Татар теле татардан башка беркемгә дә кирәкми

Татарстан Дәүләт Советында ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узды. Комиссияне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли.

– Татар теле проблемасы сезнең барыгыз өчен дә ихлас якын һәм таныш тема. Дистә еллар дәвамында җыйналып килгән һәм соңгы елларда бигрәк тә катлауланган проблема бу. Гәрчә, республикабызда тел проблемаларына кагылышлы аның премьер-министры җитәкчелегендәге совет, Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры җитәкчелегендәге ведомствоара комиссия эшләп килә. Шулар янына яңадан нәкъ менә татар теленә кагылышлы махсус комиссия төзелү, әлбәттә, сезнең белән безгә ул комиссиянең эшен эшлекле һәм нәтиҗәле итү өчен зур бурыч йөкли. Рәсми игълан ителгән көннән башлап социаль челтәрләрдә комиссия эшчәнлегенә кагылышлы төрле фикерләр бар. Әмма безнең төп максатыбыз бар кешегә дә ошау түгел, иң мөһиме – кыйблабыз дөрес булсын. Комиссиянең киләчәктәге эшчәнлегендә яңа фикерләр, отышлы алымнар тәкъдим итәргә сәләтле кешеләр, бигрәк тә яшьләр бар икән, без аларның фикер-тәкъдимнәрен кабул итеп, аларның мөмкинлекләрен комиссия эшчәнлегенә тулысынча җигә алабыз.
Безнең комиссиянең төп максаты – конкрет гамәлләр аша телебезнең кулланыш даирәсен киңәйтү. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, телебезнең кулланылышына ихтыяҗ булдыру һәм мөмкин булган дәрәҗәдә үсеш шартлары тудыру.

Бу – минем шәхси фикерем: республикабызда татар теленең бүгенге проблемасы – ул күпләгән милләттәшләребездә телебезгә карата рухи ихтыяҗның елның елында кимү баруы. Аңа милли горурлыгыбыз, әти-әниебезнең теле дип карау түгел, ә миңа тормыш итү өчен нәрсә бирә соң ул дигән сорау күзлегеннән килгән мөнәсәбәт сизелә. Моны, үзенә күрә, вак җанлылык дип әйтергә кирәк. Ә безнең милләт өчен вак җанлылык бигрәк тә куркыныч. 2000 нче еллардан башлап, татар теле, дәүләт теле булуына карамастан, елның елында зур югалтулар кичерә бара. Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре аны азмы-күпме дәрәҗәдә өйрәнергә тиеш иде. Әмма ләкин бу юнәлештә дә теләгән нәтиҗәгә ирешә алмадык. Вакыт һәм тормыш шуны раслады: татар теле татардан башка беркемгә дә кирәкми. Телебезне саклап калу – бары тик татар халкының эше. Аны безнең өчен кемдер, бигрәк тә читтән килеп, якламаячак. Телебезне үзебезнең милли байлыгыбыз дип саныйбыз икән, киләчәк буыннарга пөхтә итеп тапшырырга бурычлыбыз. Киресенчә булган очракта бу байлык җуелачак, һәм акрынлап милләт үзенең эчтәлеген дә югалтачак», – диде ул үз чыгышында.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Добавить комментарий