Логотип Магариф уку
Цитата:

Моңлы телем

 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы  уңаеннан, укучылар һәм балалар бакчаларына йөрүче балалар катнашында төрле әдәби-мәдәни чаралар үткәрү күркәм традициягә әйләнде.Мәктәпләрдә «И туг...

 Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы  уңаеннан, укучылар һәм балалар бакчаларына йөрүче балалар катнашында төрле әдәби-мәдәни чаралар үткәрү күркәм традициягә әйләнде.
Мәктәпләрдә «И туган тел, и матур тел! » шигыре астында күргәзмәләр оештырылды. Анда күренекле әдипләр Муса Җәлил, Гомәр Бәширов, Һади Такташ, Фатих Әмирхан һәм башка язучыларның әсәрләре урын алды. Аларның иҗаты белән янә танышу мөмкинлеге туды.
 Әлеге чараларда яшь язучылар, җурналистлар да катнашып килә. Соңгы вакытларда Гөлсинә Галимуллина –укучы-балаларның көтеп алынган кунагы. Ул әдәби очрашуларда еш катнаша, – ди  район мәгариф идарәсе милли белем бирү буенча белгече Ләйсән Гайнуллина. – Моңа өстәп мәктәпләрдә, балалар бакчаларында узган «Туган тел җанда калсын, ана сөте булып – гомергә!» дип аталган мәдәни чараларда һәм «Тел – безнең байлыгыбыз» флешмобында катнашучыларның активлыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Саба районы мәктәпләрендә гыйлем алучы укучыларыбыз, республикакүләм бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, белемнәренең никадәр тирән булуын күрсәтәләр, осталыкларын чарлыйлар. Милли телләр һәм әдәбияты буенча уздырылган олимпиада нәтиҗәләре буенча укучыларның 36 призлы урынга ия булулары шуңа дәлил...
«Киләчәккә адым» шигаре астында районкүләм фәнни-гамәли конференцияләр исә 4–5 нче сыйныф укучылары арасында сәләтле балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә.
Күренекле галим Әбрар Кәримуллин –  сабалыларның горурлыгы. Якташлары галимне онытмыйлар, аның фәнни-иҗади мирасын өйрәнүгә дә үз өлешләрен кертәләр. Республика күләмендә алтынчы тапкыр оештырылучы фәнни-гамәли конференциянең быелгы йомгаклау өлеше Сабада узуы да аларны куандыра.
 
Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ