Ни өчен мәктәпләр биш көнлек уку атнасына күчми?

Гадәттә яңа уку елы алдыннан «атнага биш көн укыргамы, алтымы» дигән мәсьәлә актуальләшә. Быел да шулай булып алды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов алты көнлек укуга каршы чыкты. «Безнең балалар белән эксперимент үткәрәләр диярсең, — диде ул. — Мәктәп укучылары билгеле бер күләмдә белем алырга тиеш, ләкин артык күп дәрес укыту зыянлы, тискәре нәтиҗә бирә. Балалар арый».

Юлия Калинина фотосы
Юлия Калинина фотосы

Депутат фикеренчә, бала шимбә көнне дә уку сәбәпле, гаиләсе ял көннәрендә кайдадыр ял итәргә чыгып китә алмый. Ата-ана да баласын рәтләп күрми, тәрбияли алмый. Биш көн уку җиткән.

Табиблар да алты көнлек укуга каршы чыга. Балага яхшы итеп ял итәр өчен атнага бер көн ял аз дип саныйлар. Тиешенчә ял итмәгән баланың укуга кызыксынуы кими, диләр.

Бу мәсьәләдә Россиянең баш мөгаллиме нинди фикердә? РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевага бу сорауны Бөтенроссия ата-аналар җыелышында биргәннәр иде. «Мәскәүнең барлык мәктәпләрендә дә биш көнлек уку атнасы дип беләм. Мәскәү өлкәсе дә биш көнлеккә күчә башлады. Әмма алты көнлек уку атнасы булган төбәкләр күп әле. Ә минем шәхси фикеремә килгәндә, башлангыч сыйныф укучылары атнасына алты көн укырга тиеш түгел. Өлкәнрәк сыйныфларда, әгәр зарурат бар икән, мөмкин әле. Белүемчә, кайбер төбәкләр шулай эшли дә», — дип җаваплады ул.

Дәүләт Думасы мәгариф һәм фән комитетының рәис урынбасары Олег Смолин фикеренчә: «Мәктәптә уку атнасын биш яки алты көнлек итүне ата-аналар, укучылар һәм укытучылар үзләре хәл итәргә тиеш. Кырт кына, шимбә көнне ял иттерсәләр, калган көннәрдә уку йөкләнешен, дәресләр санын шактый артачак. Мондый проблема да бар».

Татарстанда хәлләр ничек тора соң? Безнең мәгариф җитәкчеләре алты көнлек уку атнасы яклы әлегә. Ата-аналар арасында биш көнлек уку атнасына дәгъва кылучылар бар. Алар үз таләпләрен Change.org сайтында урнаштырылган петициядә белдерә. Әлеге петициягә 5000нән артык кеше кул куйган инде.

Ни өчен урта белем бирүче уку йортлары атнага биш көн укытуга күчми? Укытучылар, мәктәп директорлары белән сөйләшкәндә «уку-укыту программасына болай да көчкә сыябыз әле» дигән фикер кызыл җеп булып уза.

Добавить комментарий