Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш төбәгенә рәхим итегез!

Бу җәйдә Татарстанда ике көнгә исәпләнгән «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» дип аталучы туристик турлар эшли башлады. Аның максаты – шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанның теге яки бу районына барып, анд...

Бу җәйдә Татарстанда ике көнгә исәпләнгән «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» дип аталучы туристик турлар эшли башлады. Аның максаты – шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Татарстанның теге яки бу районына барып, андагы тарихи һәм мәдәни урыннар, бу төбәкнең үзенчәлекле яклары, табигате белән таныштыру. Экскурсия урынына килү туристларның үз исәпләренә башкарыла.

Мондый маршрут республикабызның унга якын районына тәкъдим ителә. Шуларның берсе – безнең Мамадыш районы.
Районның Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Минзилә Садриева, Гөләндәм Даутова килгән кунакларга бай эчтәлекле программа тәкъдим итәләр. Маршрут районыбызның йөзек кашы булган, һаман да серләрен ачып бетермәүче Болгар шәһәрчеге – Кирмәнчек урынына экскурсия белән башланып китә. Болгар дәүләтенең төньяк чикләрен саклаучы крепостьның тарихы, юкка чыгу сәбәпләре, халкының көнкүреше белән якыннан танышу мөмкинлеге бирелә. Шунда ук вакытында Сөембикә-ханбикә тукталган Изгеләр чишмәсе суыннан авыз итеп булачак, Сөембикә күз яшьләре тамган урыннан типкән Күз чишмәсе суы белән шифаланырга тәкъдим ителә. Бу төбәк белән бәйле легенда – риваятьләргә дә зур урын бирелә.
Аннан соң туристлар Мамадышка юл ала. Анда кунакханәгә урнашалар. Районыбызда җитештерелә торган азык-төлек товарлары сатып алу мөмкинлеге тудырыла. Көндезге аштан соң, туристларга ирекле вакыт бирелә. Алар Нократ елгасы яр буе, «Яшьлек» скверы белән хозурлана алалар, районыбызның иң биек ноктасы – Пузанка тавына күтәрелеп, Гражданнар сугышы булган урыннарны күрә алалар.

Икенче көнне иртәнге аштан соң аларны экскурсовод тарихи Совет урамы буйлап экскурсиягә алып китә, ул шәһәр музеена экскурсия белән тәмамлана. Музейда безнең төбәкнең үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен чагылдыручы бик күп экспонатлар, күпмилләтле районыбыз халыкларының этнографиясе тәкъдим ителә. Л.Н.Толстой, «Арабелла» фрегаты белән Мамадыш арасындагы бәйләнешнең сере чишелә. Көндезге аштан соң  музейда туристларга үзенчәлекле мастер-класс тәкъдим ителә. Ул Мамадышның туристик сувенирын ясауга багышлана, бер сувенер аша районның бөтен тарихы гәүдәләндерелә. Кунаклар беркайда да аналогы булмаган сувенер алып китү мөмкинлеге алалар.

Мастер-класстан соң кунакларга тагын ирекле вакыт бирелә. Бу вакытта өстәмә түләү исәбенә башка чараларда катнашырга мөмкин яки шәһәр буенча фотосессия узарга һ.б. мөмкин.
Менә шушындый бай программа тәкъдим ителә Мамадыш җирендә. Тулырак мәгълүматны «Визит Татарстан» сайтыннан  https://kazantravel.ru/trip/1001ydovolstviemamadish/ сылтамасы буенча табарга мөмкин.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы, «Туган якны өйрәнүчеләр» түгәрәге җитәкчесе

Фотолар авторның шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ