Мамадыш төбәгендә – Кирмән җыены

Мамадыш районынының Урта Кирмән авылы янындагы борынгы Кирмәнчек шәһәрлеге ядкаре булган Изгеләр чишмәсе тугаенда милләтебезнең тарихын барлауга, гореф-гадәтләребезне яңартуга, Болгар дәүләтенең әһәмиятле форпосты булган Кирмәнчек шәһәрчегенең дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган олуг вакыйга – Кирмән җыены узды. Идея авторлары район хакимияте һәм районның «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы булган бу чара беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, җыенга Казаннан, Чаллыдан, шулай ук башка шәһәр һәм районнардан бик күп кунаклар кайткан иде. Чарада танылган галимнәребездән Фаяз Хуҗин, Нурулла Гариф, Нәҗип Нәккаш, эзтабар якташ язучыбыз Шаһинур Мостафин һәм башкалар катнашты. Җыен Урта Кирмән үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән, тулысы белән төбәк тарихына багышланган риваять, легендаларга нигезләнеп эшләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Сәхнә янында көн дәвамында балалар өчен татар халкының чүлмәк ясау, тиредән төрле бизәкләр эшләү, ук ату, йон эрләү һәм башка борынгы кәсепләре тәкъдим ителде.

Ачылыш тантанасында чыгыш ясаган, Кирмәнчек шәһәрлеге тарихын ныклап өйрәнгән галим Фаяз Хуҗин болай дип сөйләде: «Борынгы Кирмән урнашкан шушы җирлек бик уникаль. Ни өченме? Чөнки Кирмән тирәсендә борынгы шәһәрлек, өч борынгы Болгар авылы бар. Бу тирәдәге Ханнар зираты үзе генә дә ни тора! Боларның барысы да – татарның тарихи мирасы.

Кирмән беренче тапкыр 1395 елда рус елязмаларында телгә алына. Бу –Алтын Урда чоры. 1399 елда тагын бер тапкыр телгә алына. Икесендә дә рус илбасарларының монда сугыш белән килүләре, шәһәрне талаулары, яндырулары һәм китүләре әйтелә. Кирмән шул вакытта беткәнме? Анысы билгесез, әмма шушы факт Кирмәннең бай булуын күрсәтә. Бай булмаса, Новгородтан килеп, Идел аша төшеп, Нократка чыгып, бу якларга кадәр килеп талап тормаслар иде аны. Без менә шул каланы казыдык, бик күп табылдыклар килеп чыкты». Фаяз Хуҗин сүзләрен йомгаклап, Кирмән җыены киләсе елда уздырыла калса, балаларны күбрәк алып килергә, аларга бу җирлек турында мәгълүматны җиткереп калырга чакырды. «Тел генә түгел, тарих та милләтебезне саклый. Бәлки тарих күбрәк тә саклый торгандыр әле. Чөнки тарих кешегә горурланык хисе бирә. Алар: «Менә безнең бабайлар нинди булган! Шул бабайларның телен без онытырга хаклымы?» – дип уйлана башлый. Шуңа, бу тәкъдимемә игътибар беләнрәк карагыз һәм киләсе елга күбрәк балалар белән килегез. Колакларының бер чите белән генә тыңласалар да, кимендә Кирмән дигән сүз исләрендә калыр иде», – диде галим.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты

Добавить комментарий