«Өйдә торсаң да, көн узганы сизелми»

«70 яшемне тутырсам да, өйдә утырырга яратмыйм. Тик, башыңа төшсә, башмакчы буласың» ди халык. Менә инде икенче атна өйдә утырабыз. Көннәрне ничек үткәрермен икән дип бик кайгырган идем, юкка борчылганмын икән. Кич җиткәнен сизми дә калам. Иртән, йокыдан уянгач, физик күнегүләр ясыйм. Аннары илебезгә, көнебезгә тынычлык, һәр кешегә сәламәтлек теләп, догаларымны укып, дисбемне тартып утырам. Китап укырга бик яратам. Бу гадәт миңа кечкенәдән кереп калган. Әле менә М.Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повестен кабат укып чыктым. Авторның әсәрләрен бик яратам. Алар ниндидер тылсым белән сине сихерләп ала да ахырына кадәр җибәрмичә, шундагы вакыйгалар эчендә кайната, шундагы геройлар белән бер йөрәктән сулата.

Кроссворд һәм башка башваткычларны чишәргә яратам. «Гаилә һәм мәктәп»тәге сканвордларны чишеп барам. Оныклар белән «Уен бүлмәсе»ннән чыкмыйбыз. Оныкларыма тәмле ризыклар пешереп ашатам. Алар өчпочмак, кыстыбый, дүртпочмакны бик яраталар, журналдагы тәмлүшкәләрне дә үз иттеләр.

Карале, өйдә утырганда күпме файдалы эш башкарасың икән бит. Фотодагы миңа «Сөбханалла» дип карагыз».

 Зәйдән Фәния Әгъзамова

Добавить комментарий