«Национальная программа» татарча ничек була?

Матбугат өлкәсендә эшләгәч, русча-татарча сүзлекләргә мөрәҗәгать итмичә дә булмый. Бигрәк тә педагогик, иҗтимагый-сәяси темаларга язганда русча терминнарны татарчага тәрҗемә итеп бирәсе булса, еш кына аптырашта каласың. Әйтик, заманында «национальный проект «Образование» сүзтезмәсендәге «национальный» сүзен кем ничек кенә тәрҗемә итмәде!? Күпләр, артык баш ватмыйча, турыдан-туры «милли» дип тәрҗемә кылды. Тик бу русча төшенчәнең тулы мәгънәсен берничек аңлатмый иде. Шуңа да Татарстан радиосы «национальная программа»ны федераль программа дип сөйләүне кулай күрде. Тик монысы да әле күңелгә бик үк ятышлы тәрҗемә түгел иде. Шулай да чыны – рус телендәгегә рас туры килгәне ничегрәк булырга тиеш соң?

WhatsApp Image 2018-09-27 at 09.05.49

Моңа кадәр иҗтимагый темаларга язмалар әзерләргә туры килсә, филология фәннәре докторы, профессор Фуат ага Ганиев мөхәррирлегендә 1997 елда нәшер ителгән бармак башы калынлыгындагы «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек»кә мөрәҗәгать иткәли идем. Тик инде ике дистә елдан артык вакыт узган, рус телендә күпме яңадан-яңа төшенчә-терминнар әйләнешкә керергә өлгерде. Ә менә аларны татарча текстларда ничекләр бирәсе? Бөтенесен калькалаштырып кына да тәрҗемә кылып булмый бит. Бәхеткә, безнең хәлгә керүчеләр бар икән. Озак еллар Татарстан Дәүләт Советының норматив-хокукый актларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлеге мөдире булып эшләгән Нурия ханым Хәйруллина тырышлыгы белән Татарстан китап нәшрияты шушы көннәрдә «Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек» бастырып чыгарды. Анда телебездә еш кулланыла торган терминнар, сүзләр, гыйбарәләр урын алган. Сүзлеккә кереш сүзне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин язган. Аның: «Бу сүзлекнең максаты – киң катлау укучыларга рәсми документлар әйләнешендә аеруча еш кулланыла торган төп төшенчәләрне һәм терминнарны үз эченә алган аңлаешлы, куллану өчен уңайлы белешмә тәкъдим итү», – дигән фикере белән килешми мөмкин түгел. Әлеге китапта, сүзлектән тыш, кушымта рәвешендә рәсми исемнәр һәм атамаларның, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренең, бәйрәм көннәре, һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле даталарның, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре исемнәренең русча һәм татарча язылышлары да туплап бирелгән.WhatsApp Image 2018-09-27 at 09.05.38

«Сүзлек алга таба да камилләштереләчәк. Фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне аның төзүчесенә analitik tat@mail.ru электрон адресына хәбәр итсәгез», – дигән теләген белдергән әлеге сүзлеккә җан өрдергән Нурия ханым. Шәхсән, минем дә аңа бер тәкъдимем бар. Төзүче иптәш нигәдер атказанган һәм халык сүзләрен ялгызлык исемнәр итеп санап, бар очракта да баш хәрефтән язуны гамәлгә кертмәкче. Бу хәл «Ватаным Татарстан» газетасында бирелеп барыла торган «Мактаулы исемнәр» дигән рәсми хәбәрләрдә очрагач, татар теле орфографиясен санга сукмауларына җан сыкрый иде инде: Россия Федерациясенең Атказанган табибы, Татарстан Республикасының Халык укытучысы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре… Моңарчы русча язылышта заслуженный, народный сүзләре бу очракта төшенчәләрнең беренче сүзе булганга татарчада да атказанган, халык сүзләрен дә баш хәрефтән язалардыр инде дип уйлый идем: әйтик, «Заслуженный учитель РТ», «Заслуженный эколог РТ»… Ә бу сүзлектә мондый мактаулы исемнәрнең рус телендәге заслуженный һәм народный сүзләре юл хәрефләреннән бирелгән. Татар сүзләрен кирәксә-кирәкмәсә дә баш хәрефтән яздыртуларын һич аңламассың… Татар сүзләрен баш хәрефтән яздыртып кына, телебезне үзләренчә саклап калырга тырышуларымы әллә?

Ә инде язмабызга баш итеп куелган сорауга килсәк, сүзлектә әлеге төшенчәнең дә татарча тәрҗемәсе күпкә отышлы кебек. Ничегрәк бирелгәнен сүзлекнең үзен кулга алып танышканнан соң белә аласыз. Сүзлек – китап кибетләрендә сатуда. Тиражы – 2500 данә.

Добавить комментарий