Логотип Магариф уку
Цитата:

Позитив изоляция

#өйдәкал диеп өйдә калдык, ләкин бар кешенең ни белән шөгыльләнгәнен хәзер бигрәк тә шәп белеп торабыз. Инстадөньяны халык изоляциягә кадәр бу кадәр нык күзәтмәгәндер дә әле. Иң күңеллесе – яраткан “й...

#өйдәкал диеп өйдә калдык, ләкин бар кешенең ни белән шөгыльләнгәнен хәзер бигрәк тә шәп белеп торабыз. Инстадөньяны халык изоляциягә кадәр бу кадәр нык күзәтмәгәндер дә әле. Иң күңеллесе – яраткан “йолдызларыбызның” позитив постларын уку. Карагыз әле, халыкка җыр-моң, матур сүзләр аша теләктәшлек күрсәтү, рухи яктан терәк булу – сәнгатьнең бер миссиясе кебек бүгенге вазгыятьтә. Халык бушлай онлайн концертлар карап рәхәтләнә бу соңгы ике атнада. Артист белән тамашачы арасы кайчан бу кадәр якын булганы бар? Әлеге онлайн концертларны иң беренче булып башлап җибәрүче Салават Фәтхетдинов аннан сыерчык оялары ясап элде. Гүзәл Идрисова гөлләрен күчерә, Резедә Шәрәфиева урындыкларына яңа тышлыклар тегә, Айгөл Бариеваның концертыннан гына түгел, һәр постын укыган саен яшисе килә башлый... Тәмнүшкәләр турында әйтеп тә тормыйм, тәмлетамаклык беркемгә дә чит түгел. Теләче ягы кызы җырчы Зөлфирә Шәйдуллина да тормыш куйган теләсә кайсы шартларда да плюслар күрә белсәң, үзеңә файда алып була дип саный.
– Үзизоляциягә без бераз сөенеп тә куйдык, чөнки шундый рәхәт яз көннәре бит, авылга кайтып, мәш килеп эшлибез! Урамга чыгарга ярамый дигәч, Саушта кухняда, алгы бүлмәдә ремонт ясадык. Менә бүген Тат Буләргә кайтып киттек. Тиздән ирем Алмазның бертуган апасының туган көне, шунда булабыз, әзрәк авылда да эшлисе эшләр бар. Бу апрель аенда безнең гаиләдә гел туган көннәр: 15нче апрель көнне әниемнең гомер бәйрәменә җыелырга ниятлибез, Алла теләсә! Яңа җырлар өстендә дә эшлибез, тик торган юк, кыскасы! Аллага шөкер, бөтен туганнарыбызны барлап, күрешеп, бергә кунак та булабыз, эшен дә эшлибез.

Ләйсән Низамова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ