Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәнҗемә син безгә, мәктәбем

«Мәгариф йолдызлары» бәйгесендә җиңү яулаган укытучыларның конкурс эшләрен бастырабыз. Нурлат районы Фома урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә ӘҺЛИУЛЛИНАның «Рәнҗемә с...

«Мәгариф йолдызлары» бәйгесендә җиңү яулаган укытучыларның конкурс эшләрен бастырабыз. Нурлат районы Фома урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә ӘҺЛИУЛЛИНАның «Рәнҗемә син безгә, мәктәбем» дип аталган язмасы «Минем мәктәбем» номинациясендә икенче урын яулады. 


“Аяк тартмады” дигәнне ишеткәнем бар иде. Ә менә минем белән шуның бөтенләй киресе булды: “аякларым тартты” булса кирәк. Үзем дә сизмәстән, башка урам аша кайтырга чыкканмын! Югыйсә, урап йөрергә безнең авылның урамнары да күп түгел. Кинәт әллә ни булды. Күңел елый, йөрәк сыкрый башлады. Мәктәп урамы... Кайчандыр гөр килеп эшләп яткан мәктәптә кабер тынлыгы... Элек балкып торган тәрәзәләре челтәрләре булса да, нигәдер бүген сукыр кешенекедәй нурсыз, төссез төелды. Коймалары кайгыдан сыгылып төшкән бер бәхетсез диярсең. Бакчадагы агач-куаклар да ачулы кешедәй, турсайган. Кояшта ялтырап яткан калай түбәсе дә: “Ташладыгыз!”- дип йодрык селкидер күк. Мәктәпнең ишеге дә кара көеп утыра. Котельныйның түбәсе дә ишелеп төшкән түгелме соң? Йөрәк әрни, күңел тулып елап җибәрәм. Бер җан иясе дә юк дисәм - күгәрченнәр ташламаган икән мәктәпне, ә без язмышка сылтадык та киттек... Укучыларың да, мөгаллимнәрең дә, әти-әниләр дә сиңа юлны онытты... Юлыбыз төшмәсә дә, күңелебездән чыкмыйсың! Синең яхшылыкларыңны, синнән күргән игелекләрне, синдә уздырган иллә дә рәхәт, күңелле елларны ничек хәтерләмик инде?! Тарихыңа кадәр яттан беләбез дә бит... Ни файда?
Авылдашыбыз шагыйрь Илдус абый Диндаров җырындагыча “дөнья үзәгенә урнашкан Биккол” авылы мәктәбенең кайчан гына 70 еллык юбилеен гөрләтеп үткәргән идек. Тарихны барладык, мөгаллимнәрне искә төшердек. Элек бездә директор, укытучы булып эшләп, аннан чит җирләргә киткән күпме балаң, бүләкләр күтәреп, ашкынып кайтты ул чакта. Сагынуларын, мәктәпне һәм коллективны мактап сөйләүләрен әле кичә генә ишеттек кебек. “Гөрләп яшәгән мәктәпне ник яптылар? Нигә болай килеп чыкты?” Төрле җаваплар эзләп карыйм. Әби-бабайларым, әти-әнием кечкенәдән: “Һәр эш дога белән башланырга тиеш!” - дип өйрәткәнгә, әллә революциядән соң дингә киртә куючыларның, мәчет манарасын кисеп, бинаны авыл уртасына (хәзер ул урында мәктәп бакчасы) мәктәп итеп күчерү ярамадымы икән, дигән фикердә тукталам. Алай дисәң, күрше авылларда да нәкъ шулай булган бит...
...Мәдрәсәдән аермалы буларак, беренче башлангыч мәктәптә советча укытуга алыналар. Биредә, 20 нче еллардан башлап, беренче укытучылар: Маһира һәм Шәфика апалар, Кирам һәм Габбас абыйлар... Еллар үткән саен, белем алырга теләүчеләр саны да арта, кечкенәләр генә түгел, олылар да мәктәпкә йөри. 1930 елның 1 сентябреннән барлык укучыларны сыйдырырлык итеп төзелгән бинага күчәләр. 1932-1934 елларда мәктәп директоры вазыйфасын минем бабам - Бәхтегәрәй Вафин башкара. Озакламый халыкны башлангыч белем генә канәгатьләндерми башлый, күрше авылларга йөреп укучылар саны арта. Бөек Ватан сугышы елларында тормыш никадәр авыр булса да, мәктәп эшчәнлеген туктатмый. Утын, кәгазь, дәреслекләр җитешмәү, колхоз эшләренең күплеге дә киртә була алмый, шулай да күрше авылга йөреп уку кыенлаша. Мәктәп коллективының тырышлыгы белән 1943 елда мәктәп җидееллыкка үзгәртелә. Еллар узган саен, бу агач мәктәп тә тар була башлый. 1974 елның ноябреннән мәктәп яңа таш бинага күчә. 1988 елда ул - тугызъеллык, 1990 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2008 елда кабат тугызъеллыкка кала, ә 2011 дә бөтенләй ябыла...
Биккол мәктәбе миңа да белем дөньясының ишеген ачты, яхшыны яманнан аера, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоя белү серләрен чиште. Беренче укытучым Роза Абдулловна безне, унбер бөртек сабыйны, укырга-язарга гына түгел, тормышны аңларга, һәр нәрсәдә матурлык күрә белергә, төшенкелеккә бирелмәскә, үзе кебек көчле рухлы булырга өйрәтте. Биш малай һәм алты кыз идек. Ут чаткысы Гүзәлия, әрсез Роза, моңлы Зөлфия, тыныч Илһамия, курку белмәс туганым Гүзәлләр белән ярыша-ярыша, көндәлек алып бардык, җырлар саклый торган флешка ролендәге дәфтәрләргә, рәсемнәр белән бизәкләп, яңа җырлар языша идек. Егетләребез белән дә туганнар кебек якын һәм дус булдык. Кечкенә дә төш кенә булган Илгизебез (урыны оҗмах түрләрендә булсын), математик башлы Инсаф, сөйкемле һәм бик гади Фиркать, максатчан Радиклар да яңа ел җиткәндә өчпочмаклап бөкләп ясалган дәфтәргә котлаулар, изге теләкләр язып тутырырлар иде. Ә көчле спортчы сыйныфташыбыз Илфатны мин гомер юлдашым итеп сайладым.
Мәктәптән без җитмеш төрле һөнәр өйрәнеп чыктык. Мәктәп бакчасында үстереп алган чөгендер орлыгын начарларыннан аралап утыруыбызның да файдасы без уйлаганнан да күбрәк булган икән бит: бармак башларын хәрәкәтләндерү нервны гына тынычландырмый, күп авыруларны кисәтә, диләр. Күмәкләшеп, нинди эшләрдә генә катнашмадык: чөгендер кырында эшләү, яңгыр астында калган иген теземнәрен әйләндерү, ындыр табагында ашлык эшкәртү, сарык фермасына витамин булырлык азыклар әзерләп илтү, техника паркындагы комбайннарны, ферма тирәләрен кардан чистарту, юл тирәләрен чүп-чардан арындыру... Кая барсак та, җырламый йөри белмәдек. Ризыкларны уртак табынга куеп сыйлануның тәмлелеген дә тоям әле! Югыйсә, әллә ни дә түгел: каймак һәм шикәр комы яки кайнатма яккан ипи телеме, мичтә тәгәрәткән бәрәңге, кабартма, йомырка, пыяла банкадагы чәй...
Унбиш яшь тулган көнне һәрберебез сыйныфташларны өйгә чакырып сыйландык та әле. Әлбәттә, сыйныф җитәкчебез Фәридә Вәгизовна да бездән калмады. Укытучыбызны аеруча үз күрдек, чөнки бөтен серне сыйдырган апабыз белән теләсә кайсы темага киңәшеп була иде.
Гөлсинә Вахитовна, Фәридә һәм Әнисә Юнысовналар белән авылдан ерак булмаган алмалыкларга экскурсиягә йөрүебез хәтергә уелып калган. Алар безне табигатьне яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтте.
Безнең шәхес булып формалашуыбызда озак еллар мәктәп директоры да булып эшләгән биология, химия укытучыбыз Наилә Мисбаховнаның өлеше зур. Гадел, энергияле, оста җитәкче булган апабызның киңәшләрен әле дә тотам. Рус теле укытучыларыбыз Ләлә Мөхетдиновна, Наҗия Таһировналар, татарча фикер йөрткән башларыбызны русча уйларга өйрәтү өчен, күп көч куйды. Туган телебезгә мәхәббәтне Лилия Вәзировна уятты. Безне озак укытмасалар да, Мирзаҗан Шакирҗанович, Гомәр Усманович, Фәнис Талипович, Гөлсинә Вәгыйзовна, Әнисә Дамировна, Гөлнара Нәҗиповна, Нәкыя Сәлимовналарның кылган игелекләре онытылмый.
Педучилище тәмамлагач та, үземә белем биргән мәктәбемә кабат әйләнеп кайттым. И, ул вакытларны искә төшерәсе генә килеп тора. Башлангыч белән саубуллашу кичәсенә иң беренче тапкыр шигъри формада эшкәртмә язуым... Беренче чыгарылышымны, истәлеккә фотога төшерү өчен, автобус яллап, Нурлат шәһәренә фотостудиягә алып баруым... Ул чакта микрофон авылның янгын сүндерү машинасында гына бар иде. Мәрхүм Әхәт абый берсүзсез машинасын китереп бастырды. Дүртенчеләрем мәктәп ишегалдындагы табигать кочагында, бар авылны яңгыратып, микрофонга сөйләде. Авыл белән бәйрәм иткән онытылмаслык кичә булды ул. Аннары укучыларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта башладым. “Мәктәп тормышын ничек кызыклы, файдалы итәргә?” дигән уй белән эшли идек без ул чакта да.
Мәктәп эшләгәндә, авыл да гөрләп яшәде. Хәтерлим әле: әдәбият дәреслекләре авторы Альберт абый Яхин белән киңәштем дә “Тынлык белән сөйләшү” дип аталган кичә оештырырга булдым. Без, фронттан кайткан ветераннарны зурлап, бәйрәмнәрне гел үткәреп торабыз. Ә бу юлы яу кырында ятып калган солдатларга да ветераннар белән бер рәттән дан җырладык, аларның туганнарына сүз бирергә уйладык. Әзерлек барышында укучыларым белән авыл буйлап йөреп чыгып, Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган авылдашларның исемлеген, фронттан килгән хатларны барладык. Сандык төпләрен, аулак киштәләрне актара торгач, шактый гына солдат хаты таптык. Өзекләрен укып, аудиоязмага эшләдек. Күз яшьле бәйрәм булган иде ул. Батыр солдатларның инде үзләре әби-бабай булган балалары безгә чын күңелләреннән рәхмәт әйтеп китте. Гомумән, авыл белән элемтә тыгыз иде безнең. Шөкер, хәзер дә: “Баламның беренче укытучысы бит син!” яки “Улымның (кызымның) яраткан укытучысы Сез!”- дип эндәшәләр. Укучыларымның үзләреннән рәхмәт ишетү аеруча рәхәт. Мәктәптә үткәрелгән барлык чаралар да укучыларда актив тормыш позициясе, аңлы дисциплина, әхлак һәм мәдәни дәрәҗәләрен күтәрүгә, дөньяны танып-белүгә өйрәтүгә юнәлтелгән булды. Мәктәп ябылгач та, бер укытучы да юкка чыкмады анысы. Һәркем яңа эш урыны табып, хезмәт юлын дәвам итте. Мәктәпсез калу бәхетсез итте дә куйды авыл халкын.
Егерме өч ел мәктәптә җыештыручы булып эшләгән әнием Роза Вафина ул вакытта пенсиядә иде инде. Сугыш елларында да эшчәнлеген туктатмаган мәктәпне ябуларына аптырады ул. Мәктәпне ташкүмер, нефть белән җылыткан вакытларда, ун ел мичнең төзеклеген карап торучы электрик булып эшләгән әтием Дамир Вафин да авыр кичерде бу хәлне. Ә бит инде бу вакытта авылга газ кергән иде. Авыл җирлеге башлыгыбыз Рамилә Хәсәнгатовна белән Биккол мәктәбе хакында сүз кузгатсаң, бүген дә күзләре яшьләнә. “Татар халкы яшәсен дисәң, авыл яшәргә тиеш, авыл яшәсен дисәң, ике генә укучысы булса да, мәктәп булырга тиеш!”- дип саный ул. Әмма, ни кызганыч, мине һәм бик күп авылдашларымны кеше иткән, очар канат куйган мәгърифәт учагыбызны сүндерделәр шул...
...И мәктәбем, син безгә рәнҗи күрмә, зинһар. Безгә дә бик-бик авыр булды. Син моңаеп карап калганда, иртән автобуска утырып, ят авылга чыгып китү бер авыр булса, чит мәктәптә, яңа коллективта әле күпме вакыт үзебезне әнисеннән аерып алган бала кебек хис иттек. Шул чакта миңа менә нәрсә көч бирде: кайсы сыйныфка гына дәрескә керсәм дә, һәркайсында үз укучыларымның сөйкемле йөзләрен, өмет тулы күзләрен күрү рух өстәде. Мәктәпне бер-ике ел элек яисә бүген ябабыз дисәләр, без әле моны кабул итә алыр идек, чөнки бүген авылда XI сыйныфка йөри торган унбиш укучы гына калды. Ә бит теге вакытта балалар да җитәрлек, педколлектив та әйбәт, бина да менә дигән иде. Ниндидер оптимизация дигән булдылар да әвеш-тәвеш китереп “яптымизация” ясап куйдылар.
КамАЗ төзелеше, СССР таркалу чорында күпләр зур шәһәрләргә күчеп китте. Әмма алар анда да үз урыннарын таба алды бит. Мәсәлән, Алмаз Әхмәтшин, зур дәрәҗәләргә ирешеп, бүген районыбызны җитәкли. Авылны гөрләткән чараларда илдә яңа тормыш төзүчеләр, мактаулы табиб, укытучы, судья һәм башка һөнәр ияләре булып танылган күпме укучыларың кайтып катнаша. Гап-гади авыл укытучыларының кара тактага акбур белән язып аңлаткан дәресләрендә алган белем һәм тәрбия әле тагын ничә буынга җитәрлек икән бит. Димәк, ябылуың фаҗига түгел. Яшибез әле без, иншалла, яшьнәтеп яшибез!
Гөлүсә ӘҺЛИУЛЛИНА,

Нурлат районы Фома урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ