Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөхәммәтҗәнова Ләйлә Фәнил кызы

Мин Айзилә Сабирова, 2 нче б сыйныф укучысы. Укытучым Мөхәммәтҗәнова Ләйлә Фәнил  кызы. Яз аен ул бик яратып көтеп ала дип уйлыйм. Аның туган көне дә яз башында, март аенда бит.  Туган көне белән котл...

Мин Айзилә Сабирова, 2 нче б сыйныф укучысы. Укытучым Мөхәммәтҗәнова Ләйлә Фәнил  кызы. Яз аен ул бик яратып көтеп ала дип уйлыйм. Аның туган көне дә яз башында, март аенда бит.  Туган көне белән котлап, сезгә үзен танытырга булдым. Ул әле яшь укытучы, без аның беренче сыйныфы. Менә инде ике ел ул безне укыта, без аны яратабыз.
 
Сезне 8нче март белән
Котлап шигырь язам мин
Язганым булмаса да
Менә нидер сырлыйм мин
Бәхет, шатлык, сәләмәтлек
Тели инде барсыда
Оригиналь котлар өчен
Кайдан сүзләр табарга
Теләр идем сезгә Ял
Берәр Париж фәләндә
Үземә кыен булыр шул
Сез ял иткән чакларда
Кем укытыр безне анда
Бу теләк идеаль түгел
Бездә сезгә тагылсак
Бәлки шәп тә булыр бу
Уйлап карарга кирәк
Теләр идем бер бәби
Тагын инде әллә ни
Ул бәби үскәнче
Сездән башка класс нишли?!
Уйлап уйлап тордым да
Телим сезгә тынычлык
Тыныч булсын көнегез
Тыныч үтсен төнегез
Без яратабыз сезне
Шуны белеп торыгыз.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ