Мамадышның бер мәктәбеннән – биш әфганчы

Чикләнгән гаскәрләр сафында Туган ил фәрманын үтәп, 1979 елдан башлап ун ел буена Әфганстанга кертелгән 18 – 20 яшьлек егетләр дә инде 60 яшь чигенә якынлаша. Совет иленә әлеге канлы сугыш бик кыйммәткә төште. Бу – тән тиресе сөяккә ябышырдай кызу булган 2238 көн, яу кырында ятып калган 15 меңнән артык солдат, йөрәк парәләрен югалткан күпме ата-ана, күпме тумый калган сабыйлар, гомерлек гарип калган меңнәрчә ир-егет. Гәрчә, безнең өчен бөтенләй чит-ят илдәге сугышның кирәксезлеге һәм гадел түгеллеге хакында дөньядагы тынычлык һәм ирек сөюче бар халык шауласа да, бу коточкыч мәхшәрне уйлап тапкан кешеләрнең исемнәрен аермачык атарга базмадылар. СССР Югары Советының 1989 елның мартында сайланган яңа составы гына гаеплеләрнең исемнәрен бар җиһанга белдерергә батырчылык итте.

Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбендә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 31 еллыгы уңаеннан чара узды. Аны мәктәпнең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Илнур Галимҗан улы Шакирҗанов әзерләгән иде. Укучыларга әлеге ил турында мәгълүмат җиткерелде һәм сугышның сәбәпләренә кыскача анализ ясалды. Шушы көн уңаеннан бай эчтәлекле күргәзмә дә оештырылды. Укучылар атна буе Әфган сугышы турында күргәзмәгә куелган материаллар белән таныша алды. Күргәзмәнең бер өлеше мәктәбебезне тәмамлап, шушы илдә интернациональ бурычларын үтәгән Альберт Гәрәв, Хамис Нуруллин, Рифат Искәндәров, Илнур Сафинга һәм мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы, әфганчы Фәрит Гасыймовка багышланган иде.

Мәктәптәге чара Әфган мәхшәре корбаннарын бер минут тын калып искә алу белән тәмамланды.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районының Балалар һәм яшүсмерләр йорты каршындагы «Туган якны өйрәнүчеләр» берләшмәсе җитәкчесе

Добавить комментарий