Логотип Магариф уку
Цитата:

Пневмониядән 1,5 миллион кеше үлә!

Пневмония грекчадан «үпкәгә салкын тию» дигәнне аңлата. Бу инфекциядән дөньяда ел саен 1,5 миллион кеше вафат була. Иң аянычы – авыруларның күбесе биш яшькә чаклы балалар. Саннарда карасак, 3 яшькәчә...

Пневмония грекчадан «үпкәгә салкын тию» дигәнне аңлата. Бу инфекциядән дөньяда ел саен 1,5 миллион кеше вафат була. Иң аянычы – авыруларның күбесе биш яшькә чаклы балалар. Саннарда карасак, 3 яшькәчә (мең балага) сабыйларның егермесе пневмония белән чирли, ә 3 яшьтән өлкәнрәкләрнең (мең балага) алтысы бу чирне йоктыра.
Пульмонолог, медицина фәннәре кандидаты Илнур Закиров пневмониянең өч билгесен атый:
1. Интенсификация: югары температура, бала ятып кына тора, ашамый, коса. Әгәр температура өч тәүлектән дә төшмәсә, пневмония түгелме дип борчылырга җирлек бар. Ата-ана тиз арада табибка мөрәҗәгать итсен.
2. Тын юлларының җитешмәве.
Авыру аркасында тын юллары организмны тулысынча кислород белән тәэмин итә алмый. Бала, яшүсмер каты итеп сулый.
3. Йөткерү барлыкка килү. Ләкин кайвакыт йөткерү булмаска да мөмкин. Бу әле пневмония юк дигән сүз түгел.
Бүген пневмонияне, шартлар яхшы булган очракта, өйдә дә дәвалап була. Әлбәттә, башта табибка күренергә, дәвалау курсы алырга кирәк. Гадәттә мондый очракта аларга антибиотиклар билгелиләр.
Дүрт яшькә кадәрге балаларга табиб киңәшеннән башка ютәлдән һәм салкын тиюдән дару бирергә ярамый. Иң яхшысы – балага мөмкин кадәр күбрәк сыеклык эчертү. Мондый вакытта кофе, чәй, кола кебек эчемлекләрдән баш тартырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ