Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе билгели торган карарны имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов студентларга, аспирантларга, курсантларга махсус дәүләт стипендиясе билгеләү турында карарны имзалады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте сөйли, «Та...



Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов студентларга, аспирантларга, курсантларга махсус дәүләт стипендиясе билгеләү турында карарны имзалады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте сөйли, «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.
Бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кеше махсус түләү алачак. Әлеге стипендияне КФУ, КНИТУ-КХТИ, КНИТУ-КАИ, КДМУ, Казан танк училищесы һәм башка уку йортлары студентларына бирәчәкләр.
Стипендия күләме аспирантлар өчен 33 мең сумнан артык, югары уку йорты студентлары һәм курсантлар өчен 27 мең сумнан артык, урта махсус уку йорты укучылары өчен 16 мең сумнан артык була, диелгән әлеге хәбәрдә.
tatar-inform.tatar фотосы


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ