Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш мәктәбендә – «Игелек ярминкәсе»

«Изгелек кыл да суга сал», – ди халык мәкале. Әлеге әйтемнең тирән мәгънәсен сүз белән генә аңлатып булмыйдыр, мөгаен.Декабрь аеның беренче ункөнлеге республикабызда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, я...

«Изгелек кыл да суга сал», – ди халык мәкале. Әлеге әйтемнең тирән мәгънәсен сүз белән генә аңлатып булмыйдыр, мөгаен.
Декабрь аеның беренче ункөнлеге республикабызда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ягъни инвалидлар декадасы буларак билгеләп  үтелә. Ел да шушы ункөнлек кысаларында безнең Урта Кирмән урта мәктәбендә төрле чаралар уздырыла. Алар арасында инде традициягә кергән «Игелек ярминкәсе» аеруча күңелле чара булып тора. Быел да аны зурдан кубып оештырдык. Әлеге ярминкәдә укучыларыбыз һәм аларның әниләре күңел җылысын биреп әзерләгән сый-нигъмәтләрдән өстәлләр сыгылып торды. Бу көнне мәктәбебездә иртәдән үк бәйрәм рухы тантана итте. Ә иң күңеллесе – тәм-томнар сатып җыелган акчаны ярдәмгә мохтаҗ  кешегә тапшыру.

Быел уздырылган «Игелек ярминкәсе»ннән кергән акчаны кайчандыр үзебезнең мәктәптә укып чыккан кызның ДЦП диагнозлы баласына  тапшырдык. Шундый үрнәктә укучыларыбызда башкаларга карата игелек хисе тәрбияләргә тырышабыз. Балаларның үзләренең дә күңелләре күтәренке, шат иде. Кешегә эшләгән яхшылыкның меңе белән үзләренә әйләнеп кайтасын белә бит алар.
Гөлназ ИСКӘНДӘРОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ