Милләтләр бердәмлеге – зур көч ул!

Шәһәребез – Түбән Камада төрле милләт халыклары үзара дус яши: уртак тел табып белем ала, хезмәт итә, бер-берсенә кунакка йөрешә, бергәләп күңел ача. Ул җәһәттән без бик бәхетле: туган төбәгебездә яшәүче барлык милләт халыкларын берләштерүче Халыклар дуслыгы йорты эшләп килә. Үз канаты астына барлык милли-мәдәни оешмаларны туплап, бер гаиләдәй туганлашып, иңне-иңгә терәп эшләгән, һәрбер милләтне кайгырткан уртак йортыбыз – Дуслык йортына быел нәкъ биш яшь тулды. Шуңа да ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнен Халыклар иҗаты йортында икеләтә зур тантана рәвешендә, киң күләмле фестиваль итеп уздырдык.

Милли бәйрәм төсмере алган чарага әзерлек иртәнге яктан ук башланды. Фойеда милли бизәкләр төшерелгән өстәлләр тезелгән, аларга һәрбер милләтнең үзенә генә хас булган кул эшләре, музыка уен кораллары, милли курчаклары, баш киемнәре, китаплар, сувенирлар һ.б. куелган. Барысы да тирән эчтәлекле, күңелгә якын, үзләренә тартып тора… Ә өстәлләр янәшәсендә милли киемнәр киенгән кыз-егетләрнең һәрберсе, чиксез горурлану хисләре кичереп, күтәренке рух белән шәһәрдәшләренә бәйнә-бәйнә үз милләте хакында сөйли. Сул якта урнашкан фотозоналар яныннан да халык тыныч кына уза алмый. Кемдер фотога төшә, кемдер, киресенчә, фотограф ролен башкара. Үзбәкләргә генә хас келәм эленгән, аларга гына хас җәймә җәелгән дастархан тирәли утырып пыяладан чәй эчүне тасвирлап фотога төшәсеңме, рус һәм керәшен җәмгыятенең ишегалдында, эскәмиягә утырып, я булмаса читәнгә сөялеп төшәсеңме – үзеңнән тора. Ә менә, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге оештырган фотозона аеруча истәлекле, минемчә, һич күңелеңнән китмәс: сый-нигъмәт белән тулган өстәл, кулына чигешле тастымал белән чәччәк тоткан татар кызы, Түбән Камада гына түгел, республика күләмендә дан казанган Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе башлыгы Флүр абыйның тальян гармун тартуы, Рәзинә апаның аңа кушылып җыр сузуы – әйтеп бетергесез хозурлык! Үзеңне былбыл оясында итеп хис итәсең…

Чират торып фотога төшүләр, бер-берең белән очрашып аралашу, танышу, шунда ук янәшәдә Миңгали Мөхәммәтшин алып баруында оештырылган төрле милли ансамбльләр чыгышлары, фойеда яңгыраган җыр-биюләр – нәкъ туган йорттагы кебек. Анда да гаилә әгъзалары җыйналып бетүне шатланып көтеп аласың, вакытында кайтуларына күңел сөенә, бер-береңнең хәл-әхвәлләрен белешәсең дә тизрәк түгәрәк табын артына утырасың. Бары тик бергә булганда гына өй якты, ризык тәмле…

Бердәмлек бәйрәмендә дә, бер-беребезне көтеп алдык та күргәзмәләр белән танышкач, истәлеккә фото сурәткә төшкәч, ягъни билгеләнгән вакыт җиткәч, шәһәрдәшләребез белән күмәкләшеп концертлар залына уздык. Халыклар дуслыгы йортының ачылган көненнән башлап бүгенге көненә кадәр булган тарихи-истәлекле вакыйгаларын яктырткан видеоязма тасмаларын тамаша кылдык. Чыннан да, биш ел эчендә уңай якка күпме үзгәреш, әледән-әле вакыйгаларга бай булган мөһим эчтәлекле чаралар уздыру. Бүгенге көндә дә Дуслык йортына милли оешмалар өстәлә бара. Бу инде безнең зур байлыгыбыз! Әнә шул оешмаларның җитәкчеләре берәм-берәм сәхнәгә күтәрелде. Аларның һәрберсен муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Рәфгать кызы Долотказина җылы сүзләре белән бүгенге уртак бәйрәмебез, шулай ук Халыклар дуслыгы йортының 5 еллык юбилее уңаеннан милли мәдәниятебезне торгызуда, саклап калуда зур һәм тырыш эшчәнлек алып барулары өчен Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырды.

«Сәхнәдән сүзсез генә төшү бик үк урынлы булмас, форсаттан файдаланып мин дә халкымны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, район Советы исеменнән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм, төрле милләт вәкилләренең илебез иминлеген саклап берләшүе Ватанга куркыныч янаган чакта халыклар арасындагы дуслык-туганлыкның нинди зур көчкә ия булуын ачык чагылдыра, һәрвакыт бердәм булыйк, дус-тату яшик!» – диде үзенең чыгышында Рөстәм Мәҗит улы Ганиев.

Чыннан да, һәрбер кешенең үз милләте, үз туган теле, үз дине, үз гореф-гадәте күңеленә якын. Бары тик үз телеңдә моңланып башкарган җырның сүзләре үзәккә үтә, аны тиз отасың, бары тик үз халкыңның милли көенә кушылып биегән хәрәкәтләрең аеруча матур, килешле башкарасың, милли йола бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре һич күңелдән чыкмый. Һәрбер оешманың дәвамчылары үсүен, кечкенә булуларына карамастан сәләтле малай-кызларның чыгышларын күреп күңел сөенде. Җимешкә карап җимеш пешә, дими ни дисең!? Сәхнәдән агылган җыр-моң «Нардуган», «Яшьлек» бию ансамбле, «Илһам кызлары» квартеты һ.б. чыгышлар белән үрелеп алып барды. Дөресрәге, берсеннән-берсе затлы матур костюмнар киеп, күмәкләшеп башкарылган төрле халык биюләре һәм җырлары һәрбер оешманың милли эчтәлеген баетты. Фестиваль тәмамлангач та, халык таралырга ашыкмады. Бәйрәмне оештыручыларга да, алып баручыларга да, анда катнашучыларга да рәхмәтләрен җиткерделәр.

Чыннан да, милләтләр дуслыгы, милләтләр бердәмлеге – зур көч ул! Ә түбәнкамалылар бердәмлекнең һәм тугрылыкның мөһимлеген аңлап, дус-тату, үзара тыныч һәм килешеп яши, иң мөһиме яшь буынга – сабыйларыбызга үрнәк күрсәтә.

Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы

Алмаз ФӘТТАХОВ фотолары

Добавить комментарий