Сагышыңны җилләр таратсын…

«Гаилә һәм мәктәп» журналы хезмәткәрләре шушы көннәрдә Әтнә районының Күшәр авылында яшәүче шагыйрә Рузия Камаеваның хәлен белергә кайтты.

Матурлык сөюче Рузия өендә торып иҗат итүче каләмдәшләребезнең берсе. Йөрәк хисләрен шигырь юлларына салу белән бергә, ул буш вакытларында чигү чигә, гөлләр үстерә, мамык шәлләр дә бәйли. Аларның барысы да җанны, тәнне дәвалый, күзләрне иркәли, күңелләргә яктылык, тормышка матурлык өсти.

Рузия кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыяллана. Шундый садә уйлар белән урта мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина көллиятенә укырга керә. Ул дөньядагы иң уңган шәфкать туташы булыр иде. Шигъри күңелле, таш бәгырьләрне дә эретерлек йомшак тавышлы, олы йөрәкле сылу кыз иң өметсез авыруларны да аякка бастыра алыр иде. Әмма язмыш аның олы тормышка илтүче хыялларын җимереп ташлый. Туган өеннән Казанга укырга барырга чыккан кыз юл һәлакәтенә очрый…

Ачы язмыш аның балачак хыялларын җимердем дип уйлап нык ялгыша. Рузия шигырьләр яза башлый. Әнә шулай итеп ул меңнәрчә шигырь сөючеләрнең яралы күңелләрен дәваларга керешә. Аның һәр шигыре укучы йөрәгенә бәхет-сәгадәт, рәхим-шәфкать, ярату, сагыну хисләре өсти. Мәхәбәтеңә, хыялыңа, әйткән сүзеңә, туган җиреңә тугры булып яшәргә чакыра. Озакламый иҗатының көтеп алган тансык, татлы җимешләре булып, шагыйрәнең көттереп кенә яуган шифалы яңгырны хәтерләткән «Тырысым тулы җиләк»(2003) һәм «Күңел җырым дәва» (2011) исемле шигырь җыентыклары басылып чыга. Аеруча беренче китабы, «Тырысым тулы җиләг(к)»е кадерле була Рузия өчен. Бу аның иҗатындагы тәүге уңышы гына түгел, бәлки, иң әүвәл, язмышы каршында өстен калуын белдергән иң олуг җиңүе дә булгандыр. Бер караганда самими, ихлас күңелдән язылган шигъри юллар гына кебек, ә шигырьнең түренә күз салсаң, авыл урамында җуелган яшьлегеңне танып, тетрәнеп китәсең:

Җәйге кичтә тальян чыңлый,

Тәрәз ачып авыл тыңлый.

Гармун моңы урам урый,

Ишеткәннәр бәхет юрый.

Уйна, дустым! Уйна, уйна!

Без күпсанлы шигырь яратучылар исеменнән Рузиягә рухый ныклык, һаман да шулай иҗат дәрте белән януын, тормыш шатлыклары теләп калабыз. Алга таба да без-укучыларыңны яңадан-яңа иҗат уңышларың белән сөендерергә, яшәү хакында мәңгелек уйларга салырга язсын! Нәкъ шигыреңдәгечә:

Куралардан курай кисеп алып,

Җанландырам өреп тынымны.

Курай аңлар бары минем җанны,

Курай ирештерер моңымны.

Рузия Камаева турындагы язманы журналыбызның яңа ел санында укырсыз.

Добавить комментарий