Логотип Магариф уку
Цитата:

Роберт Миңнуллинсыз бер ел: шагыйрь исемендәге конференциягә йомгак ясалды

Казан шәһәрендә мәшһүр шагыйрь, журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли ко...

Казан шәһәрендә мәшһүр шагыйрь, журналист, публицист, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. 4 меңнән артык эш арасыннан иң-иңнәре генә сайланып алынган.
«ПОПУЛЯРЛЫКНЫҢ СӘБӘБЕ – РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ҮЗЕ»
Быел конференциянең йомгаклау тантанасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узды. Чарада Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше һәм балалары, каләмдәшләре, хезмәттәшләре, республиканың мәгариф һәм фән учреждениеләре вәкилләре, шагыйрьнең иҗатын үз итүчеләр җыелган иде.
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән тантаналы чарада катнашучыларны министрлыкның милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина сәламләде.
«Татарстан Республикасында узучы йөздән артык фәнни-гамәли конференциянең 80 % ында татар теле һәм әдәбияты буенча секцияләр бар, гадәттә, аларда каралучы 50 % эш нәкъ менә Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган була. Мондый популярлыкның сәбәбе – Роберт Миңнуллин үзе. Ул - гап-гади сүзләргә тирән мәгънә биреп язылган шигырьләр авторы, татар телебез һәм милләтебезне яклап чыгыш ясаган җәмәгать эшлеклесе, балалар һәм укытучылар остазы. Укучыларга теләгем шул: Роберт Миңнуллинның иҗатын өйрәнегез. Аның шигырьләре аша алдыгызга куйган максатыгызга ирешү өчен, туган телегезне һәм туган җирегезне онытмыйча яшәү өчен киңәшләр табарсыз», – дип сөйләде ул.
Чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга олы рәхмәтен шагыйрьнең кызы Таңсылу Миңнуллина җиткерде: «Никадәр генә моңсу булса да, күңелдә бүген шатлык хисләре. Әтигә булган игътибарыгыз, җырлары һәм шигырьләре аша аның иҗатын шулай мәңгеләштерүегез күңелдә рәхәтлек һәм горурлык хисләре уята. Шушы чарада катнашкан һәрберегез татар телен һәм милләтен саклап калуга үз өлешен кертте. Алга таба мондый конференцияләр үткәрелеп торса, бу бик күркәм күренеш булыр иде».
9 секциядә – биш дистәгә якын җиңүче. Барлык лаеклылар конференциянең I, II, III дәрәҗәдәге дипломнары белән бүләкләнде. Бәйрәм чарасы Роберт Миңнуллинның шигырьләре һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды.

ШАГЫЙРЬ ИҖАТЫ ИЛҺАМЛАНДЫРА
Роберт Миңнуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциянең Гран-при иясе Яр Чаллы шәһәренең 52 нче мәктәбе укучысы Иркә Әхмәтьянова булды. Аны котлап, Таңсылу Роберт кызы яшь иҗатчыга шагыйрьнең өр-яңа китабын бүләк итте.
«Мин Роберт Миңнуллин шигырьләрен укып илһамландым, үзем дә иҗат итеп карарга булдым. Шагыйрьнең әсәрләре бик күп нәрсәгә өйрәтә, нәкъ менә шуның турында шигырь яздым. Миңа әнием булышты. Гран-при иясе булу һәм әлеге бүләкне шәхсән Роберт абый кызы кулыннан алу минем өчен зур шатлык», – дип, хисләре белән уртаклашты Әдилә.
«Татар поэзиясе үсешендә Р.Миңнуллинның роле һәм урыны» секциясендә I дәрәҗәдәге җиңүче, Казан шәһәренең 170 нче мәктәбе укучысы Дилә Хәкимова конференциягә алдан ук әзерләнә башлаган. Укытучысы Рәвия Фәйзуллина белән киңәшләшеп, шагыйрьнең «Күчтәнәч» исемле шигырьләр җыентыгына анализ ясаган, «Шигырьләрендә балачак яши» эзләнү эшен язган. Җиңүче кызның остазы шатлыгын яшермәде, чараны оештыручыларга һәм эшләренә зур бәя биргән жюри әгъзаларына рәхмәтен белдерде, алга таба да конференциядә катнашачакларын әйтте.

КИЛӘЧӘККӘ МАКСАТ – РОССИЯ КҮЛӘМЕНӘ ЧЫГУ
Казан шәһәренең 88 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәкъдиме белән оештырыла башланган әлеге конференция быел республика  күләмендә дүртенче тапкыр үтте.
Оештыручылар әйтүенчә, конференциягә карата кызыксыну елдан-ел арта бара. Моңа дәлилләр дә бар. Тәүге конференциягә 800 ләп эш килгән булса, быел әлеге сан 4 меңнән артык. Катнашырга теләк белдерүчеләр арасында республикабыз укучыларыннан тыш Башкортстан, Марий Эл һәм башка чит төбәк вәкилләре дә бар. Роберт Миңнуллинның шигырьләрен башка милләт балалары да бик теләп өйрәнәләр һәм татар телендә сөйләргә тырышалар икән.

Киләсе елга конференциянең беренче юбилее – бишьеллыгы. Бу уңайдан оештыручылар секцияләр санын арттырырга, катнашучылар географиясен киңәйтергә уйлыйлар. Моннан тыш, 88 нче мәктәп директоры Рифат Һидиятуллин, бәйрәмдә катнашкан мөхтәрәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, киләсе елга конференцияне Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрү теләген белдерде.
БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН
Роберт Миңнуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, ТР Язучылар берлеге, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан шәһәре Идел буе районының 88 нче  мәктәбе тарафыннан оештырыла.
Конференциянең максаты – мәдәният һәм әдәбият өлкәсендә талантлы балаларны барлау, укучыларның фәнни һәм эзләнү күнекмәләрен үстерү, татар шагыйре Р.Миңнуллин иҗатын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ