Логотип Магариф уку
Цитата:

Муса Җәлил нинди китаплар укыган?

Казанда урнашкан Муса Җәлил музей-фатирында герой-шагырьнең 216 китабы саклана. Музей җитәкчесе Нәзирә Фәттахова Җәлилнең китаплары турында сөйләде.Муса Җәлилнең шәхси китапханәсенең бер киштәсендә Вл...

Казанда урнашкан Муса Җәлил музей-фатирында герой-шагырьнең 216 китабы саклана. Музей җитәкчесе Нәзирә Фәттахова Җәлилнең китаплары турында сөйләде.
Муса Җәлилнең шәхси китапханәсенең бер киштәсендә Владимир Ленинның 30 томлык сайланма әсәрләре урнашкан. Карл Маркс һәм Фридрих Энгельс хезмәтләре, Георгий Плеханов китаплары, рус классиклары Александр Пушкин, Михаил Лермонтов әсәрләре тупланган.
Татар әдәбиятына күз салсак, шагыйрьнең китапханәсендә Габдулла Тукай, Дәрдмәнд, Галиәсгар Камал китаплары саклана. Муса Җәлил туплаган китапларның 25ендә култамгалар бар.«Сибгать Хәким, Фатыйх Кәрим теләктәшлек һәм ярдәм өчен рәхмәтләрен белдереп үзләренең култамгаларын куйганнар. Мондый сүзләр юкка түгел. Белгәнегезчә, Муса Җәлил Татарстан  Язучылар союзы рәисе һәм Казан шәһәр Советы депутаты булган. Шагыйрь дусларын онытмаган, аларга ярдәм иткән, күрәсең», – дип белдерде Нәзирә Фәттахова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ