Логотип Магариф уку
Цитата:

«Минем Татарстаным» бәйгесе җиңүчеләре

Татарстанда яшәүче нәни рәссамнарны бүләкле иттек. «Гаилә һәм мәктәп» журналы Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелгән «Минем Татарстаным» дип аталган рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды. Җиң...

Татарстанда яшәүче нәни рәссамнарны бүләкле иттек. «Гаилә һәм мәктәп» журналы Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелгән «Минем Татарстаным» дип аталган рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр бүген «Татмедиа» АҖ бинасында бүләкләнде. 
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан игълан ителгән бәйгедә мәктәп укучылары һәм бакча балалары бик теләп катнашты. Иң матур рәсемнәр авторларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде.
«Гаилә һәм мәктәп» журналы — һәр гаилә өчен файдалы басма.  Үземне «публичный» кеше дип санамыйм, журнал өчен интервью бирүемне сорагач, карыштым. Әмма редакция безне дә эшләтә. Шулай итеп, август санында Халиковлар гаиләсе турында саллы басма чыкты. Балалар арасында «Минем Татарстаным» конкурсын үткәрү дә  куанычлы булды. Республикабызда талантлар күп булуында дагын бер кат инандык», - диде Илгиз Илдар улы.
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
1 нче урын: Сәйдәш Сабирҗанов, Кукмара районы К.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясенең Аш-Буҗи авылындагы филиалы
Җитәкчесе: Корбанова Гөлназ Барис кызы
2 нче урын: Эльвир Шәкүров, Яшел Үзән районы 43 нче номерлы «Сомбль» балалар бакчасы
Җитәкчесе: Нигъмәтуллина Фәридә Госман кызы
3 нче урын: Искәндәр Галимов, Казан шәһәре 186 нчы балалар бакчасы
Җитәкчесе: Сәләхиева Алия Әнәс кызы
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар» номинациясендә махсус бүләк: Данил Хәбибуллин, Балтач мәктәбе
Җитәкчесе: Шәйхетдинова Люция Рәшит кызы
Фоторепортажны карау һәм үзегездә саклау өчен сылтама буенча үтегез
Катнашу турындагы сертификатларга сылтама
КОТЛЫЙБЫЗ!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ