Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә әзерлек күпмегә төшә?

1 сентябрьга дә бер атна гына вакыт калып бара. Кибет-базарлар шау-гөр килеп тора: мәктәп укучылары әти-әниләре белән бергә яңа уку елына әзерләнә. Дөрес, кемдер барысын да алдан хәстәрләп куюны хуп к...

1 сентябрьга дә бер атна гына вакыт калып бара. Кибет-базарлар шау-гөр килеп тора: мәктәп укучылары әти-әниләре белән бергә яңа уку елына әзерләнә. Дөрес, кемдер барысын да алдан хәстәрләп куюны хуп күрә. Ләкин күпләр өчен август азагы нәкъ менә мәктәпкә әзерлек чоры булып тора да инде. Шул уңайдан без дә әти-әниләр арасында сораштыру үткәреп алырга булдык. Балалары мәктәпкә әзерме икән әле? Яңа уку елы өчен күпме акча түгәргә туры килде икән?IMG-20180824-WA0008


Алия Акбирова, Арча


Безнең кызыбыз белән улыбыз бар. Кызыбыз Лилия быел 2 класска бара, Алла боерса. Мәктәпкә әзерлек – Аллага шөкер. Бүген үк укырга китсәк тә була. Барлык кирәк-яракларны да алып бетердек. Бәяләргә килгәндә, ул төрле җирдә төрлечә. Ләкин кешегә сайлап алырга бик зур мөмкинлекләр бар. Теләгең генә булсын! 10 меңгә сыешып бетәргә була. Без әйберләрне күбрәк базардан алабыз. Базарда да бәяләр төрле, әйберләр дә бик яхшы.


Барлык балаларга да яңа уку елында унышлар телим. Исән-сау гына укырга язсын!


Фәния Хисамиева, Лениногорск


Улым 2 нче сыйныфка укырга бара. Кызым мәктәпне тәмамлады инде. 1 сентябрьга әзерлек 100% дисәк тә була. Әйберләрне,гадәттә, кибеттән алабыз. Быел алган әйберләр якынча 10 000 сумга төште.


Гөлирә Гыйниятуллина,  Казан


Мәктәпкә баручы бер малаебыз бар. Беренче сыйныфка барабыз. Мәктәп кирәк-яракларын, гадәттә, кибеттән алабыз. Күлмәк, костюм, галстук – барысын да бергә алдык. Алар бөтенесе бергә 6500 сумга чыкты. Сумканы 2300 сумга алдык. Ике пар аяк киеме 3000 сум булды. Уку кирәк-яракларын якынча 2000гә алдык. Без мәктәпкә тулысынча әзер, дип әйтә алабыз.


Гузәл Музепова, Балтач


Безнең мәктәп яшендәге ике балабыз бар. Мәктәпкә хәзерлекне мин июнь-июль айларында ук башлыйм. Киемнәрне ел саен яхшы, сыйфатлы товар сатучылардан гына алам. Бәяләренә килгәндә, малайлар чалбары – 1500, костюм-чалбар – 3400, спорт киеме – 1700, аяк киеме 1000 сумнан башлана. Бәяләр төрле. Барлыгы 10-15 мең сум акча китте.


Фәридә ХәсәноваБуа


Мәктәптә бер балабыз укый. 1 сентябрьгә тулысынча әзер, дип әйтергә дә була. Бәяләргә килгәндә, бөтен әйбер дә кыйммәт хәзер. Әйберләрне кибеттән алабыз. Барысы бергә 25 меңләп акча китте. 
Хөрмәтле әти-әниләр, ә сезнең балаларыгыз мәктәпкә барырга әзерме?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кыйбат, хэзерге балаларны мэктэпкэ генэ жыю бер зарплата була. Инде кредитлар бирэ башладылар, балаларны жыяр очен. Кая бара бу донья... Автор: Ринат Габрашитов

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ