Логотип Магариф уку
Цитата:

Президент торак шартларын яхшырту өчен илкүләм проектларны берләштерергә тәкъдим итә

120 миллион квадрат метр торак сафка бастыру өчен Россия төбәкләренә берничә илкүләм проектның ресурсларын берләштерергә һәм 3 ел вакыт кирәк. Бүген Россия Дәүләт Советы Президиумының Казанда оештырыл...

120 миллион квадрат метр торак сафка бастыру өчен Россия төбәкләренә берничә илкүләм проектның ресурсларын берләштерергә һәм 3 ел вакыт кирәк. Бүген Россия Дәүләт Советы Президиумының Казанда оештырылган утырышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга шул хакта хәбәр итте. Бө хакта «Татар-информ» яза. 
«Торак һәм иҗтимагый урыннар белән бәйле илкүләм проект – иң масштаблы һәм катлаулы проектларның берсе. Бүген торак алуда төп механизм – ипотека. Әмма процент ставкасы арту сәбәпле аңа ихтыяҗ кимергә мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп.
ТР Президенты искәрткәнчә, торак төзелеше социаль инфраструктураны үстерүне таләп итә. «Без халыкны мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр белән тәэмин итәргә тиеш, ә моңа зур акчалар кирәк. Әлеге бурычларны комплекслы төстә хәл итү өчен безнең илкүләм проектны башка федераль программалар һәм илкүләм проектлар белән берләштерү зарур. Тиешле база булдыру һәм төзелештә шундый күләмнәргә ирешү өчен якынча 2-3 ел вакыт таләп ителәчәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
Фото: tatar-inform.tatar

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ