Марсель Шәйдуллинның сөенечләре һәм көенечләре, яки Азнакайга сәләтле балалар мәктәбе кирәк!

Барыбыз да 1 сентябрьдән мәгариф өлкәсендә үзгәреш­ләр көтәбез. Беренчесе инде билгеле. Яңа уку елында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл мәктәпләре арасында рейтинглар төземәячәк. Узган уку елында исә, белгечләр фикеренчә, Азнакай районының өч урта гомуми белем бирү мәктәбе «Иң яхшы 100 мәктәп» рейтингына кергән: боларКәкреЕлга авылы, Җиңү бис­тәсе мәк­тәпләре һәм Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбе.

Район үзәгеннән егерме генә чакрымда урнашкан Үчәлле әниемнең туган авылы булганлыктан, Азнакай турында андый күңелле яңалыкларны ишетү минем өчен аеруча күңелле. Шулай да җир куеныннан 75 ел буе нефть куалаган төбәкнең мәгариф өлкәсендәге шартлары һәм уңышлары аның ил, республика хәзинәсен үрчеткән тырышлыкларына бәрабәр, ягъни пропорциональ түгел кебек тоела. Бу хис, Азнакай шәһәре һәм муниципаль район җитәкчесе Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин белән очрашкач, тагын да көчәя төште. Хәер, барысын да рәттән сөйләп китик әле.

Район башлыгына бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, мәгариф системасына җәмгыятьтәге мөнәсәбәт, бу өлкәдәге заман проблемалары турында сорау арты сорау яудырганчы, без шәһәр һәм район мәгариф бүлегенең яңа җитәкчесе Альберт Рахманов белән соңгы елларда яңартылган шәһәр үзәген, өр-яңа этнография музеен, Җиңү паркын карап чыккан идек инде. Арада иң гаҗәп­ләндергән проектларның берсе – урманга охшаш парк ышыгында, Ауропадагы кебек, ачык һавада җәйрәп яткан ике бассейн булды. Сәгать уннан башлап кичке алтыга кадәр теләсә кайсы ата-ана биредә балалары белән бергәләп су коена ала. Коенучыларның куркынычсызлыгын биш су сакчысы тәэмин итә. Берничә атна элек кенә монда Нептуп бәйрәме үткәрелеп, ул җиде меңнән артык кешегә сөенеч биргән. Укытучылар, нефтьчеләр, башка һөнәр ияләре, җитәкчеләр белән бергә су уеннары, волейбол уйнап күңел ачканнар. Халык өчен әһәмиятле социаль проектлары белән бөтен Рәсәйгә танылган «Татнефть» акционерлык җәмгыяте, 55 миллион акчасын кызганмыйча, азнакайлыларга шундый заманча бүләк ясаган.

Марсель Зөфәрович белән бер өстәл артына утыргач, моның әле Азнакайга яңа төсмер бирәчәк корылмаларның соңгысы булмавы ачыкланды.

– Иң зур проектларның берсе алда әле, – диде район башлыгы, уйланганның чынга ашасына зур ышаныч белән. – Быел «Чатыр тау» спорт комплексы артында яңа ачык теннис корты төзибез. Моның өчен «Татнефть» 200 млн акча сум акча вәгъдә итте. Шуннан ерак түгел генә, заман таләпләренә туры китереп, 220 сабыйга исәпләнгән яңа балалар бакчасы корып куячакбыз. Шулай итеп, бер үк микрорайонда балалар өчен дә, яшүсмерләр өчен дә уңайлы тәрбия hәм сәламәтлек комплексы булдырылачак.

Марсель Зөфәровичның әйтүенә караганда, 1 млрд 400 мең сум тәшкил иткән район бюджетының биштән дүрт өлешен, ягъни 80 процентка якынын мәгариф өлкәсенә караган чыгымнар алып тора. Беренче карашка зур сумма кебек тоелса да, ул – тулаем, югарыдан педагогларга хезмәт хакы түләү, торак-коммуналь хезмәт чыгымнарын каплауга тәгаенләп җибәрелгән сумма. Бүгенге көндә районда 9 филиалы белән 22 мәктәп һәм 43 балалар бакчасын үз эченә алган белем бирү оешмаларының оптималь челтәре булдырылган дип саныйлар. Мәктәпләр, тулы булмаган урта һәм урта белем биргәндә үк, махсуслашуга йөз тота. Мисал өчен, 7 нче мәктәптә – биология-химиягә, 700 укучысы булып, иң зурдан саналган 4 нче мәктәптә күбрәк физика, математикага басым ясыйлар. 1 нче мәктәп гуманитар фәннәрне укыту, шул исәптән факультатив рәвештә кытай телен өйрәнү белән аерылып тора. 2 нче мәктәпнең атналык укыту планында 6 сәгать инглиз теле каралган.

Cоңгы өч елда Азнакай районы укыту-тәрбия буенча ун бас­кычка күтәрелеп, республика күләмендә 9 нчы урынга чыккан. Узган уку елында өлгергәнлек аттестаты алган 253 баланың 60 проценты югары баллга лаек булган, шуларның 151е 80 баллдан югары күрсәткечкә ия.

Июль аенда Азнакай муниципаль районы, үзләренең 2017 – 2018 уку елы нәтиҗәләрен республика күрсәткечләре белән чагыштырып, бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм төп дәүләт имтиханы (ТДИ) буенча нәтиҗәләр ясаган.

– Быел ТДИ нәтиҗәләре үткән ел белән чагыштырганда югарырак булды. Без моның өчен шатланабыз, чөнки хәзерге вакытта дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белем бирү сыйфатының төп күрсәткече булып тора, – дип сөйли район башлыгы. – Ләкин күп кенә әти-әниләр безне аптырашта калдыра торган бер үк сорауны бирәләр: югары белем алырга исәбе булмагач, безнең балага нигә кирәк ул БДИ?

Хакимнең фикерен уртаклашкан кебек, уку елы ахырында районның Тымытык гомуми урта белем бирү мәктәбенең бер укытучысы нибары сигез балага аттестат бирүләре, шуларның икесе мәктәпне медальгә тәмамлавы турында сөйләп торган иде. Бу мәгълүмат мине шаккаттырды. Ник дигәндә, икешәр-өчәр параллель класс чыгарып, шуларның кимендә яртысы югары уку йортларына керүче һәм республикага бик күп тармак җитәкчеләре, галимнәр, күренекле белгечләр биргән атаклы Тымытык мәктәбе бит ул!

Марсель әфәнденең моңа да аңлатмасы анык.

– «Вузга бармагач» дигән фикер белән ата-аналар балаларын 10 нчы сыйныфка укырга җибәрми. Аларны да аңларга була, чөнки урта белем турында аттестат алу өчен 18 предметтан белем үзләштереп, имтиханнарны уңышлы бирергә кирәк. Кайбер балаларга аерым фәннәр авыр бирелә. Белемле булганнары да, кайчак имтихан вакытында каушап, ялгыш җавап язалар, – ди ул. – Бер яктан карасаң, БДИ барлык сәләтле балалар өчен илнең танылган югары уку йортларына керү өчен тигез мөмкинлек тудыра. Икенче яктан, югары белем алырга теләмәгәннәргә, бәлки, аның җиңелрәк варианты булырга тиештер. Тик бусы инде район гына түгел, хәтта республика күләмендә дә хәл ителми торган мәсьәләләргә керә. Мәгариф өлкәсендә урында чишелергә тиешлеләре дә шактый әле.

Шуларның берсе – педагогик кадрлар. Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә үз һөнәрләренең остасы булган команда туплану бик мөһим. Азнакай муниципаль районы мәгариф системасында мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 2551 хезмәткәр эшли. Шулар арасында 35 яшькә кадәр булган яшь педагоглар 24,8 процент тәшкил итә. Бу – республика нормативына (ул 25 процент) якын. Педагогик состав җитәрлек дәрәҗәдә тәҗрибәле, сәләтле булса да, аның зур өлеше пенсия яшенә якынлашкан яки лаеклы ялга чыккан педагоглардан торуын искәртмичә булмый. Марсель Зөфәрович кайбер мәктәпләрдә нефть, газ предприятиеләре дә йөз чөерми торган информатика, физика, математика, биология белгечләре җитмәвенә аеруча көенеч белдерде.

– Шуңа күрә яшь кадрлар әзерләү максатыннан, бюджеттан ничек кирәк алай акча бүлеп, килешү нигезендә педагоглар эзерләргә мәҗбүрбез, – диде ул. – Совет чорында дәүләт хисабына вуздан югары яки махсус урта белем алып чыкканнарны бүлү (распределение) буенча эшкә җибәрү системасы дөрес булган. Ул чакта студентлар сайлаган һөнәрләре буенча билгеләнгән урында мәҗбүри өч ел эшләргә тиеш икәнлекләрен алдан белеп торганнар. Без әлеге шартны бүгенге чынбарлыкка яраштырдык. Уртак килешү нигезендә район бюджеты хисабына педагогик вузда белем алучылар, институтны тамамлагач, район мәктәпләрендә кимендә биш ел эшләргә тиешләр. Шарт үтәлмәгән очракта, акчасын казнага кайтарып бирергә туры киләчәк. Әлегә андый очракның булганы юк.

Азнакайда эшләп торучы педагогларның профессиональ осталыкларын күтәрүнең төрле юлларын эзлиләр. Бер яктан, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортлары педагоглары районга килеп, лекцияләр укып, мастер-класслар үткәрсәләр, икенче яктан, укытучылар, үзләре барып, башка төбәкләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнәләр. Актив укытучыларның бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә, форумнарда, конкурсларда катнашулары хакимият тарафыннан яклау таба. Күптән түгел район методик берләшмәләр җитәкчеләре Санкт-Петербургта үткән X Халыкара педагогик форумда катнашып кайтканнар. Мондый сәфәрләргә барлык педагогларны җибәрү мөмкинлеге юк билгеле. Шуңа күрә кадрларның педагогик мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүдә төп чара – профессиональ осталык конкурслары. 2017 – 2018 уку елында сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручылар өчен – «Ел укытучысы», «Кеше тәрбияләү», өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Йөрәгемне балаларга бирәм», «Ел педагогы-психологы» республика конкурсларының муниципаль этабы ныклы әзерлек белән үткәрелеп, шуның нәтиҗәсендә 5 педагог зона этабының җиңүчеләре, призерлары һәм финалистлары булды дип саныйлар районда. Азнакайның 7 нче урта мәктәбе сыйныф җитәкчесе Ирина Нургалиеваның сыйныф җитәкчеләре арасында уздырылган республика конкурсы лауреаты, 5 нче мәктәптән Руслан Салифовның тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен алып баручы педагоглар арасында «Ел укытучысы» конкурсы лауреаты булуы – алар өчен зур г­орурлык. Педагогларның үз осталыкларын күтәрү өстендә эшләвенә республика һәм федераль грантлар зур этәреш бирә. Азнакай укытучыларына да финанслар белән кызыксындыруның йогынтысы нык сизелә. 2017 – 2018 уку елы нәтиҗәләре буенча 11 методист «Иң яхшы методист» грантына ия булса, 20 педагог Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләре укытучыларының профессиональ үсешен тәэмин итү кысаларында «Өлкән укытучы», «Укытучы-мастер», «Укытучы-остаз», «Укытучы-эксперт» номинацияләрендә грантка лаек булганнар. 7 педагог «Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» гранты җиңүчеләре булып танылган. Озак еллар дәвамында түбән хезмәт хакы алып яшәгән укытучыларны һөнәри осталыгын камилләштерүгә акча белән кызыксындыру бик кирәкле гамәл иде. Әмма үз осталыгыңа бәя алуның башка юллары да бар. Мәсәлән, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары, Мәгариф һәм фән министрлыгы, аның структуралары, эре җитештерү берләшмәләре, шул исәптән «Татнефть» компаниясе белән берлектә укытучылар, тәрбиячеләр, аларның укучылары арасында төрледән-төрле бәйгеләр оештыра. Күптән түгел генә «Нефтьченең бер көне» дигән конкурска «Рухият» фонды ярдәме белән Әлмәттә бәйрәм-нәтиҗә ясалды. «Авыл укытучысы», «Әдәби карта», «Яшел бишек» бәйгеләре – Азнакай өчен, нәкъ Актаныш, Арча, Мөслим, Әтнә районнары кебек үк, үз ана телебездә фикер уртак­лашу, әдәби-сәнгати-тәрбияви осталыкны чарлау мәйданы ул. Азнакай педагогларының республикакүләм бәйгеләрдән читтә калуына без шул рәвешле борчылу белдергәч, район хакиме дә моның белән килеште.

Марсель Зөфәровичны бүгенге көндә аеруча борчый торган мәсьәләләрнең тагын берсе – җиз иләк аша үткәрелеп, БДИны бик уңышлы тапшыру дәрәҗәсенә ирешкән егет һәм кызларның, югары белем алу өчен, Казанга һәм якын-тирәдәге үз шәһәрләребездә тукталмыйча, ераккарак китү ягын каеруы.

– Берничә ел давамында без бер тенденциягә (омтылышка) игътибар итәбез. Мәктәп тәмамлаучылар, укуларын дәвам итәр өчен, күбрәк Мәскәү, Санкт-Петербург һәм бездән ике йөз чакрымда булган Уфа югары уку йортларын сайлыйлар. Рес­публикадан читкә чыгып киткән егет һәм кыз Азнакайга сирәк әйләнеп кайта, – дип уфтана Марсель әфәнде.

Билгеле, Россиянең ике башкаласында мөмкинлекләр зуррак: яшьләр өчен кызыклы һәм акчалы эш бар, хезмәткә түләү югарырак. Ә менә Уфа вузларына алар, анда белем тирәнрәк бирелә, коррупция азрак, дигән ышаныч белән китәләр икән. Каймагы алынган сөт тә эшкә ярый, билгеле. Вузга омтылмаган яшьләрне районда төпләндереп калдыру максатыннан, Азнакайда продукция җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң кирәкле юнәлешләр – машина йөртүче, аш пешерүче, слесарь һәм башка һөнәр ияләрен әзерләүче урта техник белем йортлары эшләп тора. Районда һөнәр сайлауга юнәлдерелгән (профориентация) эш ныклы нигезгә куелган. Ачык ишекләр көне, хезмәт базары ихтыяҗларын яктырткан мәсьәләләр буенча эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Табигый, бу юнәлештә районның төп предприятиесе – «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе активлык күрсәтә. Алар инициативасы белән «Яшь нефтьче мәктәбе» старт алган. Әлеге нефть ятмалары эзләү һәм моннан 75 ел элек аларны эшкәртә башлау тарихы белән танышудан тыш, эш урыннарында булып, нефтьче һөнәрләренең үзенчәлекләрен үз күзләре белән күрәләр. Һөнәри юнәлеш бирү буенча эш шәһәр суды, район үзәк хастаханәсе, урман хуҗалыгы һәм башка оешмалар белән дә алып барыла. Республика югары уку йортлары белән медицина, педагогика, авыл хуҗалыгы буенча белгечләрне максатчан әзерләү программасы уңышлы эшли.

Авылны куәтле техника белән эре инвесторлар басып алган һәм яшьләр өчен эш урыннары көннән-көн азайган заманда авыл хуҗалыгы өчен кадрлар ни дәрәҗәдә кирәк буладыр, район башлыгы ул хактагы фикерләре белән уртаклашмады. Ләкин аның белән очрашканчы, элекке миллионер «Уразман» колхозының таралып, җимерелеп яткан фермаларын, таланган машина-трактор паркын, көле күккә очкан ындыр җиһазларын һәм иң аянычы: әле кайчан гына урта мәктәп буларак эшләгән таш мәктәп бинасын сүтеп ятканнарын күргән кеше буларак, милли мәктәп һәм ана телебезнең Азнакайдагы язмышы турындагы борчулы уйларым белән уртаклашмыйча кала алмадым. Әллә инде БДИда югары күрсәткечләр өчен саф татар районнарының берсе саналган Азнакайда да татар теленнән баш тартканнармы? Юк икән! 2017 – 2018 уку елында татар теленнән төп дәүләт имтиханын 47 укучы тапшырып, әйбәт нәтиҗә күрсәткәннәр, рәсми телдә әйтсәк, сыйфат 100 процент булган.

– ТДИда туган телебезне сайлаган укучылар киләчәкләрен татар теле белән бәйләр дип уйлыйбыз, – дип инана район башлыгы. – Мисал өчен, 8 нче мәктәп укучысы Инзилә Хөсәинова «Илһам» Бөтенрәсәй яшь язучылар конкурсында һәм республика күләмендә ТНВ каналы үткәргән бәйгедә катнашып, КФУның югары журналистика һәм телекоммуникация мәктәбе максатчан грантына ия булды. Укыту кайсы телдә алып барылуына карамастан, безнең максат – милли тәрбия бирү.

Моның өчен мәктәпләрдә татар язучылары белән очрашулар, конференция, милли кичәләр оештырыла, белем-тәрбия бирү оешмаларында гореф-гадәтләребезгә багышланган түгәрәкләр эшли, ел саен февраль аенда туган тел атналыгы үткәрелеп килә икән.

– Мин бездә туган телне үзләштерү өчен шартлар тудырылган дип саныйм, –  диде Марсель Зөфәрович, моңа безне дә ышандырырга тырышып. – Беренчедән, без барлык чараларны, шулай ук төрле киңәшмәләрне туган телебездә алып барабыз. Минем иманым камил: теләсә кайсы телне үзләштерү өчен, аралашу шул телдә барыр­га тиеш. Татар теленә кагылышлы күңелсез вакыйгалар уңаеннан әлеге мәсьәлә аерым игътибар үзәгенә алынды. Бүген мәктәпләрдә барлык балалар йөз процент татарча сөйләшә дип әйтә алам. Хәтта әрмән милләтеннән булган балалар да, олимпиадада катнашып, җиңү яуладылар. Район үзәгендә туган телне тирәнтен өйрәнү буенча татар гимназиясе эшли. Табигый ки, авыл мәктәпләре татар мәктәпләре булып санала. Һәммә төр мәктәп татар теле һәм әдәбиятыннан уку әсбаплары белән тәэмин ителде, хәтта «татар телле» планшетлар сатып алдык, – диде Марсель Зөфәрович, чын күңеленнән мондый мөмкинлек табулары өчен горурланып.

Бу районда туган телне укыту урта белем бирүнең барлык баскычларында югары белемле укытучылар тарафыннан алып барыла. Бүгенге көндә аеруча мактауга лаек бу күренеш педагогик коллективларның ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булуы турында гына түгел, район администрация­сенең милләт язмышы өчен хәлиткеч булган әлеге мәсьәләдә җаваплылык күрсәтүе хакында да сөйли. Татарстан Республикасы Прокуратурасының тикшерүләре узганнан соң, барлык ата-аналар мәктәптә балаларына татар телен һәм әдәбиятын укыту кирәклеген күрсәтеп, гариза язганнар. «Берсе дә каршы чыкмады», – дип ассызыклады хакимият башлыгы. 2017 – 2018 уку елында төрле милләттән булган 6473 укучының 5984 (92%) туган тел буларак татар телен сайлаган. Шул рәвешле барлык укытучылар да үз эш урыннарын саклап калганнар. Бүгенге көндә 4 татар теле укытучысы гына башка юнәлешкә күчү өчен өстәмә белем ала икән.

Ләкин барлык бу гамәлләр Россия Федерациясенең дәүләт телен кысрыклау бәрабәренә алып барылмый. Татарстанда рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре Россия­дәге урта күрсәткечтән югары булган кебек, Азнакайда ул республиканың урта күрсәткеченнән югарырак бара. Районда балаларга чит телләр өйрәтүгә дә кызыксыну зур. Менә берничә ел инде Азнакай Төркиянең атаклы провинциясе белән мәдәни бәйләнештә тора. Шунлыктан татар гимназиясендә төрек теле укытылу табигый кабул ителә. Тагын бер күңелле хәл. Берничә ел рәттән Азнакайга, милли мәктәп үзенчәлекләрен өйрәнү өчен, Франциядән делегация килгән. Район педагогларының уңай тәҗрибәсен тәкъдим итү өчен биредә Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты белән берлектә 20 февральдән алып 3 мартка кадәр Реймс шәһәре университеты, Труа һәм Шомон шәһәрләре Укытучылар әзерләү югары мәктәбе, Шампань-Арденн, Франция студентларының педагогик практикасы үткәрелгән. Фран­цузлар биредә күргән һәм ишеткәннәрдән бик канәгать калганнар. Районда француз телен укытучы мәктәп юк-югын. Шулай да бу вакыйга аларга билингваль татар-рус-француз телле мәктәп турында хыялланырга этәргеч биргән! Аянычка, әлегә районның яңа мәктәп төзү мөмкинлеге юк. Мәктәпләргә яңа жиhаз, парталар, балалар бакчаларына инвентарь алу – барысы да өстәмә финанслар таләп итә.

Бу очрашуда моңа кадәр авыл хуҗалыгындагы уңышлары, социаль-мәдәни юнәлештәге башлангычлары белән җәмәгатьчелек теленә кергән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин мәгариф юнәлешендә дәүләтчел киң карашлары белән шаккаттырды.

– Гуманитар яктан гына түгел, техник, технологик, инновацион яктан да телебезнең статусын күтәрергә телибез икән, Азнакайда, Казанның халыкара мәктәбенә тиң заманча бина корып, сәләтле балалар мәктәбе ачарга кирәк, – диде ул, озакка киткән әңгәмәбезне Азнакай гына түгел, якын-тирә татар районнары халкы күңелендә йөрткән якты уйлар белән нокталап. – Соңгы вакытта бу мәсьәләне педагоглар гына түгел, ата-аналар да еш кузгата. Шул сәбәпле без инвесторлар, беренче чиратта, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте белән сөйләшүләр алып барабыз. Милли телгә карата җәмәгатьчелектә кискен үзгәреш булсын өчен, милли мәктәпкә чагыштыргысыз яхшы шартлар тудыру сорала.

Әлмәттә меценат Фоат Комаровның икътисад-бизнес юнәлешендәге мәктәбе әйбәт кенә эшләп килә. Әгәр Азнакай хыялы тормышка ашырылса, бу – Татарстанда беренче милли дәүләти-хосусый мәктәп булыр иде.

«Мондый нәтиҗәләргә ирешүдә системалы эшчәнлек, өстәмә белем бирү һәм республиканың югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек ярдәм итә», –  дип билгели Азнакай хакиме Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин.

Фотолар Азнакай муниципаль районының рәсми сайтыннан алынды

Добавить комментарий