Логотип Магариф уку
Цитата:

Ризван Хәким иҗатташ дусларын җыя

«Аллага шөкер, халык кабул итә торган җырлар иҗат иттем»,- дип сөйләде Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хакимов. Тиздән Казанда композиторның иҗат кичәсе узачак.  Ризван Хәк...

«Аллага шөкер, халык кабул итә торган җырлар иҗат иттем»,- дип сөйләде Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хакимов. Тиздән Казанда композиторның иҗат кичәсе узачак.  Ризван Хәким, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов һәм БР атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин журналистлар белән очраштылар.  
– Иҗатыма килгәндә, Аллага шөкер, халык кабул итә торган җырлар гына иҗат иттем. Мин моның белән бик шатмын.  Тамашачыга рәхмәтле мин. Җырларымны халыкка җиткерә торган артистлар бар.  Җырларыбыз язылып тора. Ходай бирсә, киләчәктә дә иҗатымны дәвам итәрмен, - дип сәламләде журналистларны композитор.

Ризван Хәкимовның иң беренче җырларының берсе — «Елама, ярсама». Композитор үзенең татар җыр сәнгатендә популярлык яулавын әлеге җыр белән бәйли. Ризван Галимьян улы бу хитны Куйбышев шәһәрендә армия сафларында хезмәт иткән вакытында иҗат иткән. Хәзер Ризван Хәким — дистәләрчә җыр авторы.
— Ризван абый иҗат иткән җырлар арасында иң яратканым «Көтмә син, көтмә, үпкәләмә» дип аталганы. Мин аны  20 елдан артык башкардым. Һәр концертны «Аллага шөкер» җыры белән ачтык. Тамашачылар бу җырны башкаруымны сорыйлар, – дип сөйләде Салават Фәтхетдинов.

Татарстанның халык артисты Ризван Хәкимов иҗат иткән берничә җырның аңа «эләкми» калганына үкенүен әйтте.
— Ризван абый минем өчен «Агым су» җырын язып бирде. Тормышымда авыр моментлар булганда бу тирән мәгънәле җыр миңа нык ярдәм итте, - дип уртаклашты Ришат Төхвәтуллин.


Башкортстанның атказанган артисты репертуарындагы яңа җырларның берсе дә Ризван Хәким көенә язылган. Ул «Сөю бар әле» дип атала.
5 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Ризван Хәкимовның иҗат кичәсе уздырылачак. Бәйрәмдә композиторның җырларын башкаручы популяр татар һәм башкорт артистрары чыгыш ясар дип көтелә.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ