Логотип Магариф уку
Цитата:

Нечкә билле иң чибәр җиһан әбисе көмеш туен бәйрәм итте

«Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь саны дөнья күрде«Бер-бер артлы диярлек туган ул һәм кызы аякка баскач, ана кешенең үз өендә кабат нәни бала авазлары ишетәсе килә башлый. Шулай итеп, кырыкны вак...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының сентябрь саны дөнья күрдеcover 09-2018 1 (1)


«Бер-бер артлы диярлек туган ул һәм кызы аякка баскач, ана кешенең үз өендә кабат нәни бала авазлары ишетәсе килә башлый. Шулай итеп, кырыкны ваклап маташучы хатын приюттан бала алырга уйлый һәм үз теләген ире белән уртаклаша. Һәр җирдә тормыш иптәшенең башлангычларын хуплаган ир кеше биредә дә каршы килми. Өстәвенә, аңа кадәр үк ир белән хатын, Лаешта урнашкан балалар йортын шефлыкка алып, сабыйларга хәлдән килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырышканнар икән инде. Ир белән хатын, анда тәрбияләнүче дүрт үксезне танышырга, үзара якынаерга дип, өйләренә алып кайталар». Иң чибәр җиһан әбисенең мәхәббәт һәм гаилә тарихы турында журналыбыз битләреннән укып белә аласыз.


Сентябрь – җәйгә, ял сезонына нәтиҗә чыгарыр вакыт. Шуңа күрә «Гаилә һәм мәктәп» укучыларыбыз белән бергә сәяхәтнамә төзи. «Тел өйрәнү өчен теләк кенә җитми», «Финляндиядән Беларуська күчкән татар: «Казанга кайтырга хыялланам»; «Япониянең бөек сере», «Сәнгатькә һәм... бөкегә бай Кырым» язмалары аша ялга барырга өлгермәгән дусларыбыз да әлеге ил һәм шәһәрләрнең үзенчәлекләре белән таныша ала.


Шулай ук басмабыз битләрендә яңа мәктәпкә күчү мәсьәләсе, Айкидо лагереннан репортаж, гыйбрәтле язмышлар турында укырга мөмкин.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ