«Мәскәү татарлары штабы» татар блогерларын берләштерә

Россиядә татар халкының язмышы белән кызыксынган, аның проблемаларын күпмедер дәрәҗәдә хәл итәргә алынган иҗтимагый оешма. берләшмәләр шактый анысы. Тик шулай да Рөстәм Ямалиев җитәкчелегендәге «Мәскәү татарлары штабы» кебек татарның борчу-мәшәкатьләре белән һәрдаим җан атып яшәгән, милләтебез алдында килеп туган проблемаларны хәл итүдә башкаларны да үз тирәсенә туплауны максат итеп куйганнары бик сирәк. Коронавирус зәхмәте аркасында бик күпләре үз эшчәнлеге офыкларын бик күпкә тарайтырга мәҗбүр булды. Ә менә «Мәскәү татарлары штабы» исә – киресенчә, эш юнәлешләре үзгәртеп, татар милләте язмышына кагылышлы проблемаларны хәл итүне иң мөһим бурычы дип саный. Әйтик, ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан быел гына 100 мәдәни-агарту һәм социаль чаралар уздырырга өлгерде. Алар арасында Алтай крае, Пенза өлкәсе,Чувашстан, Татарстан, Азәрбайҗан, Башкортстан, Казахстан галимнәре катнашында «Россия-Төрки дөнья: хезмәттәшлек юллары» дигән темага түгәрәк өстәл, изге Коръәнебезне рус теленә тәрҗемә иткән Валерия Порохованы искә алу кичәсе – шундыйлардан. Әлеге штабның 23 ел дәвамында милләтебез өчен кылган изге гамәлләрен өстән-өстән санап чыгу өчен генә дә берничә том кирәк булыр иде. Максатыбыз ул түгел. Иң мөһиме: яшьлек кайнарлыгы тулы идеяләре ташып торган татар егет-кызларын да, инде бай тормыш тәҗрибәсе туплаган аксакалларны да, милләт дип янып йөргән журналистларны, сәясәтчеләрне, блогерларны бергә туплап, татар халкы алдында торган җитди мәсьәләләрне уртага салып хәл итүне үз өстенә алган «Мәскәү татарлары штабы» эшчәнлеген беркадәр булса да киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Мәскәү татарлары дип аталсалар да, алар Россия башкаласындагы милләттәшләребез белән генә эш йөртми. Бар татарның йөрәк тибешен тоемлап, уртак проектларны тормышка ашыру, иганәчелек эшчәнлеген җәелдерү, фикердәшләр табу, татар гаиләләре санын ишәйтү юлында әйдәп баручы чын штаб ул. Бу җәһәттән, бераз йокымсыраган Казан татарларын да беркадәр уятмабызмы дигән уй белән татар блогерларын

мәркәзебез отельләренең берсенә түгәрәк өстәл сөйләшүенә дәште. Җыелуның да урынлы сәбәбе бар. Алдан уйланылганча, быелның октябендә Россиядә халык санын исәпкә алу үтәргә тиеш иде. Пандемия таралу сәбәпле ул 2021 елның апреленә күчерелде. Ярты еллап вакыт бар әле, җитешербез, дип көтеп ятып булмый: вакыт үтәр дә китәр ул. Татар халкының киләчәк язмышы әлеге җанисәп алу вакытында үз кыйбласыннан тайпылмасын өчен бүгеннән үк бергәләп эш итү сорала. Пандемия шартларында социаль челтәрләр белән актив эш йөртүче татар егет-кызларына зур өметләр баглана да. Бу очрашуда Инстаграмда 40 меңләп абунәчесе булган Талип Миңнегалиевтәй берничә дистә татар блогерының. тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин, сәясәтче Руслан Айсин, Мәскәүдәге татар яшьләре штабы лидеры Таһир Мөхәммәтдинов, «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, психолог Лиля Гадел кебек егет-кызларның катнашуы гына да күп нәрсә хакында сөйли. Очрашуда яңгыраган һәр фикер-тәкъдим татар халкы мәнфәгатен, киләчәчәген кайгыртуны күздә тотуы белән кадерле иде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий