Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш үз Шаһинурын онытмый

Бүген Мамадыш сәнгать мәктәбенең концерт залында эзтабар язучы Шаһинур Мостафинның туган көне уңаеннан искә алу кичәсе узды. Кичәне район хакимияте, райондагы «Агымсу» иҗат берләшмәсе, район мәдәният...

Бүген Мамадыш сәнгать мәктәбенең концерт залында эзтабар язучы Шаһинур Мостафинның туган көне уңаеннан искә алу кичәсе узды.
Кичәне район хакимияте, райондагы «Агымсу» иҗат берләшмәсе, район мәдәният бүлеге, район үзәк китапханәсе, Туган якны өйрәнү музее бергәләп оештырган иде. Кичәдә шулай ук Казаннан әдипнең хәләл җефете Фирая ханым Маликова, журналист, кинорежиссёр, сценарист Нәсүр Йөрешбаев, «Балалар әдәбияты» музее җитәкчесе Фәридә Сәлимова, редактор Азат Низамиев, бертуган сеңлесе Илсөяр Тимербаева, район җәмәгатьчелеге катнашты. Сүз алып сөйләүчеләр Шаһинур Әхмәтсафаны җылы сүзләр белән искә алдылар, аның турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

Шаһинур аганың якты истәлегенә багышлап, 2021 ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан районыбызда «Шаһ нуры» исемле шигъри бәйге оештырылган иде. Әлеге кичәдә бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр бүләкләр алды. 1 нче урынга – Сәйдә Исхакова, 2 нче урынга – Зөһрә Хәсәнова белән Әдилә Гарипова, 3 нче урынга Сәйдәш Садриев белән Әмир Фәрхуллиннар лаек дип табылды.

Кичә район сәнгать осталары чыгышлары белән үрелеп барды.


Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ