чемоданны ачып, уникаль артефактлар күрергә була. Алар – безнең эзләнүләр нәтиҗәсе.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү музее” җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ