Логотип Магариф уку
Цитата:

Шахмат зоналы мәктәп

Һиндстанда барлыкка килеп,тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте – кешенең интеллектуаль сәләтен үст...

Һиндстанда барлыкка килеп,тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый.
Әлеге уенның иң төп әһәмияте – кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомерләре буе шахмат уйнаган кешеләр олыгайгач та камил акылларын, ачык зиһенен югалтмыйлар. Шашка белән шахматның аермасы юк. Аларның икесендә дә фикер йөртү көчле булырга тиеш. Бигрәк тә хәтернең яхшы булуы кирәк. Дөрес, шахматны уйнавы авыррак кебек, чөнки анда һәрбер фигураның үз йөреше. Мәсәлән, ат– бертөрле, фил –бертөрле, ладья бертөрле йөри һ.б. Әлеге спорт төре хәтерне яхшыртып кына калмый, ә сөйләшкән вакытта да мин нәрсә әйтәм дип үз-үзеңне контрольдә тотасың. Шахматны һәркемгә уйнарга кирәк. Шахмат уены балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур…

   Әнә шундый файдалы уен белән шөгыльләнергә безнең мәктәп укучыларының бөтен мөмкинлеге булачак хәзер. Ни өчен дисезме? Урта Кирмән авыл җирлеге депутаты, Казан шәһәре эшмәкәре Альберт Рафаэль улы Хәбибуллин ярдәме белән мәктәбебездә шахмат зонасы булдырылды.Ул мәктәпкә берничә шахмат такталары, фигуралары һәм вакыт исәпләүче сәгатьләрен бүләк итте. Хәзер укучыларның тәнәфесләрдә буш вакытлары шул зонада уза. Шундый игелекле депутатлар күбрәк булса икән.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Крмән урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ