Логотип Магариф уку
Цитата:

Мингәр фестивалендә – дөнья чемпионаты

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бөтенроссия һәм халыкара көрәш ярышларына багышланган матбугат конференциясе үткәрелде. 8-9 июнь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә узган Федераль Сабан туе кысалар...

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бөтенроссия һәм халыкара көрәш ярышларына багышланган матбугат конференциясе үткәрелде. 8-9 июнь көннәрендә Новосибирск шәһәрендә узган Федераль Сабан туе кысаларында 15-17 яшьтәге ир-атлар һәм яшүсмерләр арасында алты авырлык категориясендә билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышлары үткәрелүен хәбәр иткән идек. Шәһәрнең “Михайловский яр буе” мәдәният һәм ял паркы биләмәсендә узган ярышларда Россиянең 15 төбәгендә яшәүче спортчылар катнашты.
Сабан туеның абсолют батыры булып 100 кг. кадәр авырлык үлчәвендәге Татарстан көрәшчесе Раил Нургалиев калды. Ул халкыбызның борынгы гореф-гадәтләреннән калган Сабан туе “таҗы” – тәкә белән бүләкләнде. Төп призлар – автомобиль һәм велосипед барлык авырлык үлчәвендәге җиңүчеләр арасында җирәбә салу белән ачыкланды. Автомобильгә тагын бер татарстанлы, 120 кг. кадәрге көрәшче Лениз Абдуллин ия булды. Яшүсмерләр арасындагы тып приз – велосипедны 55 кг. авырлыктагы Новосибирск егете Бөркет Җакупов отты. Киләсе елда Мәскәүдә узачак Федераль Сабан туендагы көрәш Халыкара ярышлар статусы ала. 15 июньдә “Изге Болгар җыены” мөселманнар корылтае кысаларына кергән билбау көрәше бөтенроссия ярышлары югарылыгында үтә. 21-23 июньдә Татарстанда билбау көрәше буенча 17-18 яшьтәге көрәшчеләр арасында дөнья чемпионаты уза. Ул Идел буе көрәш академиясе базасында башланып китә. Анда 35 илдән килгән 200 дән артык көрәшче катнашыр диеп көтелә. Дөнья чемпионатының Саба районының Мингәр авылы фестивалендә узачак финал ярышларын 30 меңнән артык кунак тамаша кылыр дип көтелә.
Фото: saby.tatarstan.ru

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ