Очар кош сыңар канатлы булмый

Соңгы өч елда Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатыннан ике укытучы, Рәсәйнең профессиональ яктан иң авыр hәм мактаулы бәйгесе – «Ел укытучысы» конкурсында җинеп, үзләрен бөтен илгә таныттылар. 2017 елда – математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин, ә былтыр биология укытучысы Наил Мирсәетов Рәсәйнең «Иң көчле биш укытучысы» исемлегенә керделәр. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рәфис Тимерханович Борһанов еллык матбугат конференциясен шушы үзенчәлекле уку йортында уздырды. Без, лицей директоры Ирек Асаф улы Ризванов белән аралашып, коллектив әгъзаларының шундый баш әйләндергеч җиңүләргә ирешү серләрен һәм монда җитәкченең ролен ачыкларга тырыштык.

– Ирек әфәнде, Cез бик яшь күренәсез. Уңышлы җитәкче булып иртә өлгерү өчен, нинди белем һәм хезмәт баскычлары үтәргә кирәк?

– Миңа 32 яшь тула. Шуның соңгы биш елында лицейны җитәклим. Әлеге вазифама кадәр директор урынбасары идем. Ул чактагы дирек торыбыз Илдар Ринатович Мөхәммәтов, үзен министр урынбасары итеп күчергәндә, урынына мине тәкъдим итте һәм шаяртып әйтте: «Син инде җитәкчелеккә болай да соңарып киләсең. Мәктәп директоры итеп билгеләгәндә, миңа әле 24 яшь кенә иде». Мин бу лицейда 18 яшемнән тәрбияче булып эшләп караган идем инде. Татар гуманитар-педагогика университетын тәмамлап килгәннән соң, хыялымда VII сыйныф укучыларын алып тәрбияләргә теләдем. Ә миңа иң авыр X сыйныф эләкте. Аларга инглиз hәм төрек телләреннән дәресләр биргәндә, укытуда гына түгел, тәрбия өлкәсендә дә бик зур тәҗрибә тупланды.

– Чит телләр укытучысы булу Сезнең хыялыгыз идеме?

– Хыял мәсьәләсендә минем тарих бормалы да сырмалы. Чынын әйтсәм, кечкенәдән юрист булырга теләдем. Минем балачагым нефть химиячеләре шәһәре – Түбән Камада узды. Урта белемне шундагы 24 нче лицей-интернатта алдым. Хыялыма ирешү өчен, IX сыйныфтан ук максатчан әзерләнә башладым. Өстәмә рәвештә юридик һәм икътисад юнәлешендәге курсларны тамамладым. Ул вакытта безнең сыйныф җитәкчесе Айнур Рәшидович Шиһапов информатика фәнен укыта иде. Ул миңа шул предметтан ныграк әзерләнеп, олимпиадада катнашырга тәкъдим итте. XI сыйныфта информатика буенча Рәсәй олимпиадасында җиңү яуладым. Призер буларак, соңгы этапка мине Чилиның Сантьяго шәhәрендә узучы Халыкара олимпиадага җибәрделәр. Әйләнеп кайткан чакта югары уку йортларына төп кабул итү имтиханнары тәмамланган иде инде. Әй- терсең, җиде юл чатында калдым.

Олимпиада призерын хәзер кайсы вузга укырга алырлар? Баштарак төзүче булган әтием ул чакта Түбән Кама «Нефтехим» заводында эшли иде. Мине КХТИ га (хәзер – КНИТУ) шатланып кабул итәргә теләүләрен белгәч, ризалаштым. Ләкин бер ел укыгач, мин шундый бер нәтиҗәгә кем: гомеремне нефть белән дә, химия белән дә бәйләргә теләмим икән. Шуннан чыгып, тормыштагы төп юнәлешемне эзли башладым. Бу вакытта кайбер дусларым Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында укыйлар иде, hәм алар, мине кызыктырып: «Кил, бездә укырга шәп» – дип чакырдылар. Шулай итеп, шундагы шәрык телләре факультетына кереп, үзем нигезен белгән һәм яраткан төрек, инглиз телләрен тирәнрәк өйрәнергә булдым һәм, өченче курста укыганда ук, лицейда дәресләр бирә башладым. Сыйныф җитәкчесе буларак, тәрбия эшен дә алып бардым. Менә шулай юрист та, инженер да булмыйча, педагогикада төпләндем.

– Ниһаять, хәзерге көндә мәктәпләргә, элекке заманнардагы кебек, ир-ат укытучылар да килә башлады. Берничә ел элек укытучы профессиясенең абруе бик нык төшеп, ул эш белән гаилә алып барып булмый дигән фикер урнашкан иде. Әти-әниегез Сезнең әлеге карарны ничек кабул итте?

– Әнием Флюра гомер-гомергә мәгариф өлкәсендә эшләде. Безнең әти – чын технарь, кырысрак кеше. Шуңа күрә уку йортын алмаштыру турындагы уемны башта әни белән уртаклашырга булдым. Хәтерлим: ул табак-савыт юып тора иде. «Кая барырга телисең соң?», – дип сорады. Мин: «Педагогиканы сайладым», – дигәч, әни берничә минут дәшмәде, аннары борылды да: «Бар, әтиең белән сөйләшеп кара», – дип киңәш итте. Дөресен әйткәндә, мин әтидән «юк» дигән җавап көткән идем. Үземнең фикерләремне нигезләп, аңа җиткергәч, ул бер генә нәрсә белән
кызыксынды. «Бу hөнәрне гомерлеккә сайласаң, укытучы акчасына гаиләңне тәэмин итә алырсыңмы?» Әтинең әти-әнисе (без аларны зур
әти, зур әни дип йөртәбез) Нургата hәм Мөнәвәрә укытучылар иде. Димәк, педагогика – безнең нәсел һөнәре. Минемчә, яшь буынга белем бирү һәм тәрбияләү иң кирәкле, иң дәрәҗәле вазифаларның берсе булырга тиеш. Үзем бу юнәлештәге эшчәнлегемне менә шулай әти-әни фатихасы белән башладым. Ул – бүгенге һәм киләчәк уңышларымның ачкычы дип саныйм. Чын күңелдән әйтәм: эшем миңа нык ошый. Уңышларымның икенче ачкычы, бәлкем, шул ошату-яратудадыр.

– Үзегезнең балаларга ул hөнәрне дәвам итәргә киңәш итәр идегезме?

– Кызым әле бәләкәй. Ул киләчәктә табиб һөнәрен сайласа, мин бик шат булыр идем. Ләкин әлеге фикеремне аңа турыдан-туры әйтмим, тик уйнаганда гына шаяртып әйтеп куям. Әлбәттә, ул укытучы һөнәре турында хыялланса, моңа әнисе белән без каршы төшмәячәкбез. Лицейда укучыларның ата-аналары белән аралашканда да әйтеп куям: профессия мәсьәләсендә балаларыгызга һич тә басым ясамагыз. Билгеле, бала-чагага, аның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә карап, азмы-күпме юнәлеш тә бирмичә булмый. Ләкин бала үзенең язмышын үзе сайларга тиеш. Ә язмыш hөнәр белән бәйле.

– Балалары сезнең лицейны тәмамлаган дусларым монда иң әһәмиятлесе, уку шартларыннан бигрәк – тәрбия процессы, диләр. Сез директор булып эшләгән биш елда лицей бу уңайдан нинди үзгәрешләр кичерде?

– Гомумән алганда, бүгенге уңышларыбыз минем тырышлык нәтиҗәсе дип әйтергә җыенмыйм. Лицейның иң зур байлыгы – белемле, ихлас яшь буын укытучылар. Бүген биредә профессиональ яктан көчле 39 педагог эшли, шуларның 70 проценты – ир-атлар. Директор никадәр генә тырыш һәм креатив булмасын, командасыз бернинди уңышка ирешеп булмаячак. Чыннан да, соңгы елларда бездә зур үзгәрешләр булды дим уйлыйм. Беренчедән, без лицейга балаларны V сыйныфтан ала башладык. Ул дөрес адым булып чыкты. IV сыйныфны тамамлаган балаларга укуны лицейда дәвам итү уңай – ике тапкыр мәктәп алмаштырасы юк. Алар бер елны югалтмыйча, укуны кирәгенчә дәвам итеп китәләр. Бездә физика-математика юнәлеше Казан мәктәпләре арасында иң көчлеләрнең берсе санала. Бүгенге көндә лицейда 292 укучы белем ала.

– Лицейны тамамлаучылар, үзебезнең республика вузларында гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, чит ил вузларын да сайлыйлар. Эшкә дә аларны шул калаларда бик теләп кабул итәләр. Сездә алган белем – төпле, тәрбия югары бәяләнә. Сездән аермалы буларак, кайбер лицейларның укучыларны VI яисә VII сыйныфтан гына кабул итүләрен ничек аңлатасыз?

– Бишенчеләр белән эшләү бик авыр. Бу – балаларда балалыктан үсмерлеккә күчү чоры. Психологик яктан шактый ук катлаулы чор. Бәлки, шуның аркасында коллегалар үзләре өчен яңа сыйныфны VI яисә VII сыйныфтан гына туплауны кирәк саныйлардыр. Без исә, ул кыенлыкны аңлаганга күрә, V сыйныфка укытучылар билгеләгәндә, яшь, әле өйләнмәгән, көне-төне эшләргә ризалык күрсәткән егетләрне сайлыйбыз, чөнки бу эш күп энергия таләп итә. Аларга балалар белән, халык әйтмешли, 24 сәгатъ буе эшләргә, гел яннарында булырга, ә кайбер вакытта хәтта куна калырга туры килә. VI сыйныфлар белән эшләү инде күпкә җиңелрәк. Былтыр V сыйныфка килергә теләүчеләр аеруча күп булды. Алар өчен оештырылган конкурста бер урынга унга якын бала туры килде. Беренче турда рус теленнән, математикадан, логикадан имтихан тапшырырга кирәк. Анда әйбәт нәтиҗәләр күрсәткәннәрне икенче турга чакырабыз. Укучылар әле ул яшьтә физика, информатика кебек
фәннәрне өйрәнмиләр. Ләкин, кереш дәресләр үткәреп, малайларның яңа гыйлемнәрне никадәр тиз һәм эзлекле үзләштерүен ачыклыйбыз. Шуннан чыгып, аларга инглиз, төрек телләре буенча кайбер биремнәр тәкъдим ителә. Түгәрәкләп әйткәндә, укучыларны бар яклап –
логик фикерләү, белем буенча сайлап укырга чакырабыз.

– Сездә интернат системасы булганлыктан, бөтен балалар да куна алып укыйлармы? Кайбер психологлар ата-аналарга балаларын
дәрестән соң гаиләдә тәрбияләргә киңәш итәләр…

– V сыйныфта Казан балалары интернатны үз теләкләре буенча сайлый. Мисал өчен, былтыр 19 кешедән 12 се интернат вариантын сайладылар. Алардан 4 есе генә чит шәhәрләрдән һәм авыллардан иде. VI – VII сыйныф укучылары бөтенесе дә интернатта яши. Бу – безнең
шартыбыз. Ә инде VIII сыйныфка күчкән укучылар үзләренә ошаган һәм алар өчен кулай булган вариантны сайлый алалар.

– Якын туганымның улы татар-төрек лицеен тәмамлады. Ул чакларда тәрбияче-педагоглар укучыларның өйләренә, фатирларына кунакка йөреп, ата-аналар, шәкертләре белән якыннан аралаша торган булганнар. Баланың уңышлары, аның киләчәге турында фикер алышканнар. Бу система сездә сакланып калдымы?

– Без аны саклап калырга тырыштык, hәм ул уңышлы эшләп килә. Безнең өчен тәрбия процессы бик мөhим. Очар кош бер канатлы булмый. Без гел кабатлап торабыз: бер канат ул белем булса, икенчесе –  hичшиксез, тәрбия. Бездә Рәсәйнең 11 төбәгеннән, Татарстанның 24 районыннан җыелган төрле милләт балалары укый: татар, рус, чуваш, азәрбайҗан, грузин. Аларның өйләре кайда булуга карамастан, гаиләләре белән танышырга йөрибез: Дагыстанга, Мәскәүгә, Екатеринбургка барабыз. Берничә педагог, тәрбияче җыелышып, машина белән яки поезд белән юлга чыгып китә дә укучылары тәрбияләнгән шартларны күреп, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне өйрәнеп, үз фикер-тәкъдимнәрен җиткереп кайта.

– Зур сәяхәт өстәмә чыгымнар таләп итә. Ата-ананы, киресенчә, Казанга гына чакыру уңайрак түгелме? Ни өчен катлаулы юл сайлыйсыз?

– Әлеге чараның бер тылсымы –магиясе бар. Син кешегә кунак булып килгәч, ул синең фикерләреңне дә башкачарак кабул итә. Алар алдында рәсми кешеләр – директор, сыйныф җитәкчесе түгел, аларның баласы турында чын күңелдән кайгырткан гади кеше – белгеч тора. Менә шул эчкерсез сөйләшү вакытында әти-әниләргә бер әһәмиятле фикер җиткерелә: баланың «5»кә укуы түгел, лицейдан җәмгыятьтәге
нормалардан тайпылышлары булмаган чын кеше булып чыгуы мөһим.

– Соңгы берничә елда Казанның 2 нче лицее бөтен Рәсәйгә танылу алды. Ничек танылмасын, ди. Монда ил мәйданында иң абруйлы укытучылар – Алмаз Хәмидуллин hәм Наил Мирсәетов эшли бит! Бер серне ачыгыз әле: андый педагоглар ничек үстерелә? Әлбәттә, кеше үзе тырыш, максатчан, кызыксынучан булырга тиеш. Ләкин бу гына җитми. Аның профессиональ дәрәҗәсен үстерү өчен, өстәмә шартлар да сорала.

– Моңа ниндидер махсус әзерләү генә түгел, ә коллективтагы атмосфера йогынты ясый. Кайбер коллегаларым әле мин студент булган чаклардан ук эшли. Алар хәтта шул вакытларда ук мин биргән дәресләргә кереп, анда кулланылган кайбер алымнарны өйрәнәләр иде. Чынлыкта, мин ул вакытта яшь, тәҗрибәсез укытучы идем бит. Алар үзләре өчен әллә ни яңалык та ачмаганнардыр, дим. Ләкин өлкән укытучылар, минем көчле якларымны табып, дәрескә анализ ясыйлар иде. Хәтерлим әле: берсендә алдан әзерләп килгән исемлек буенча берничә китап укып чыгарга да тәкъдим иттеләр. Менә шулай елданелга өйрәтеп, үссендереп, мине чын укытучы итеп әзерләделәр. Бездә
усал завучлар, методистлар эшләми, чөнки укытучыны алай тәрбияләп булмый. Мин, биредә эшләүче укытучыларга карап, үзем дә үрнәк алам. Шундый укытучылар бар, алар бик көчле, ләкин тыйнак. Шундыйларның берсе – биология укытучыбыз Наил Мирсәетов. Аңа коллективыбыз белән: «Ел укытучысы» конкурсында катнашып кара. Син бит булдырасың!», – дип киңәш иттек. Игътибарны безнең өчен бик әһәмиятле бер нәрсәгә юнәлтәсем килә. Наил Галимҗанович, Бөтенроссия конкурсында танылу алганнан соң Мәскәү дәүләт педагогия университетында укып, кире лицейга укытырга кайтты. Без кадрларны үзебез өчен үзебез әзерләргә тырышабыз.

– Бәлки, Наил әфәнде төп җиңүче итеп үк танылган булыр иде. Ләкин берничә ел рәттән «Бәллүр пеликан» («Хрустальный пеликан») премия- ләрен ир-атлар алды. Ә бит күпчелек мәктәпләрнең коллективы, нигездә, хатын-кызлардан тора. Минем уемча, былтыр мәртәбәле җиңүче титулын хатын-кызга бирергә карар кылулары шуның белән аңлатыладыр. Ә ир-атларга, шул исәптән якташыбызга да беренче бишлеккә керү белән канәнатьләнергә туры килде кебек. Сездә нинди тәҗрибәле хатын-кыз укытучылар бар?

– Бездә күп еллар биология укытучысы Фәридә Маликова, тәрбия буенча директор урынбасары Алсу Хәбибуллина, татар теленнән Рузия Кәримова, рус теленнән Рушания Хәйруллина – барлыгы ун хатын-кыз педагог уңышлы эшләп килә. Яшьләр аларны яратып һәм хөрмәт итеп «апалар» дип йөртәләр.

– «Ел укытучысы» бәйгесе берничә этаптан тора. Беренче этап алдагы ел җиңүчесенең туган ягында үтә. Былтыр сез Грозныйга бардыгыз. Наил Мирсәетов икенче турга узгач, көзен Мәскәүгә юл тоттыгыз. Аннан конкурс турында нинди фикерләр, хисләр белән кайттыгыз?

– Конкурс бик күп көчне ала. Без бик нык арып, ләкин шатланып кайттык. Илдәге йөзләрчә мең укытучы арасында «Иң көчле беренче бишлек»тә урын алу – ул бик җитди нәтиҗә. Чечен халкы бик кунакчыл халык икән. Безне якын күреп, бик матур итеп каршы алдылар. Ике мәктәптә булып, укыту процессы белән таныштык. Материаль-техник яктан аларны әллә ни алга киткән дип әйтмәс идем. Әмма балалары
бик ошады – ихлас күңелле, тәрбияле укучылар.

Мәскәүгә конкурсның икенче турына килгәч, Наил Галимҗанович Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасында чыгыш ясады. Конкурсның иң авыр өлеше РФ мәгариф министры Ольга Васильева катнашындагы түгәрәк өстәлдә булды. Элек «ярдәм төркеме»н анда кертми иделәр, былтыр безгә рөхсәт иттеләр. Шунда Рәсәйнең иң көчле 5 укытучысы үз белемнәрен һәм компетенцияләрен күрсәтте.

Министр белән аралашыр өчен, бүгенге заманның мәгариф өлкәсендәге проблемаларын белү генә җитми. Бәйгегә әзерлек барышында Наил Мирсәетовка профессиональ юнәлештәге бик күп китап укып чыгарга туры килде. Үзебезнең министрлык, шәhәр мәгариф идәрәсе белгечләре безгә бар яклап булыштылар, һәрдаим теләктәш булдылар. Беренче тур узган яз көннәреннән алып икенче тур булачак көз айларына чаклы конкурсант бик тыгыз график буенча өстәмә әзерлек узды. Ике елдан без тагын бер укытучыбызны әзерләп, шушы конкурска тәкъдим итәргә исәплибез.

– Уңыш юлдаш булсын!

Сөмбел ТАИШЕВА

Добавить комментарий