Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәмрух» премиясен барлыйбыз

Казанда алтынчы тапкыр иң яхшы сәлкешләрне, әйдәманнарны билгеләячәкләр. Бу хакта «Сәмрух» ел премиясенең оештыру комитеты журналистлар белән очрашуда игълан итте.Әлеге премия 2015 елда Республика җит...

Казанда алтынчы тапкыр иң яхшы сәлкешләрне, әйдәманнарны билгеләячәкләр. Бу хакта «Сәмрух» ел премиясенең оештыру комитеты журналистлар белән очрашуда игълан итте.
Әлеге премия 2015 елда Республика җитәкчелеге ярдәме белән «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан булдырылды. Максаты – сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү. Быел премия 13 номинация буенча үткәреләчәк.
«Сәләт» – ел дәвамында даими рәвештә эшли торган система һәм шуның нәтиҗәләрен без «Сәмрух» ел премиясендә барлыйбыз. Премия булдырылганнан бирле һәрбер җиңүчегә матди бүләк ясарга кирәк, дип уйладык. Ләкин ул нинди күләмдә булырга тиешлеген «Сәләт»тә катнашкан балаларның әти-әниләре үзләре билгеләсен, дидек. Аның өчен махсус краудфандинг платформа булдырдык. Шунда җыелган акчаны җиңүчеләр арасында бүлеп, аларга тапшырабыз. Беренче елны 150 меңләп акча җыелса, быел сумма 300 меңнән артык. Әлеге алым дөрес, дип уйлыйм, чөнки бу кертемнәр балаларның, әйдәманнарның эшләре бик мөһим дигән фикерне белдерә», – дип сөйләде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.
Премиядә катнашу 4 этаптан тора – гариза тапшыру, портфолио буенча сайлап алу, презентация һәм бүләкләү тантанасы. Быел финалга 64 кеше чыкты, аларның исемнәрен «Пирамида» үзәгендә 24 февральдә бүләкләү тантанасында белеп булачак. Тамаша шулай ук онлайн форматта да күрсәтеләчәк.
Лилия САДРУТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ