Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләтләр бердәмлегенә багышлап

Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бара. Шул уңайдан мәктәбебездә укучылар белән әледән-әле төрле чаралар узып тора.Белгәнегезчә, безнең Мамадыш төбәге – күпмилләтле район: бездә...

Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бара. Шул уңайдан мәктәбебездә укучылар белән әледән-әле төрле чаралар узып тора.
Белгәнегезчә, безнең Мамадыш төбәге – күпмилләтле район: бездә татар, рус, чуваш, мари, удмурт, керәшен халыклары дус-тату булып яши. Быелгы Парламент дәресләре дә шушы темага багышланган иде. Әлеге дәресләрдә халыклар бердәмлегенең, телләр төрлелегенең республикабызның уникаль байлыгы булуын күрсәттек. Сыйныф сәгатьләрендә, Интернет материалларыннан файдаланып, әлеге халыкларның гореф-гадәтләрен, йола бәйрәмнәрен өйрәнәбез. Класста узарга тиешле чараларның планын төзеп, шул план буенча атнага кимендә бер чара үткәрәбез.

Мәктәбебездә уздырылган милләтләр дуслыгы фестивалендә һәр класс аерым бер милләтне өйрәнеп катнашты. Мин җитәкләгән VI сыйныф укучылары исә керәшен татарларының көнкүреше, киемнәре, биюләре белән таныштырды. Керәшен фольклорының уен көйләрен күзәттеләр. Укучыларыбыз көннән-көн һәр милләтнең никадәр бай тарихлы, киң күңелле булуына инана бара.  Яшь буында толерант аң һәм фикер формалаштыруда бик үтемле чаралар инде бу.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы, VI сыйныф җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ