Редакциябезнең матур традициясе бар

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе хезмәткәрләре Яңа ел корпоративын өстәл артында түгел, ә театр креслосында үткәрә. Кичә без Кәрим Тинчурин театрында драматург Шамил Фәрхетдиновның «Эх, алмагачлары!» спектаклен карадык.

Ролләрен танылган артистлар Зөфәр Харисов, Сәлим Мифтахов, Нуретдин Нәҗмиев, Ләлә  Миңнуллина һәм Әлфия Хәсәнова башкарган музыкаль комедия юмор аша җәмгыятьтә булган күп кенә проблемаларны ачып сала.

Узган елны безнең редакция хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан «Мәхәббәт баскычы» комедиясен караган иде.

Добавить комментарий